Колумбия
Колу́мбия яки Коломбия (исп. Colombia), рәсми атама Колу́мбия Җөмһүрияте́ (исп. República de Colombia) – унитар, иҗтимагый һәм демократик дәүләт булган Көньяк Американың төньяк-көнбатыш регионында урнашкан суверен ил булып тора. Ул 32 үзәкләшмәгән департаменттан һәм Дәүләт Хөкүмәте урнашкан Богота Башкала Округыннан тора.
Малпело утравын, Ронкадор кече утравын һәм Серрана сай сулыгын кертеп ил 1 141 748 км² мәйдан били, бу аны дөньяда территория буенча 25-енче ил һәм Төньяк һәм Көньяк Америкада җиденче ил итә. Көнчыгышта Венесуэла һәм Бразилия белән, көньякта Перу һәм Эквадор белән, көнчыгышта Панама белән коры җир чигенә ия; Кариб Диңгезендә Панама, Коста-Рика, Никарагуа, Һондурас, Ямайка, Һаити, Доминикана Республикасы һәм Венесуэла белән диңгез чиге бар һәм Тын Океанда Панама, Коста-Рика һәм Эквадор белән диңгез чиге бар.
Диннәр
1991 елгы Колумбия Конституциясе дин иреген гарантияли [8]. Барлык дини конфессияләр һәм чиркәүләр закон каршында бер үк хокукка ия. Халыкның 90 % ы – христианнар, аларның күпчелеге (70 – 79 % ы) католиклар, 16,7 % ы – протестантлар. Халыкның 4,7 % ы – атеистлар яки агностиклар. Колумбиялеләрнең 1,8 % ы Иегова шаһитлары һәм адвентистлар. 1 % ы – башка диннәр (Бәһаи, ислам, яһүд дине, буддизм, мормонизм, һинд дине, җирле халыкларның диннәре, Харе Кришна хәрәкәте, Растафари хәрәкәте, православие һ. б.) тарафдары [9][10][11].
Танылган шәхесләр
- Шакира (1977, Барранкилья), җырчы, кино актрисасы, хәйрияче.
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 1 2 3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Colombian Constitution of 1991 (Title II – Concerning rights, guarantees, and duties – Chapter I – Concerning fundamental rights – Article 19)
- ↑ Beltrán Cely; William Mauricio (2013) (2013) (in es). Del monopolio católico a la explosión pentecostal'. Universidad Nacional de Colombia, Facultad de Ciencias Humanas, Centro de Estudios Sociales (CES), Maestría en Sociología. . http://www.bdigital.unal.edu.co/10780/1/Del%20monopolio%20cat%C3%B3lico%20a%20la%20explosi%C3%B3n%20pentecostal.pdf. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-27, retrieved 2022-01-16
- ↑ Descripción cuantitativa de la pluralización religiosa en Colombia. Universitas humanística 73 (2012): 201–238. – bdigital.unal.edu.co. Архивировано 29 март 2014 года.
- ↑ Religion in Latin America, Widespread Change in a Historically Catholic Region. pewforum.org. Pew Research Center (13 ноябрь 2014).