Диод

Диод (бор. грек. δις) — электроникада Вольт-Ампер характеристикасы сызыкча булмаган ике электродлы электрон компонент.

Хәзерге вакытта диодның иң таралган тибы булып «ярымүткәргеч диод» тора. Бу тип диод гадәттә ярымүткәргеч материал кисәгеннән һәм аңа тоташтырылган ике электродтан тора.

«Лампа диоды» (вакуум көпшә диоды) (хәзерге вакытта сирәк кулланыла, бары тик кайбер югары-егәрлек технологияләрендә) - ул ике электродлы вакуум көпшә.

Диодның гадәти функцияләрнең берсе - электр тогын бер юнәлештә җибәрү (бу юнәлеш диодның “туры” юнәлеше дип атала), ә каршы юнәлештәге токны тоткарлау (“кире” юнәлеш). Шулай итеп, диодны кире клапанның электрон версиясе дип әйтергә була. Диодның бу бер юнәлешле тотышы электр тогын турайту дип атала, һәм алмаш токны даими токка әверелдерү өчен кулланыла, шулай ук радиоалгычларда радиосигналлардан модуляцияләнгән мәгълүматны чыгару өчен кулланыла. Шулай да, диодлар үзләрен күрсәтелгән “кабызу-сүндерү” гамәленнән катлаулырак тотарга мөмкин. Ярымүткәргеч диодлар туры юнәлештә билгеле “бусага” көчәнеше куелганчы электр тогын үткәрә башламыйлар (бу халәттәге диодны “туры юнәлештә көчәнеш куелган” дип атыйлар). Туры юнәлештә көчәнеш куелган диодта көчәнеш төшүе ток үзгәрү белән әз генә үзгәрә һәм температураның функциясе булып тора; бу эффектны температура датчигы ясау өчен яки чагыштыру өчен көчәнеш булдыру өчен кулланырга мөмкин.

Ярымүткәргеч диодлар сызыкча булмаган электр характеристикаларына ия, аларны P–N узуының конструкциясен үзгәртеп модификацияләргә була. Бу күп төрле функцияне үти ала торган махсус максатлы диодларда кулланыла. Мәсәлән, Зенер диодлары көчәнешне регуляцияләү өчен, тау кар ишелү – очып үтү диодлары (рус. лавинно-пролетный диод, eng. avalanche diode) схемаларны югары көчәнеш сикерүләреннән саклау өчен, варактор диодлары радиоалгычларда һәм телевизорларда электрон рәвештә канал сайлау өчен, Ганн диодлары, туннель диодлары һәм IMPATT диодлары радио ешлыктагы тирбәнешләр генерацияләү өчен, ә яктылык сибүче диодлар яктырту өчен кулланыла. Туннель диодларына тискәре каршылык хас, бу үзенчәлек аларны кайбер төр схемаларда файдалы итә.

Диодлар беренче ярымүткәргеч җиһазы булган. Кристалларның электр тогын турылайту сәләтен немец физигы Фердинанд Браун 1874 елда ачкан. Беренче мәче мыегы диоды дип аталган ярымүткәргеч диодлар 1906 ел тирәсендә, гален кебек минерал кристаллардан ясалган. Хәзерге вакытта, күпчелек диодлар кремнийдан ясала, шулай да, германий кебек ярымүткәргечләр дә кулланыла.

Тарих

Термион һәм каты җисем диодлар параллель рәвештә эшләнеп чыгарылган.

1873 елда Фредерик Гутри термион диодлар эшләвенең төп принципын ачкан. Гутри уңай корылган электроскопның корылмасын аның янына җиргә тоташтырылган ак кызган металл кисәген китереп (тидермичә) алып булганын ачкан. Шуны ук тискәре корылган электрод өчен кулланырга мөмкин булмаган, бу токның бер генә юнәлештә үткәнен күрсәткән.

1880 нче елның 13 февралендә Томас Эдисон бу принципны бәйсез рәвештә тагын бер мәртәбә ачкан. Бу вакытта Эдисон аның яктылык лампаларының күмер җепләре гел диярлек уңай корылган ягында янып чыгуының сәбәбен тикшергән. Аның пыяла корпуска эретеп ябыштырылган металл электродлы махсус лампасы булган. Бу җиһазны кулланып, ул кызган җептән вакуум аша металл тәлинкәгә күзгә күренми торган ток узуын раслаган, әмма бу күренеш тәлинкә уңай “корылмага тоташтырылганда” гына булган.

