Джанлуиджи Буффон

Джанлуи́джи Буффо́н (итал. Gianluigi Buffon; тәхәллүсе — Джиджи (итал. Gigi)[1], Супермен (итал. Superman)[2]; 28 гыйнвар 1978, Каррара, Тоскана) — Италия футболчысы, капкачы һәм «Парма» клубы  [рус.] капитаны. Футбол тарихында иң яхшы капкачыларның берсе[4][5][6]. Италия чемпионатында уеннар саны буенча, шулай ук бу турнирда гол кертелмәгән минутлар саны буенча рекордсмен. Күпсанлы шәхси бүләкләр иясе. 1000 нән артык профессиональ матч үткәрә[7]. «Италия Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены офицеры. 2025 елныың 22 маенда Италия җыелма командасының элеккеге капкачысы Джанлуиджи Буффонның Италия спорты даны аллеясендә шәхси йолдызы барлыкка килә[8].

Карьерасы

Буффонның өлкәннәр дәрәҗәсендәге беренче клубы — «Парма», аның составында ул 1995 елда Италия чемпионатында дебют ясый. Тиздән иң перспективалы итальян капкачыларының берсенә әверелә, ә 1999 елда үз клубы белән Италия кубогын, УЕФА кубогын һәм Италия суперкубогын  [рус.] ота. 2001 елда 52 миллион еврога (ул вакытта капкачы өчен рекордлы сумма) «Ювентус»ка күчә. Турин клубы составында Буффон үз позициясендә дөньяда иң яхшы уенчыларның берсе була: ун тапкыр Италия чемпионы, дүрт тапкыр Италия кубогында һәм биш тапкыр суперкубокта җиңү яулый. Моннан тыш, 2006/07 сезонда ул B сериясен ота. Джанлуиджи Италиядә елның иң яхшы футболчысы дип таныла һәм Италиядә рекордлы 12 тапкыр елның иң яхшы капкачысы дип танылган беренче голкипер була. 2017 елда тарихта беренче тапкыр «Тhe Best FIFA Goalkeeper» бүләген ота. 2018 елда, «Ювентуста» 17 ел үткәргәннән соң, Буффон Франциянең «Пари Сен-Жермен» командасы белән контракт төзи, анда капитан рәвешендә командасы белән Франция суперкубогын һәм Лига 1 чемпионлык титулын яулый. Сезон тәмамлангач, кире «Ювентус»ка, ә аннары «Парма»га кайта.

Италиянең милли җыелма командасы яшьләр командалары аша узып, 1997 елда Буффон төп команда составында дебют ясый. Ул җыелма өчен 176 матч үткәрә һәм уеннар саны буенча аның рекордсмены була, шулай ук милли җыелмаларда матчлар буенча унынчы урында тора. 2010 елдан 2018 елгача Буффон үз җыелмасының капитаны була. Биш дөнья чемпионатында катнаша (1998, 2002, 2006, 2010, 2014). 2006 елда әлеге турнирның җиңүчесе була, шулай ук аның иң яхшы капкачысы дип таныла. Моннан тыш, Буффон дүрт Европа чемпионатында (2004, 2008, 2012, 2016), ике Конфедерация кубогы (2009, 2013) һәм 1996 елгы Олимпия уеннарында уйный.

2004 елда ул Пеле версиясе буенча дөньяның 125 иң бөек уенчысы исемлегенә кертелә. 2006 елда «Алтын туп» бүләгенә тавыш бирүдә, башка итальян Фабио Каннавародан гына калышып, икенче урынны яулый[9]. 2002 / 03 сезонда Буффон клуб Европа сезонында елның иң яхшы футболчысы дип танылган беренче капкачы, ә 2016 елда ул Golden Foot бүләген алган беренче капкачы була. Шулай ук Буффон, МФФИИС версиясе буенча, 19872009 елларда, рекордлы биш тапкыр, Икер Касильяс һәм Мануэль Нойер белән беррәттән, дөньяның иң яхшы капкачысы дип таныла.

«Парма»га кире кайтуы

2021 елның 17 июнендә Буффонның «Парма»га — үзенең профессиональ карьерасын башлаган клубка — кайтуы турында игълан ителә[10]. Клуб голкиперның күчүе турындагы хәбәрне махсус видеоролик ярдәмендә җиткерә. Анда уенчы футбол кырында Супермен костюмы һәм «Парма» формасы салынган сандык казып чыгара[11].

