Көлн
Кёльн (алман. Köln[kœln], урынчалык: Kölle, ˈkœɫə]) борын заманда лат. Colonia Claudia Ara Agrippinensium[19]) — Алмания Федератив Җөмһүриятенең Төньяк Рейн-Вестфален җирендә шәһәр. Кёльн Алманиянең халкы буенча дүртенче шәһәре. Кёльн Европа тарихында Борынгы Рим чорыннан эз калдырган урын. Кёльн үзенең 1248 елда төзелә башлаган Кёльн чиркәве – Алманиядәге иң мөһим католик чиркәүләрнең берсе белән мәшһүр.
Географик белешмә
Кёльн шәһәре Алманиянең иң зур елгасы — Рейн түбән агымында ярларында утыра. «Рейн» атамасы «чиста» дигәнне аңлата. Әмма, кызганычка каршы, бу бөек елга нык пычранган хәлдә. Аңа шулкадәр күп пычрак сулар аккан, хәтта Рейн Европаның иң пычранган елгасы дип танылды.
Кёльннән көнчыгышта Таулы як (Bergisches Land) һәм Зауэрләнд урнашканнар, көнбатыш тарафта Вилле милли паркы, көньяк-көнбатышта – Эйфель түбәләре, көньяк-көнчыгышта – Рейн сланец таулары. Шәһәрнең иң биек ноктасы (Көнигсфорст ) – диңгез кимленнән 118 м биек, иң түбән җир – Вөрринген бухтасы – 37 м. 2010 елда Кёльндә халык саны нәк 1 млн (1 000 298) кеше тәшкил иткән. Кёльннең үз юлдашчы-шәһәрчекләре бар: Дормаген, Леверкузен, Бергиш-Гладбах, Тройсдорф, Хүрт, Брүл һәм Пүлхайм. Агломерация белән бергә халык саны 2,1 кешегә җитә.
Тарихи белешмә
Кёльн шәһәре бай тарихка ия. 5000 ел элек биредә борынгы кельтлар кала ясаган. Б.э. кадәр 38 елда Марк Агриппа – Рим хәрбие Оппидум Убиориум исеме белән ныгытылган торак пункт нигезли. Кёльн Түбән Алмания вилаятенең башкаласы игълан ителә. 100 ел узуга биредә инде 100 мең кеше яши. Шәһәр аланнар, вандаллар һәм сакслар һөҗүменә уңышлы тора ала. 310 елда биредә Рейн аша беренче, һәм XIX гасырга кадәр бердәнбер күпер салына. 454 елны шәһәрне франклар яулап алганнар. 1942 елны британ һава көчләре шәһәрне һөҗүм итә.
Милли тәшкиләте
Кёльн милли яктан чуар шәһәр. Күпчелекне алманнар тәшкил итә (82,6%). Калганнар — төрле илләрдән күчеп килүчеләр. Иммигрантларның иң зур групплары — төрекләр (6,6%), итальяннар (2%), Югославия халыклары (1,56%), СССР халыклары (0,97%). Шәһәрнең төп халкы алман теленең көнбатыш франк (рейн) диалектының бер төрендә (көлш) сөйләшә. Көлш сөйләшенең типик үзенчәлекләре: G авазының J-га алышынуы, сүз ахыры аваз һәм иҗекләрнең «йотылуы», шулай ук урынчалыкка гына хас сүзләр һәм гыйбарәләр.
Кёльннең урта гасыр корылмалары
Эчке торышы
Кёльн панорамалары
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://www.statistikportal.de/de/produkte/gemeindeverzeichnis — Federal Statistical Office.
- ↑ https://www.kba.de/SharedDocs/Publikationen/DE/Presse/kfz_kennzeichenliste_faltblatt_pdf.pdf?__blob=publicationFile&v=39
- ↑ ISIL- und Sigeladressen mit Koordinaten ausgestattet — Берлин дәүләт китапханәсе, 2016.
- ↑ Alle politisch selbständigen Gemeinden mit ausgewählten Merkmalen am 31.12.2018 (4. Quartal) — Federal Statistical Office.
- ↑ http://www.agfs-nrw.de/mitglieder/koeln.html
- ↑ http://www.klimabuendnis.org/nc/kommunen/das-netzwerk.html
- ↑ http://www.mayorsforpeace.org/english/membercity/map/europe.html
- ↑ http://www.staedtetag-nrw.de/mitglieder/
- ↑ https://www.adv.aero/der-verband/mitglieder/
- ↑ https://iaks.sport/find-a-member
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.
- ↑ https://www.stadt-koeln.de/politik-und-verwaltung/internationales/staedtepartnerschaften/luettich-belgien
- ↑ https://www.liege.be/fr/vie-communale/services-communaux/international/jumelages-et-partenaires/cologne-koln-allemagne
- ↑ https://www.stadt-koeln.de/politik-und-verwaltung/internationales/staedtepartnerschaften/cluj-napoca-klausenburg-rumaenien
- ↑ https://primariaclujnapoca.ro/cultura/oras-infratit/koln/
- ↑ https://www.stadt-koeln.de/politik-und-verwaltung/internationales/staedtepartnerschaften/wolgograd-russland
- ↑ http://www.volgadmin.ru/d/about/TwinCities
- ↑ Gemeindeverzeichnis-Online — Federal Statistical Office.
- ↑ Колонизатор Клавдийның корбан чалу урыны дигәнне аңлата