Эдисон даими ток вольтметрында аның модификацияләнгән яктылык лампасы эффектив рәвештә резисторны алмаштыручы схеманы эшләп чыгарган. Эдисон шушы ачышы өчен 1884 нче елда патент белән бүләкләнгән. Ул вакытта андый җиһазны гамәлдә кулланырга мөмкин булмаган. Шулай итеп, патент берәр кеше Эдисон эффектына кулланылыш тапкач кына гамәлгә керергә тиеш булган.

20 ел узгач, Джон Амброзе Флеминг (Маркони Компаниясенең фәнни киңәшчесе һәм элек Эдисонга эшләгән кеше) Эдисонның эффектына нигезләнеп төгәл радиодетектор ясарга мөмкин икәнен тапкан. Флеминг беренче чын термион диодка Британиядә 1904 нче елның 16 ноябрендә патент алган.

1874 елда немец галиме Карл Фердинанд Браун кристалларның “бер юнәлештә үткәрүчәнлеген” ачкан. Браун кристалл электр турылайткычына 1899 елда патент алган. 1930 нчы елларда бакыр әчемәсе һәм кремний турылайткычлары эшләп чыгарылган.

1894 елда һинд галиме Джагадиш Чандра Бозе беренче булып радио дулкыннары детекциясе өчен кристаллны кулланган. Кристалл детектор гамәлдә эшләүче җиһазга Гринлиф Витье Пикард тарафыннан әверелдерелгән. Бу галим 1903 елда кремний кристалл детекторны уйлап чыгарган һәм 1906-нчы елның 20 ноябрендә аның өчен патент алган. Башка тәҗрибә үткәрүчеләр күп төрле башка матдәләр кулланып караганнар, боларның иң киң кулланылганы минерал гален (свинец сульфиды) булып тора. Башка матдәләр берникадәр яхшырак эш тәкъдим итсәләр дә, гален киңрәк кулланылган, чөнки аның бәясе арзан булган һәм аны табарга җиңелрәк булган. Бу элеккеге радио җайланмаларындагы кристалл детектор белән бергә җайлана торган тимерчыбык нокта контакты (“мәче мыегы”); ул контактны кул ярдәмендә кристалл өслеге буенча хәрәкәткә китерергә мөмкин булган, бу оптималь сигнал табу өчен эшләнгән. Бу ышанычлы булмаган җиһаз термион диодлар тарафыннан тиз кысрыклап чыгарылган, әмма кристалл детектор соңыннан, 1950 елларда, арзан германий диодлар эшләнгәч, доминант кулланышка кайткан.

Ачылу вакытында, мондый җиһазлар турылайткычлар буларак мәгълүм булган. 1919 елда Вильям Генри Экклз грекчадан «диа» (аша, аркылы мәгънәсендә) һәм “од” (ὅδος – “юл”) сүзләреннән “диод” терминын уйлап чыгарган.

Термион һәм газ-халәте диодлары

undefined

Термион диодлар алар термион лампа җиһазлар (шулай ук вакуум көпшәләр, трубкалар яки лампалар атамасы астында да мәгълүм). Термион диодлар – пыяла конвертта вакуум эчендә электрод җыелмалары.Иң элеккеге үрнәкләр кыздыру яктырту лампаларына бик охшаш булган.

Термион лампа диодларында, җылыткыч ятьмә аша узучы ток читтән катодны җылыта, катодка барий һәм стронций әчемәләре йөгертелгән, алар селтеле җир металл әчемәләре; бу матдәләрне сайлау сәбәбе - “электроннарны чыгару эшенең” әз булуы. (Кайбер лампаларда турыдан-туры җылыту кулланыла, монда ятьмә җылыткыч һәм катод рольләрен үти). Җылылык электроннарның вакуумга термоэмиссиясенең сәбәбе була. Эшнең алдагы стадиясендә, анод дип аталган уратучы металл электрод уңай корылган һәм ул чыгарылган электроннарны үзенә тарта.

Шулай да, кире көчәнеш куелганда, электроннар җылытылмаган анод өслегеннән җиңел чыкмыйлар. Димәк, кире ток юк диярлек. 20 нче гасырда, лампа диодлары аналог сигнал техникасында кулланылган һәм күп туклану тәэмин итүче җайланмаларда турылайткычлар буларак кулланган. Хәзерге вакытта лампа диодларның кулланылыш өлкәләре – гитара көчәйткечләрендә һәм high-end аудио көчәйткечләрендә һәм шулай ук махсус югары көчәнеш җиһазларында.

