Сена

Се́на (фр. Seine [sɛn], лат. Sequana) — Франция төньягында урнашкан елга. Иль-де-Франс һәм Югары Нормандия регионнарында ага. Илнең эре транспорт артериясе.

Борынгы заманнарда елга атамасы Секвана (Sequana) дип яңгыраган[1]. Бу праиндоевропа sak- (изге) тамырыннан килеп чыга дип санала.

Озынлыгы — 776 км, бассейн мәйданы — 78,65 мең км².

Гидрография

Сена башы Бургундиядә урнашкан Лангрның көньяк өлешендә урын били. Аннары соң елга Париж бассейны буенча ага, Париж шәһәре аша үтә. Гавр янында елга Ла-Манш бугазына ага. Елга тамагында Нормандия күпере төзелгән.

Об, Марна, Уаза һәм Йонна елгалары — Сенаның кушылдыклары.

Уртача су чыгымы 250—500 м³/с. Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су ташу күренеше күзәтелергә мөмкин.

Елгада урнашкан төп портлар — Париж, Руан, Гавр.

Фотосурәтләр

Искәрмәләр