«Аҗаган» журналы
«Аҗага́н» - әдәби-нәфис яшьләр журналы. Оештыручылары: «Раифа» совхозы, редакциянең хезмәт коллективы. 1991-98 елларда Яшел Үзән шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 9 саны чыга.
Нәшире һәм мөхәррире А.Ф. Вергазов. Журналда язучыларның проза һәм шигъри әсәрләре, шулай ук татар халкы тарихы, гореф-гадәтләре һәм милли бәйрәмнәренә багышланган язмалар басыла. Яшь авторлар әсәрләренә шактый урын бирелә.
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.