Нельсон Мандела
Не́льсон Роли́лахла Манде́ла (коса Nelson Rolihlahla Mandela, [xoˈliɬaɬa manˈdeːla]) (1918—2013) — Көньяк Африка Җөмһүриятенең беренче кара тәнле президенты (1994—1999), апартеид вакытында кеше хокуклары өчен актив көрәшче, 1993 елгы Тынычлык өчен Нобель премиясе иясе.
Тәрҗемәи хәле
Нельсон 1918 елны Умтатада, телебу кабиләсе җитәкчесе гаиләсендә туа. 1940 елда Форта-Хер көллиятеннән студентлар чыгышы өчен куыла. Шуннан соң Йоханнесбург шахтасында полиция хезмәткәре булып эшли. 1942 елда Уитвотерсрендта көллият һәм университетны тәмамлый, хокук белгече һөнәрен ала.
1944 елда Мандела Африка милли конгрессының (АМК) Яшьләр лигасына керә, тиздән аның җитәкчесе була. 1950 нче елларда — Мандела — Африка көньягында апартеидка каршы иң актив көрәшчеләрнең берсе. Күп тапкыр полиция тарафыннан кулга алына. 1960 елда (тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә 67 кеше һәлак булгач) илдә Африка милли конгрессы ябыла, аның эшчәнлеге тыела. Мандела кануный булмаган эшчәнлек башлый. Аның җитәкчелегендә АМКның хәрби оешмасы оеша. 1964 елның июнендә ул кулга алына һәм гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителә. Төрмәдә утырган чагында ул дөньякълщм таныла. Көньяк Африкада һәм башка илләрдә аны азат итү буенча хәрәкәт оеша. 27 ел Мандела төрмәдә утыра[10]. Төрмәдә ул туберкулез белән авырый. 1985 елда КАҖ президенты Питер Бота аңа сәяси эшчәнлектән баш тапту хисабына иреккә чыгаруны тәкъдим иткәч, Мандела тәкъдимнән баш тарта.
1990 елда, илдә апартеид системасы кризисы күзәтелгәндә, Мандела иреккә чыгарыла, 1991 елда АМКны җитәкли. 1994 елда Көньяк Африкада беренче тапкыр гомум ил сайлавы үткәрелә, аның нәтиҗәсендә Мандела КАҖның беренче кара тәнле президенты булып сайлана. 1996 елда аның җитәкчелегендә җөмһүриятнең яңа конституциясе кабул ителә.
1993 елда Нельсон Мандела Фредерик Виллем де Клерк белән бергә «Көньяк Африкада апартеид режимының тыныч юл белән тәмамлану эше һәм яңа демократиягә нигез әзерләүләре өчен» Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була.
Нельсон Мандела берничә китап авторы, аларның арасында «Азатлыкка җиңел юл юк» (1965), «Мин үләргә әзермен» (1979) кебек китаплар.
Соңгы елларда сәясәтченең сәламәтлеге авырая. 2013 елда ул берничә тапкыр хастаханәгә яткырыла[11]. 2013 елның 5 декабрендә Мандела вафат була[12].
Фотосурәтләр
Искәрмәләр
- ↑ Nelson Mandela Dead: Former South African President Has Died At 95 (ингл.) — Business Insider, 2013.
- ↑ Nelson Mandela // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ 1 2 3 4 Smith D. R. Nelson Mandela, South Africa's first black president, dies aged 95 (ингл.) — The Guardian, 2013.
- ↑ Graca Machel, a first lady twice over: The woman by Nelson Mandela’s side (ингл.) — Washington Post, 2013.
- ↑ Mandela N. Long Walk to Freedom (ингл.): The Autobiography of Nelson Mandela — 1 — Little, Brown, 1995. — P. 3. — ISBN 978-0-316-54818-2
- ↑ Mandela N. Long Walk to Freedom (ингл.): The Autobiography of Nelson Mandela — 1 — Little, Brown, 1995. — P. 6. — ISBN 978-0-316-54818-2
- ↑ Mandela N. Long Walk to Freedom (ингл.): The Autobiography of Nelson Mandela — 1 — Little, Brown, 1995. — P. 119. — ISBN 978-0-316-54818-2
- ↑ Mandela's Son Dies Of AIDS (ингл.) — CBS News, 2005.
- ↑ Nelson Mandela's family begins exhuming remains of children (ингл.) — The Daily Telegraph, 2013.
- ↑ Азатлык радиосы: Нельсон Манделага 90 яшь тула
- ↑ Азатлык радиосы: Нельсон Манделаның хәле авыр
- ↑ Дөнья җитәкчеләре Нельсон Мандела вафаты кайгысын уртаклаша
Сылтамалар
- Нельсон Мандела вафат
- «Кругосвет»: Нельсон Манделаның тормыш юлы [рус.]
- Esquire: Нельсон Манделаның тормыш кагыйдәләре 2013 елның 29 ноябрь көнендә архивланган. [рус.]