Deko (киберспортчы)
Денис «deko» Жуков (10 июль 2001, Яр Чаллы, Татарстан Республикасы) — Aurora Gaming командасы өчен рифлер һәм снайпер позициясендә уйнаган Counter-Strike 2 буенча Россия киберспортчысы. CCT Season 1 һәм Skyesports турнирлар сериясе чемпионы. ESL Challenger призеры.
2024 елның ноябрендә һөнәри карьерасында тәнәфес ясарга карар кыла[1].
Тормыш юлы
Денис Жуков 2001 елның 10 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туа.
Киберспорт карьерасы
Денис «deko» Жуков киберспорт карьерасын 2017 елда башлый.
2020 елда deko төрле командаларда уйный, алар арасында QBF, Quantum Bellator Fire һәм EXTREMUM.
2021 елның 18 гыйнварында ул 1win Team белән контракт имзалый. Соңрак deko Dell Gaming League Season 2 һәм Spring Sweet spring #3 турнирларында 3/4 урыннарны яулый. Шул ук елның сентябрендә команда Malta Vibes knockout series #2 алтын медаль ота (24 мең доллар) . 2024 елның октябрендә 1win Team Malta Vibes knockout Series #3 тә 2 нче урынны яулый.
2022 елның апрель һәм июнь айларында deko 1WIN Team белән бергә ESL Challenger League Season 40: Europe һәм ESL Challenger League Season 41: Europe турнирларында 2 нче урынны ала.
2023 елда коллектив ESL Challenger League Season 44: Europe онлайн-турнирында бронза ота ($7,000). Шул ук елның апрелендә 1win Team BLAST.tv Paris Major 2023: European RMR Ада катнаша, ләкин призлы урынга чыкмый.
2023 елның 8 ноябрендә Денис «deko» Жуков рәсми рәвештә Aurora Gamingка күчә, бу хакта клуб социаль челтәрләрдә хәбәр итә[2].
Яңа оешма составында deko Skyesports Grand Slam 2024 һәм Skyesports Masters 2024тә җиңү яулый, шулай ук ESL Challenger at DreamHack Melbourne 2024нең көмеш призеры була.
2024 елның ноябрендә Aurora Gaming Counter-Strike 2 буенча үз ростерында үзгәрешләр игълан итә: deko команданың актив ростерыннан китә һәм профессиональ уенчы карьерасында тәнәфес ясарга карар кыла[1][3].
2025 елның гыйнварында Evelone Duo Cup медиа-турнирында катнаша, анда Андрей «tN1R» Татаринович белән парда чыгыш ясый[4].
Командалар тарихы
| Период | Команда | Матчлар | В/Н/П, % |
|---|---|---|---|
| 30.05.2020 — 30.06.2020 | EXTREMUM | 0 | 0/0/0 |
| 26.12.2021 — 26.12.2021 | Team Evelone192 | 1 | 0/0/100 |
| 18.01.2021 — 08.11.2023 | 1win Team | 76 | 59/0/41 |
| 08.11.2023 — 28.11.2024 | Aurora Gaming | 130 | 55/0/45 |
Казанышлары
Клубта
Чыганак[7]:
| Урын | Вакыйга | Команда | Нәтиҗә (Җ/Җ) |
|---|---|---|---|
| 1 | Malta Vibes Knockout Series #2 | 1win Team | 2:1 (vs. SINNERS Esports) |
| 1 | BetBoom Playlist. Freedom | 2:1 (vs. Aurora Gaming) | |
| 1 | CCT Season 1 Central Europe Series #7 | 2:1 (vs. ALTERNATE aTTaX) | |
| 1 | CCT Season 1 Online Finals #3 | 2:0 (vs. MIBR) | |
| 1 | CCT Season 1 East Europe Series #2 | 2:0 (vs. Sprout) | |
| 2 | CCT Season 1 Online Finals #5 | Aurora Gaming | BIG) |
| 1 | Skyesports Grand Slam 2024 | 2:0 (vs. Gods Reign) | |
| 1 | Skyesports Masters 2024 | 3:1 (vs. OG Esports) | |
| 2 | ESL Challenger at DreamHack Melbourne 2024 | 0:2 (MIBR) | |
| 3/4 | Skyesports Championship 2024 | 1:2 (vs. 3DMAX) |
Җәнҗаллар
Денис «deko» Жуков киберспорт турнирларының уенчылары һәм оештыручылары турында кискен сүзләре белән билгеле. FPL лигасына эләккәч, тиммейтлар белән бик аз аралашуы аркасында чыгарылуына кадәр, аны көн саен диярлек «стрим»лый. Шуннан соң deko турнирларның оештыру дәрәҗәсе турында тискәре фикерен белдерә һәм, FPL ның чынлыкта нәрсә булуын күрсәтү өчен, лиганың ТОП-1 уенчысы булырга вәгъдә итә[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Котов, Алексей. 23-летний Deko из состава Aurora по CS2 приостановил карьеру про-игрока. 12 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Deko присоединился к Aurora Gaming (2023-11-08). 12 август 2025 тикшерелде.
- ↑ deko ушел в инактив. 12 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Команда donk и m0NESY стала чемпионом Evelone Duo Cup (рус.). cybersport.metaratings.ru (7 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ deko CS2 – профиль игрока, биография, матчи, награды (рус.). Cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2025.
- ↑ deko. Teams (ингл.). hltv.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Игроки. deko Denis Zhukov (рус.). escorenews.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Главный дединсайд CS: играет в команде с Флейми, тильтует от «Теремка», ссорится с соседями. 12 август 2025 тикшерелде.
Сылтамалар
- prosettings.net сайтында профиле. (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.