2021 елның 1 августында «Парма» өчен «Сассуоло»га каршы иптәшләрчә матчта дебют ясый. Уен 0:3 исәбе белән «Сассуоло» файдасына тәмамлана.

Капкачының клуб белән контракты 2024 елның 30 июненә кадәр исәпләнгән була, әмма аның агенты Сильвиано Мартина, контрактны өзү турында килешер өчен, «Парма» белән элемтәгә керә. Шуннан соң футболчы үзенең профессиональ карьерасын тәмамлау турында белдерә[12].

Чыгышлары буенча статистика

Клуб статистикасы

11 гыйнвар 2023 торышы буенча[13][14]
Клуб Сезон Лига[15] Кубоклар[16] Еврокубки[17] Барлыгы
Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар
Парма 1995/96 9 −6 0 0 0 0 9 −6
1996/97 27 −17 0 0 1 −2 28 −19
1997/98 32 −33 6 −6 8 −6 46 −45
1998/99 34 −36 6 −4 11 −10 51 −50
1999/00 33 −39 1 −1 9 −9 43 −49
2000/01 34 −31 2 −2 7 −7 43 −40
Барлыгы 169 −162 15 −13 36 −34 220 −209
Ювентус 2001/02 34 −23 1 −1 10 −12 45 −36
2002/03 32 −23 1 −1 15 −16 48 −40
2003/04 32 −41 1 −1 6 −6 39 −48
2004/05 37 −23 0 0 11 −6 48 −29
2005/06 18 −12 2 −3 4 −6 24 −21
2006/07 37 −21 3 −4 40 −25
2007/08 34 −30 1 −1 35 −31
2008/09 23 −26 2 −2 5 −4 30 −32
2009/10 27 −33 1 −2 7 −8 35 −43
2010/11 16 −17 1 0 0 0 17 −17
2011/12 35 −16 0 0 35 −16
2012/13 32 −19 2 −2 10 −8 44 −29
2013/14 33 −20 1 0 14 −13 48 −33
2014/15 33 −20 1 −2 13 −10 47 −32
2015/16 35 −17 1 0 8 −9 44 −26
2016/17 30 −24 1 −1 12 −7 43 −32
2017/18 21 −14 4 −3 9 −11 34 −28
Итого 509 −379 23 −23 124 −116 656 −518
Пари Сен-Жермен 2018/19 17 −18 3 −1 5 −6 25 −25
Барлыгы 17 −18 3 −1 5 −6 25 −25
Ювентус 2019/2020 9 −10 5 −2 1 0 15 −12
2020/21 8 −5 5 −4 1 0 14 −9
Барлыгы 17 −15 10 −6 2 0 29 −21
Парма 2021/22 26 -27 0 0 26 -27
2022/23 3 -5 1 −2 4 -7
Барлыгы 29 -32 1 −2 0 0 30 -34
Карьера буена 741 −596 51 −44 167 −156 958 −808

Җыелма команда өчен чыгышлар

Җыелма команда[18] Ел ДЧ сайлап алу матчлары ДЧ финал матчлары ДЧ сайлап алу матчлары ДЧ финал матчлары Конфедерация кубогы Иптәшләрчә матч Барлыгы
Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар
Италия 1997 1 −1 1 −1
1998 1 0 2 −1 3 −1
1999 6 −5 2 −3 8 −8
2000 4 −3 4 −3
2001 5 −1 2 −3 7 −4
2002 4 −5 3 −3 5 −4 12 −12
2003 5 −1 2 0 7 −1
2004 4 −5 3 −2 5 −4 12 −11
2005 2 0 1 0 3 0
2006 7 −2 4 −5 4 −3 15 −10
2007 7 −3 1 −3 8 −6
2008 2 −1 4 −4 3 −4 9 −9
2009 5 −3 3 −5 3 −2 11 −10
2010 1 −1 1 −2 2 −3
2011 6 −1 4 −3 10 −4
2012 3 −3 6 −7 2 −1 11 −11
2013 5 −3 5 −10 5 −6 15 −19
2014 2 −2 4 −2 2 −2 8 −6
2015 5 −3 3 −5 8 −8
2016 4 −4 4 −1 5 −7 13 −12
2017 8 −5 8 −5
2018 1 −2 1 −2
Карьера буена 39 −26 14 −10 41 −23 17 −14 8 −15 57 −58 176 −146