Ярымүткәргеч диодлар

undefined

Хәзерге заман ярымүткәргеч диоды кремний кебек ярымүткәргеч кристаллыннан ясала, шул кристаллга башка матдәләр өстәлә. Бер якта тискәре корылган кисәкчәләре (электроннар) булган өлкә булдырыла, ул n-тип ярымүткәргеч дип атала, я икенче якта уңай корылма йөртүчеләре электрон тишекләре булган өлкә p-тип ярымүткәргеч дип атала. Диодның электродлары бу ике өлкәнең һәрберенә тоташтырылган. Бу өлкәләр арасындагы чик P-N узуы дип атала, монда диодның функциясе башкарыла. Кристалл электроннар тогын катод дип аталучы n-тип яктан анод дип аталучы p-тип якка үткәрә, ә кире юнәлештә үткәрми. Шулай да, “шартлы ток” анодтан катодка таба, ук күрсәткән юнәлештә ага (бу электроннар тогына каршы юнәлештә, чөнки электроннарның корылмасы тискәре). Башка тип ярымүткәргеч диод, Шоттки диоды дип атала, ул металл һәм ярымүткәргеч контактыннан ясала.

Ток-көчәнеш характеристикасы

Ярымүткәргеч диодның схемада тотышы ток–көчәнеш характеристикасы, яки I–V графикы белән тасвирлана (астагы графикны карагыз). Графикта бөгелгән сызыкның формасын корылма йөртүче кисәкчәләрнең ярымүткәргечләр арасындагы p–n узуында урнашкан мохтаҗлык өлкәсе (рус. зона истощения) (ирекле корылма йөртүче кисәкчәләргә мохтаҗлык мәгънәсендә) аша хәрәкәте билгели. p–n узуы беренче мәртәбә хасил булгач, ирекле электроннар N-кушылмалы өлкәдән күпсанлы тишекләр (электрон өчен буш урыннар) булган P-кушылмалы өлкәгә үтәләр, һәм электроннар тишекләр белән “рекомбинацияли”. Ирекле электрон тишек белән рекомбинацияләнгәндә, электрон да, тишек тә юк булалар; N ягында “утрак” уңай корылган донор кала, ә P ягында тискәре корылган акцептор кала. p–n узуы тирәсендә өлкә корылма йөртүче кисәкчәләрсез кала һәм шулай итеп үзен изолятор сыман тота.

Шулай да, мохтаҗлык өлкәсенең киңлеге (мохтаҗлык киңлеге дип аталган) чиксез зурая алмый. Һәрбер рекомбинацияләгән электрон–тишек пары өчен N-кушылмалы өлкә артында уңай корылган кушылма ион кала, ә P-кушылмалы өлкә артында тискәре корылган кушылма ион кала. Рекомбинация процессы дәвам итү белән күбрәк ионнар хасил була. Мохтаҗлык өлкәсе аша артучы электрик кыр барлыкка килә; ул рекомбинацияне әкренәйтә һәм ниһаять туктата. Бу мизгелдә, мохтаҗлык зонасы аркылы “эчтәге” потенциал бар.
Әгәр дә диод аркылы полярлыгы “эчтәге” потенциал кебек үк тышкы көчәнеш куела икән, мохтаҗлык өлкәсе үзен изолятор сыман тотышын дәвам итә һәм теләсә нинди әһәмияте булган токны туктата. (Электрон/тишек парлары узуда актив барлыкка китерелгән очрактан тыш, мәсәлән яктылык тарафыннан. фотодиодны карагыз). Бу күренеш “p-n узуының ябылуы”. Әмма тышкы көчәнешнең полярлыгы “эчтәге” потенциалга каршы булса, рекомбинация дәвам итәргә мөкин, моның нәтиҗәсендә p-n узуы аркылы чагыштырмача зур ток ага башлый (ягъни узуда чагыштырмача күп санда электроннар һәм тишекләр рекомбинацияли). Кремний диодлар өчен “эчтәге” потенциал якынча 0,7 Вольтка тигез (германийдан ясалганнары өчен 0,3 В, Шоттки диодлары өчен 0,2 В). Шулай итеп, диод аша тышкы ток уза икән, диод аша якынча 0,7 В көчәнеш барлыкка килә, ә P-кушылмалы өлкә N-кушылмалы өлкәгә караганда уңай корылган һәм диод “кабызылган” чөнки анда p-n узуының ачылуы күренеше урын ала.

