Кырым таулары

Кырым таулары (кырымтат. Qırım dağları) — Кырымда урнашкан таулар.

Озынлыгы 150 км, киңлеге 50 километргача. 3 тезмәдән гыйбарәт. Төньяк яки Баш тезмә (иң биек ноктасы — 1545 м, Роман-Кош тавы) һәм 2 куэста тибындагы тезмәләр (төньяк битләүләре сөзәк, көньяк битләүләре текә). Тау битләүләре имән, бук агачы һәм нарат урманнары, җәйләүләр ксерофит — тау үсемлекләре белән капланган.