Казанышлары

Команда составында

«Парма»

  • Италия кубогы иясе: 1998/99
  • Италия суперкубогы иясе: 1999
  • УЕФА кубогы иясе: 1998/99

«Ювентус»

  • Италия чемпионаты (10): 2001/02, 2002/03, (2004/05, 2005/06), 2011/12, 2012/13, 2013/14, 2014/15, 2015/16, 2016/17, 2017/18, 2019/20
  • B сериясе чемпионы: 2006/07
  • Италия кубогы иясе (5): 2014/15, 2015/16, 2016/17, 2017/18, 2020/21
  • Италия суперкубогы иясе (6): 2002, 2003, 2012, 2013, 2015, 2020

«Пари Сен-Жермен»

  • Франция чемпионы: 2018/19
  • Франия суперкубогы иясе: 2018

Италия җыелма командасы

  • Дөнья чемпионы: 2006
  • Европа вице-чемпионы: 2012
  • Конфедерацияләр кубогы бронза призёры: 2013
  • Яшьләр арасында Европа чемпионы: 1996
  • Урта диңгез уеннары җиңүчесе: 1997

Шәхси

  • МФФИИС версиясе буенча XXI гасырның иң яхшы капкачысы [19]
  • МФФИИС версиясе буенча унъеллыкның иң яхшы капкачысы (2001 – 2011)
  • Италиядә елның иң яхшы футбол капкачысы (Оскар дель Кальчо) (12): 1999, 2001, 2002, 2003, 2005, 2006, 2008, 2012, 2014, 2015, 2016, 2017[20][21]
  • Италиядә елның иң яхшы футболчысы: 2017[22]
  • «Браво» трофее иясе: 1999[23]
  • МФФИИС версиясе буенча дөньяның иң яхшы капкачысы (5): 2003, 2004, 2006, 2007, 2017[24][25]
  • УЕФА версиясе буенча Европаның иң яхшы капкачысы (3): 2003, 2016, 2017
  • УЕФА версиясе буенча Ел клуб футболисты: 2003[26]
  • УЕФА Чемпионнар лигасының символик җыелма командасы составына керә (2): 2014/15[27], 2016/17[28]
  • ESM версиясе буенча Европа символик җыелма командасы составына керә (2): 2002/03[29], 2016/17[30]
  • УЕФА версиясе буенча елның символик җыелма командасы составына керә (5): 2003, 2004, 2006, 2016, 2017[26][31][32]
  • Лев Яшин призы иясе (Дөнья чемпионатының иң яхшы капкачысы): 2006[33]
  • 2006 елгы дөнья чемпионатының символик җыелма командасы әгъзасы[34]
  • ФИФПРО версиясе буенча елның символик җыелма командасы составына керә (3): 2006[35], 2007[36], 2017[37]
  • А сериясенең символик җыелма командасы составына керә (5): 2012[38], 2014[39], 2015[40], 2016[41], 2017[42]
  • Европа чемпионатының символик җыелма командасы әгъзасы (2): Европа чемпионаты 2008[43], Европа чемпионаты 2012[44]
  • УЕФА Европа Лигасының ел символик җыелмасы составына керә: 2013/14[45]
  • France Football версиясе буенча елның символик җыелма командасы составына керә: 2015[46]
  • Golden Foot премиясе иясе: 2016[47]
  • Гаэтано Ширеа премиясе иясе: 2016[48]
  • The Best FIFA Goalkeeper премиясе иясе: 2017[49]
  • ФИФА 100 исемлегенә керә[50]
  • УЕФА Президентыннан «спорт озын гомерлелеге һәм максатчанлыгы»өчен приз иясе[51]

Дәүләт бүләкләре

  • «Италия Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены офицеры (2006)[52]
  • Спорттагы казанышлары өчен алтын чылбыр иясе (2006)[53]

