Твиттер

«Тви́ттер» (Twitter[2], ингл. to twitter-дән — «чыркылдарга, черелдәргә, такылдарга») — микроблоггинг сервисы. Бер язмада (бер твиттә) 280 символны[3] язарга ирек бирә. «Твиттер» — социаль челтәр. «Твиттер» исеме — tweet сүзеннән алынган, инглизчә кошларның чер-чер килүләре, сайраулары мәгънәсенә туры килә. 2011 елның 1 гыйнварына «Твиттердә» 200 млн кеше теркәлгән.[4]

«Твиттердә» күбесенчә актив интернет кулланучылары утыра, һәм күп кеше өчен «Твиттер» риклам һәм трафик чыганагы итеп күренә. Моннан тыш «Твиттер» — кызу аралашу коралы да, яңалыклар иң тиз тарала торган социаль челтәр дә.

«Твиттердә» меңләп татар теркәлгән, анда татарлар исемлеген беренче итеп @qazan ясады.

«Твиттердә» татар яңалыкларының каналлары да бар: Татар яңалыклары, Ислам яңалыклары.

Сылтамалар

Төркемнәр