Биләү

Биләү (рус. Белёв) — Россия территориясендә урнашкан шәһәр, Тула өлкәсенең Биләү районы үзәге. Ука елгасының уң ярында урнашкан. 2010 елга калада 13 918 кеше яши.

Тарих

undefined

Кала Мәскәү шикелле үк беренче тапкыр 1147 елда, елъязмада искә алына.

1437 елда биредә Олуг Мөхәммәд җитәкчелегендәге татарлар белән Василий Караңгы (Сукыр) җитәкләгән руслар арасында сугыш була. Бу сугышта рус сугышчылары зур җиңелүгә дучар булалар. Төп мәкалә: Биләү янындагы сугыш

1777 елдан шәһәр Биләү өязенең үзәгенә әйләнә.

1924 елдан Биләү районы үзәге булып тора.

Бөек Ватан сугышы

24 октябрьне алман 43-нче армия корпусы Биләүны басып алды.

Халык

Халык санының үзгәрүе:[2]

ел 1959 1970 1979 1989 2002 2010
кеше 17153 Green Arrow Up Darker.svg17733 Green Arrow Up Darker.svg17971 Green Arrow Up Darker.svg18345 Red Arrow Down.svg16083 Red Arrow Down.svg13918

Транспорт

Тимер юл станциясе. Автобус станциясе.

Экономика

Төп предприятияләре: заводлар — «Трансмаш», консерваныкы (эшләми), кирпеч (эшләми), төзелеш конструкцияләре (эшләми); икмәк заводы, җиһаз (эшләми), тегү фабрикалары.

Күренкле урыннары

Биләү шәһәренең иң билгеле урыны булып Биләү Спасо-Преображенский монастыре тора. Шулай ук туган якны өйрәнү музее да эшләп килә.

Тышкы сылтамалар