Рекордлар

  • Италия чемпионатында иң күп сандагы матчлар: 653 матч
  • Италия чемпионатында «Ювентус» өчен иң күп матчлар саны: 484[54]
  • Италия лигалары матчларында «Ювентус» өчен иң күп матчлар (А сериясе һәм В сериясе): 522[55]
  • Италия Суперкубогында «Ювентус» өчен иң күп матчлар саны: 8[55]
  • Чемпионнар лигасында «Ювентус» өчен иң күп матчлар саны: 117[55]
  • УЕФА клуб турнирларында «Ювентус» өчен иң күп матчлар саны: 126[55]
  • Италия уенчылары арасында клублар өчен иң күп матчлар саны: 920[56][57]
  • Италия җыелма командасы өчен матчлар буенча рекордсмен: 176[58]
  • Дөнья чемпионатларының сайлап алу матчларында Италия җыелмасы өчен иң күп матчлар саны: 39[59]
  • Европа чемпионатларында Италия җыелмасы өчен иң күп матчлар саны: 17[60][61]
  • Европа чемпионатының сайлап алу матчларында Италия җыелмасы өчен иң күп матчлар саны: 41[62]
  • Италия җыелма командасы капитаны сыйфатында иң күп матчлар саны: 80[63]
  • ФИФАның бер Дөнья чемпионатында кертелгән иң аз голлар саны, нәтиҗәдә җиңү яулана: 7 матчта 2 гол
    • Италия чемпионатының бер сезонында голлар керттерелмәгән минутларның иң озын сериясе: 974[64]
  • А сериясе матчында пенальтины кире каккан иң өлкән голкипер (43 ел һәм 103 көн)
  • А сериясенең бер сезонында рәттән иң күп «коры» матчлар саны: 10
  • А сериясенең бер сезонында рәттән иң күп «коры» матчлар саны: 21[65]
  • Италия җыелма командасы өчен иң күп «коры» матчлар саны: 77
  • Дөнья чемпионатында Италия җыелма командасы өчен иң күп «коры» матчлар саны: 6
  • Европа чемпионатында Италия җыелма командасы өчен иң күп «коры» матчлар саны: 8[66]
  • Дөнья чемпионатына сайлап алу турларында Италия җыелма командасы өчен иң күп «коры» матчлар саны: 21[67]
  • Европа чемпионатына сайлап алу турларында Италия җыелма командасы өчен иң күп «коры» матчлар саны: 23[68]
  • А сериясендә иң күп «коры» матчлар саны: 296[69]
  • Италия җыелмасы составында иң күп кире кайтарылган пенальти саны: 5[70]
  • А сериясендә бер уенчы откан чемпион титулларының иң күп саны: 10[71]
  • Италия кубогында иң күп җиңүләр саны: 6
  • Иң күп Италиядә Елның иң яхшы капкачысына бүләге: 12[72]
  • МФФИИС версиясе буенча иң күп Дөньяның иң яхшы капкачысына бүләге: 5[25]

