Павел I

РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Романов.

Па́вел I Беренче (Па́вел Петр улы) — Россия империясе императоры. Мальта ордены бөек магистры, Петр III һәм Екатерина II улы.

Тәрҗемәи хәле

Тумыштан соң әнисеннән алына һәм Елизавета II сараенда тәрбияләнә.

1762 елда дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә әтисе Петр III үтерелә, ә Павел тәхет мирасчысы итеп игълан ителә, ләкин яше җиткәч хакимияткә кертелми.

Тик әнисе Екатерина II үлгәннән соң Павел хакимияткә килә.

Үзгәрешләр

Павел I хакимияткә килгәч

  • хәрби-дәүләт тәртибен ныгыта
  • дворяннар өстен хокукларын чикли
  • крестьян эшен ял көннәрендә тыя
  • крестьяннарны җәберләүне бераз киметә
  • гаскәрдә Пруссия тәртибен кертә
  • тышкы сәясәттә инкыйлаби Франциягә каршы чыгыш ясый, ләкин 1800 елда Наполеон белән союз төзи.
  • 1797 елда тәхет тапшыруы турында фәрманны (ир нәселе буенча) кабул итә
  • Үз канат астына Мальта ордены ала
  • Һиндстанда Инглиз колонияләрен басып алмакчы була
  • Христиан булмаган диннәргә тигез карашны яклый
  • Рус булмаган милләтләргә карата золымны йомшарта

Сарай күтәрелеше

Павел I эшчәнлеге нәтиҗәсендә дворяннар өстен хокукларын югалтып сарай түнтәрелешен оештыра, улы Александр күтәрелешенә каршы булмаган. Дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Павел I үтерелә, аның улы Александр I тәхеткә утыра.

Кайбер чыганаклар буенча сарай күтәрелеше Бөекбритания тарафыннан оештырылган, төп сәбәбе: Павел сәясәте Һиндстанда һәм Аурупада инглиз мәнфәгатьләренә янаган.

Күтәрелештән соң Павел I ясаган бөтенесе диярлек үзгәрешләр юкка чыгарыла. Улы Александр I яңадан Бөекбритания яклы көчләрне яклый башлый һәм Россия империясе инглиз ягында Наполеонга каршы сугышка керә.

Шулай ук карагыз

Әдәбият

  • Павел Петрович: предки и потомки (От Руси древней до империи Российской).
  • Сухарева О.В. Император (Сухарева О.В. Кто был кто в России от Петра I до Павла I, Москва, 2005).

С*ахновский Н. Русский император (Энциклопедический словарь Русской цивилизации).

  • Шикман А.П. Российский император (Шикман А.П. Деятели отечественной истории. Биографический справочник. Москва, 1997
  1. 1 2 group of authors Paul I. (ингл.) // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York City, Cambridge: University Press, 1911. — Vol. 20. — P. 957.
  2. 1 2 ПАВЕЛ I // Большая российская энциклопедия (рус.)М.: Большая российская энциклопедия, 2004. — Т. 25. — С. 11—14.
  3. Павел I (российский император) // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Lundy D. R. Pavel I Petrovich Romanov, Tsar of Russia // The Peerage (ингл.)