Дөбәй

Дөбәй (гарәп. دبيّдөбәйй) — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә иң зур шәһәр. Дөбәй әмирлегенең мәркәзе.

Халык исәбе — 2 262 000 кеше (2008). Диңгез култыгы (Хур-Дөбәй) белән ике өлешкә бүленгән.

Шәһәрдә ике диңгез порты, ике халыкара аэропорт (Дөбәй һәм әл-Мактум), берничә автобус станциясе, метрополитен бар.