Искәрмәләр

  1. 1 2 Guerra, Andrea A Gigi Buffon il premio Scirea: sul podio Barzagli e Abbiati (итал.). La Gazzetta dello Sport (26 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 31 март 2019 года.
  2. 1 2 Buffon: «Superman? E' nato così...» (итал.). Tuttosport (4 октябрь 2009). Архивировано из оригинала 4 март 2016 года.
  3. 1 2 Gianluigi Buffon (фр.). Paris Saint-Germain FC. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2021. Архивировано 1 март 2021 года.
  4. Bandini, Nicky Leonardo Bonucci in the spotlight as Inter cannot stop remarkable Juventus (ингл.). The Guardian (29 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2021. Архивировано 7 гыйнвар 2021 года.
  5. Buffon goes from OAP to VIP in Bayern's esteem (ингл.). Eurosport (9 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2021. Архивировано 14 апрель 2021 года.
  6. Graham, Neale The best goalkeepers of all time (ингл.). CNN (9 февраль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2021. Архивировано 4 февраль 2021 года.
  7. Gianluigi Buffon (фр.). footballdatabase.eu. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2021. Архивировано 13 май 2021 года.
  8. Буффон получил памятную звезду на Аллее славы итальянского спорта
  9. Cannavaro mister Pallone d’Oro (итал.). La Gazzetta dello Sport (17 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2009. Архивировано из оригинала 30 декабрь 2006 года.
  10. Джанлуиджи Буффон вернулся в «Парму». Eurosport (17 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2021.
  11. Джанлуиджи Буффон вернулся в «Парму». Клуб объявил о переходе эффектным роликом. championat.com (17 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2021.
  12. Легендарный вратарь Джанлуиджи Буффон объявил о завершении карьеры (2 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2023.
  13. Gianluigi Buffon (ингл.). ESPN. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 6 февраль 2021 года.
  14. G. Buffon: Summary (ингл.). Soccerway. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 26 февраль 2021 года.
  15. Серия А, Серия B, Лига 1.
  16. Италия кубогы, Италия суперкубогы, Франция кубогы, Франция лигасы клубы, Франция суперкубогы.
  17. УЕФА чемпионнар лигасы, УЕФА кубогы.
  18. Convocazioni e presenze in campo (итал.). FIGC. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2021. Архивировано 16 апрель 2021 года.
  19. Buffon best in the 21st Century (ингл.). Football Italia (7 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 8 февраль 2021 года.
  20. Albo d'Oro (итал.). assocalciatori.it. Архивировано из оригинала 15 май 2013 года.
  21. Gianluigi Buffon (итал.). grangala.assocalciatori.it. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 3 февраль 2021 года.
  22. Buffon named best player (ингл.). Football Italia (27 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 28 июнь 2019 года.
  23. Pierrend, José The "Bravo" Award. RSSSF. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 1 июль 2014 года.
  24. Former Results (ингл.). IFFHS. Архивировано из оригинала 8 декабрь 2016 года.
  25. 1 2 The world's best goalkeeper 2017: Gianluigi Buffon makes it five! (ингл.). IFFHS (3 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2017. Архивировано из оригинала 4 декабрь 2017 года.
  26. 1 2 Gianluigi Buffon (ингл.). UEFA. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2021. Архивировано из оригинала 20 июнь 2012 года.
  27. UEFA Champions League squad of the season. UEFA (9 июнь 2015). Архивировано из оригинала 11 июнь 2015 года.
  28. UEFA Champions League Squad of the Season (ингл.). UEFA (5 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 13 июнь 2017 года.
  29. Stokkermans, Karel ESM Season XI 2002/03 (ингл.). RSSSF (14 март 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 7 февраль 2016 года.
  30. ESM Top-Elf: Ein Bayern-Star in Europas Elite (нем.). Abendzeitung (8 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 22 июнь 2019 года.
  31. Team of the Year 2016 (ингл.). UEFA (5 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 6 гыйнвар 2017 года.
  32. Facts and figures: UEFA.com Team of the Year 2017 (ингл.). UEFA (11 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 11 гыйнвар 2018 года.
  33. Buffon: A big save is as important as a goal (ингл.). FIFA (6 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2021. Архивировано из оригинала 11 июнь 2014 года.
  34. France, Italy dominate World Cup all-star squad (ингл.). CBC (7 июль 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2021. Архивировано 17 октябрь 2017 года.
  35. FIFPro World XI 2005/2006 (ингл.). FIFPro (20 декабрь 2013). Архивировано из оригинала 9 июль 2015 года.
  36. FIFPro World XI 2006/2007 (ингл.). FIFPro (20 декабрь 2013). Архивировано из оригинала 2 март 2014 года.
  37. FIFA FIFPro World11 (ингл.). FIFA. Архивировано из оригинала 28 декабрь 2017 года.
  38. Gran Galà del Calcio Aic. E' Pirlo il migliore del 2012 (итал.). Tuttosport (27 гыйнвар 2013). Архивировано из оригинала 24 июнь 2015 года.
  39. Serie A, Gran Galà del Calcio Aic. Tutte le frasi e i premi (итал.). Tuttosport (15 декабрь 2014). Архивировано из оригинала 4 март 2016 года.
