Борһан Шаһиди урамы (Казан)
Борһан Шаһиди урамы (рус. улица Бурхана Шахиди) — Казанның Вахитов районындагы (Ям бистәсе) урам. Габдулла Тукай урамы белән киселештә башлана. Сәетгалиев урамы белән киселештә тәмамлана. Чернышевский, Таҗи Гыйззәт, Рөстәм Яхин урамнары белән кисешә.
Кытай дәүләт эшлеклесе Борһан Шаһиди (1894-1989) исемен йөртә.
Тарих
Элекке исеме — Ухтомский урамы[2]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[3] белән Ухтомский урамының Вокзал алды мәйданыннан башланган өлешенә Кытай Халык Җөмһүриятенең сәяси-киңәшү шурасы рәисе урынбасары, чыгышы белән Казан губернасы Тәтеш өязе татары булган Борһан Шаһиди (1894-1989) истәлегенә аның исеме бирелгән.
Игътибарга лаек объектлар
- Тимер юл вокзалы
- Вокзал алды мәйданы
- Борһан Шаһиди скверы
- 7нче йорт — «Смена» заманча мәдәният үзәге
- 11/16нчы йорт — «Дон Кихот» кунакханәсе
Галерея
Борһан Шаһиди урамы
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://www.pochta.ru/indexes/5431f678-caad-4580-a641-2de67d4df7e8
- ↑ Переименование улиц: новые имена на табличках домов. inkazan.ru, 06.05.2013
- ↑ Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005