Диодның ток–көчәнеш характеристикасы дүрт эшләү өлкәсе ярдәмендә аппроксимацияләнергә мөмкин.

undefined

Бик зур кире көчәнеш, пик кире көчәнешеннән дә зуррак, куелганда, кире тау кар ишелүе дип аталган процесс урын ала, ул токның күпкә үсүенең сәбәбе була (ягъни күпсанлы электроннар һәм тишекләр барлыкка килә һәм p-n узуыннан чыгып китә), бу компонентны даими рәвештә эштән чыгара. Тау кар ишелүе диоды исә, махсус тау кар ишелүе зонасында эшләү өчен конструкцияләнгән. Зенер диодлары өчен пик кире көчәнеш концепциясе кулланылмый. Зенер диодында күп кушылмалы p–n узуы бар, ул электроннарга p-тип материалның валент зонасыннан туннель аша n-тип материалның үткәрү зонасына үтәргә рөхсәт итә; шулай итеп кире көчәнеш билгеле дәрәҗәдә (“Зенер көчәнеше” дип аталган) кысылган була һәм “тау кар ишелүе” булмый. Шулай да, ике җиһазның да кысылган кире көчәнеш өлкәсендә максималь ток һәм егәрлеге чикләнгән. Шулай ук, теләсә нинди диодның да туры юнәлештә үткәрүнең ахырында, кыска вакытлы кире ток була. Җиһаз үзенең тулы блоклау сәләтенә, кире ток беткәнче җитми.
Икенче өлкәдә, пик кире көчәнештән уңайрак кире көчәнешләр куелганда, бик кечкенә туендыру тогы бар. Нормаль P–N турылайткыч диоды өчен кире көчәнеш өлкәсендә, җиһаз аша ток бик кечкенә (микроамперлар дәрәҗәсендә). Шулай да, температурага бәйлелек бар һәм зур температураларда, чагыштырмача зур кире ток күзәтелергә мөмкин (миллиамперлар һәм күбрәк дәрәҗәдә).

Өченче өлкәдә туры юнәлештә, ләкин кечкенә дәрәҗәдә көчәнеш куелганда, бик кечкенә туры ток кына күзәтелә.

Потенциаллар аермасы ирекле рәвештә билгеләнгән “ялгау көчәнешенә” яки “кабызылу көчәнешенә” яки “диодның туры юнәлештә көчәнеш төшүе”нә (Vd) җиткәч, диодның тогы җитәрлек санала (“җитәрлек” дип саналган токның һәм кабызылу көчәнешнең дәрәҗәсе куллану өлкәсенә карап төрле булырга мөмкин), һәм диодның каршылыгы бик кечкенә була. Ток-көчәнеш графигы - ул экспонента бөгелгән сызыгы. Гадәти кремний диодында эш токлары диапазонында ирекле рәвештә кабызылу көчәнеше 0,6 - дан 0,7 Вольтка кадәр була. Башка төр диодлар өчен көчәнеш дәрәҗәсе башка булырга мөмкин - Шоттки диоды өчен 0,2 В чамасында билгеләнергә мөмкин, германий диодларда 0,25 - тән 0,3 Вольтка кадәр, ә кызыл яки зәңгәр яктылык таратучы диодында (рус. светодиод, eng.light-emitting diodes (LEDs)) дәрәҗәләр 1,4 В – тан алып 4 В – ка кадәр булырга мөмкин.

Югарырак токларда диодның туры юнәлештә көчәнеш төшүе үсә. Егәрле диодлар өчен, тулы эш тогы булганда, гадәттә көчәнеш төшүе 1 В – тан 1,5 В – ка кадәр була.

Шоккли диод тигезләмәсе

“Идеаль Шоккли диод тигезләмәсе” (транзистор уйлап чыгаручысы Уильям Брәдфорд Шоккли хөрмәтенә аталган, тетрод уйлап чыгаручысы Уолтер Шоттки белән бутамаска) идеаль диодның I–V (ток – көчәнеш) характеристикасын туры яки кире көчәнеш куелганда (яки көчәнеш булмаганда) тасвирлый. Тигезләмә түбәндәгечә:

монда

I - диод тогы,
IS - кире көчәнеш куелганда туендыру тогы (яки шкала тогы),
VD - диод аркылы көчәнеш,
VT - термаль көчәнеш һәм
n - ул идеальлек факторы,ул шулай ук сыйфат факторы яки кайвакыт эмиссия коэффициенты дип атала. Идеальлек факторы n эшләп чыгару процессына яки ярымүткәргеч материалына карап, 1 дән 2 гә кадәр диапазонда булырга мөмкин һәм күп очракларда аны шартлы рәвештә 1 гә тигез итеп алалар (шулай итеп n-ны исәп-хисапларда төшеп калдыралар).