  40. Oscar del Calcio, dominio Juve. Buffon: "Donnarumma ha doti da grande" (итал.). La Gazzetta dello Sport (14 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2021. Архивировано 12 май 2019 года.
  41. Gran Galà del calcio, la Juventus fa incetta di premi (итал.). Corriere della Sera (31 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 21 март 2018 года.
  42. Buffon named best player. Football Italia (27 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2021. Архивировано 28 июнь 2019 года.
  43. Spain dominate Team of the Tournament (ингл.). UEFA (30 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2021. Архивировано 18 октябрь 2017 года.
  44. Ten Spain players in Team of the Tournament (ингл.). UEFA (2 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2021. Архивировано 18 апрель 2014 года.
  45. La squadra della stagione di UEFA Europa League (итал.). UEFA (30 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2021. Архивировано 13 июль 2015 года.
  46. Messi, Neymar Jr, Iniesta and Alves in France Football world XI of 2015 (ингл.). FC Barcelona (30 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2021. Архивировано из оригинала 29 гыйнвар 2016 года.
  47. A Buffon il Golden Foot 2016: è il quarto italiano a vincerlo (итал.). La Gazzetta dello Sport (11 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 7 июль 2018 года.
  48. Guerra, Andrea A Gigi Buffon il premio Scirea: sul podio Barzagli e Abbiati (итал.). La Gazzetta dello Sport (26 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 31 март 2019 года.
  49. The Best FIFA Goalkeeper: Gianluigi Buffon (ингл.). FIFA. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2021. Архивировано из оригинала 2 декабрь 2017 года.
  50. The Fifa 100 (ингл.). The Guardian (4 март 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 19 июнь 2018 года.
  51. Роналду вручили награду как лучшему бомбардиру в истории Лиги чемпионов (2024-08-29). 30 август 2024 тикшерелде.
  52. Ufficiale Ordine al Merito della Repubblica Italiana Sig. Gianluigi Buffon (итал.). quirinale.it. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 14 декабрь 2013 года.
  53. Coni: Consegna dei Collari d'Oro e dei Diplomi d'Onore. Premia il Presidente del Consiglio Romano Prodi. Diretta Tv su Rai 2 (итал.). coni.it (16 октябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 24 декабрь 2016 года.
  54. Presenze Giocatori Campionato Serie A (итал.). myjuve.it. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 21 июль 2015 года.
  55. 1 2 3 4 Presenze Giocatori (итал.). myjuve.it. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 1 март 2021 года.
  56. Juventus 2 - 1 Verona (ингл.). Football Italia (21 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2021. Архивировано 27 ноябрь 2020 года.
  57. Cristiano Ronaldo, Miralem Pjanic Score as Juventus beats SPAL (ингл.). Sports Illustrated (28 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2021. Архивировано из оригинала 28 сентябрь 2019 года.
  58. Italy – Record International Players (ингл.) [недоступная ссылка — история]. RSSSF. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 12 июнь 2013 года.
  59. Qualificazioni Mondiali: Presenze (итал.). Italia1910. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 5 апрель 2016 года.
  60. Menicucci, Paolo Stars of UEFA EURO 2016: Gianluigi Buffon (ингл.). UEFA (15 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 30 март 2021 года.
  61. Presenze: Campionati Europei (итал.). Italia1910. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 2 июнь 2016 года.
  62. Presenze: Qualificazioni Europei (итал.). Italia1910. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2021. Архивировано 4 апрель 2016 года.
  63. Capitani azzurri: Buffon eguaglia Cannavaro (итал.). UEFA. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 7 июль 2018 года.
  64. Record di imbattibilita' per Buffon: 974' (итал.). legaseriea.it (20 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 2 август 2017 года.
  65. Buffon's Juventus moments (ингл.). Football Italia (17 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 8 февраль 2021 года.
  66. Campionati Europei: Porta inviolata (portieri) (итал.). Italia1910.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 18 апрель 2017 года.
  67. Qualificazioni Mondiali: Porta inviolata (portieri) (итал.). Italia1910.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 18 апрель 2017 года.
  68. Qualificazioni Europei: Porta inviolata (portieri) (итал.). Italia1910.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 18 апрель 2017 года.
  69. Champions League final: Gianluigi Buffon inspired by Cameroon keeper Thomas N'Kono (ингл.). BBC Sport (2 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 2 февраль 2021 года.
  70. Totale: Rigori parati (итал.). Italia1910. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 5 апрель 2016 года.
  71. Giocatori pluriscudettati, Buffon raggiunge la vetta con 8: Bonucci a 7 (итал.). Goal (21 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 1 март 2021 года.
  72. Buffon by the numbers (ингл.). Football Italia (17 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2021. Архивировано 2 февраль 2021 года.

Әдәбият

Тема буенча өстәмә