Термаль көчәнеш VT 300 К температурада 25.85 мВ – ка тигез, бу температура “бүлмә температурасына” якын һәм гадәттә прибор модельләрен тикшерүче компьютер программаларында кулланыла. Теләсә нинди билгеле температурада ул мәгълүм булган константа һәм түбәндәге формула буенча исәпләнә:

монда k - Больцман константасы, T - p–n узуның абсолют температурасы, ә q - электрон корылмасының зурлыгы (элементар корылма).

“Шоккли идеаль диод тигезләмәсе” яки “диод законы” диодтагы токка үсешне бары тик дрейф (электр кыр сәбәпле), диффузия һәм термаль корылма йөртүче кисәкчәләр генерациясе һәм рекомбинациясе процесслары тәэмин итә дигән фараз белән чыгарыла. Шулай ук мохтаҗлык өлкәсендә генерация-рекомбинация тогы әһәмияткә алырлык зур булмавы фараз ителә. Ягъни Шоккли тигезләмәсендә кире бәреп үтү булгандагы процесслар һәм фотон ярдәмендәге генерация-рекомбинация исәпкә алынмый. Шуңа өстәп, ул I–V (ток-көчәнеш) кәкре сызыгының югары көчәнеш куелганда эчке каршылыгы сәбәпле кискен өскә китүен тасвирламый.

“Кире” көчәнешләр куелганда (6-нчы рәсемне карагыз) диодның тигезләмәсендә экспоненциаль өлешне исәпкә алмаска мөмкин һәм даими (тискәре) кире ток IS зурлыгына тигез. Кире “бәреп үтү өлкәсе” моделе Шоккли тигезләмәсендә тикшерелми. Шактый кечкенә “туры юнәлеш” көчәнешләр өчен (6-нчы рәсемне карагыз) экспоненциаль өлеш (термаль көчәнеш бик кечкенә булу сәбәпле) бик зур, шулай итеп, диод тигезләмәсендә чыгарылган “1” – не әһәмияткә алмаска мөмкин һәм диодның туры юнәлештәге токны түбәндәгечә аппроксимацияләргә мөмкин.

Диод тигезләмәсен чылбыр мәсьәләләрендә куллану Диод модельләре/Шоккли диод моделе мәкаләсендә күрсәтелгән.

Кечкенә сигнал булганда тотышы

Схемотехника өчен, еш кына, диод тотышының кечкенә сигнал моделе файдалы була. Диод моделенең үзенчәлекле үрнәге кечкенә сигнал моделе мәкаләсендә тасвирлана.

Кире торгызылу эффекты

Туры юнәлештә үткәрүчәнлекнең ахырына якынрак PN төрендәге диодта, кыска вакытлы кире ток үтә. Җиһаз үзенең блоклау сәләтенә узуда хәрәкәтчән корылмаларга кытлык башланганчы җитми.

Эффект зур токларны (di/dt ~ 100 A/мкс ) бик тиз кабызганда әһәмияткә ия була ала.

Диодтан кире торгызылу корылмасын Qr (уннарча нанокулоннар тирәсендәге зурлыкта) алып китү өчен билгеле микъдарда “кире торгызылу вакыты” (уннарча наносекундлар тирәсе) кирәк булырга мөмкин. Шул торгызылу вакыты дәверендә, диод чынлыкта кире юнәлештә үткәрә ала. Бу (шартлы) ток эффектив рәвештә (диодның) катодыннан анодына таба агачагын аңлата. Билгеле чын очракларда шул идеаль булмаган диод эффекты сәбәпле килеп чыккан югалтуларны исәпкә алу мөһим булырга мөмкин.

Шулай да, ток зурлыгы бик зур булмаганда (di/dt ~ 10 A/мкс яки әзрәк) бу эффектны куркынычсыз рәвештә әһәмияткә алмаска мөмкин. Күпчелек кулланышлар өчен Шоттки диодлары өчен бу эффектны шулай ук әһәмияткә алмаска мөмкин.

Сакланган корылмаларга кытлык башлангач, кире ток кискен рәвештә туктала; шушы кискен тукталыш баскыч торгызылу диодларында бик кыска импульслар генерациясе өчен кулланыла.

Featured article star tt.svg