«Вакыт» газетасы (Чуашстан)
- Шулай ук «Вакыт» газетасы мәкаләсен карагыз
«Вакыт» ― Чуашстанның татар телле иҗтимагый-сәяси газетасы. Комсомол районы үзәге Комсомол авылында нәшер ителүче, республикада бердәнбер татар газетасы. 1996 елның 18 июненнән Чуаш Республикасы территориясендә яшәүче татар халкы өчен чыгарыла. Атнага бер мәртәбә шимбә көнне нәшер ителә. 2002 елдан 2004 елның июнь аена кадәр газета Чабаксарда «Хыпар» нәшрият йорты каршында чыгарылган[1][2].
Тарих
Чуашстан президенты Н. В. Федоровның 1994 елдагы указы белән булдырылган [3].
«Вакыт» газеты Чуаш Республикасының Батыр районы үзәге Батыр авылында 1996 елда район газеты типографиясендә чыга башлый [4].
Укучыларны Чуашстан татарларының тормышы, мәдәни традицияләре, дини бәйрәмнәре һәм кануннары, көнкүреше белән таныштыруны максат итеп куя. Газета битләрендә республика тормышы яктыртыла, төрле регионнарда һәм илләрдә яшәүче татарлар турында материаллар бастырыла. Чуашстан татарлары турындагы яңалыкларга аерым игътибар бирелә[5].
Газетаның сыйфатын күтәрү һәм аның тиражын арттыру максаты белән, Чуаш Республикасы Министрлар Кабинеты 2002 елда «Вакыт» татар газеты редакциясен «Хыпар» нәшрият йортына кушарга карар итә. 2002 елдан 2004 елның июнь аена кадәр газета Чабаксарда чыгарыла[3] Татарлар күмәкләп яшәүче районнардан еракта, Чабаксарда нәшер ителүе газетаның тиражы кимүгә китерә. Башкалада әзерлекле кадрлар булмау сәбәпле, газета Комсомол районы үзәгенә күчерелә[6].
2004 елның июлендә Чуаш Республикасының «Комсомол районы «Каçал ен» газетасы редакциясе» автономияле учреждениесе «Вакыт» республика татар газетасын үз канаты астына ала.
2011 елдан «Вакыт» газеты «Татмедиа» белән хезмәттәшлек итә. Шул вакыттан бирле газетада айлык кушымта (вкладыш) барлыкка килә, башта кушымта исеме «Атна вакыйгалары» дип, 2014 елның гыйнварыннан «Без - бергә» дип атала.
Атнага бер мәртәбә шимбә көнне, телетапшырулар программасы белән 6 кара-ак полосалы булып нәшер ителә.
2008 елдан «Вакыт» газетасында «Гөлистан» рубрикасы чыга. Хәзерге вакытта «Гөлистан», аерым газета буларак, республиканың мөселман җәмгыятьләрендә тарала. Тиражы 999 данә[7].
Мөхәррирләр
«Вакыт» газетасының беренче мөхәррире Риназ Гайфин була (1996―1998), аннары коллективны Рамил Кеметов җитәкли (1999―2001), аны Вазыйх Хөснетдинов (мөхәррир в. б.) алыштыра.
Комсомол районында: Фәрит Гыйбатдинов (июль, 2004 ― гыйнвар, 2007), Гөлия Ярхунова (февраль, 2007 ― июнь, 2008), Ләйсән Сенатулла кызы Гайнуллина (июнь, 2008 ― июнь, 2010), Миннегөл Гаяз кызы Гафурова (июнь, 2010 ― август, 2013), Гөлия Рәшит кызы Гинатуллина[8] (2013 елның сентябрь аеннан ― х. в.).
Редакциядә 2 штат (элек редактор һәм компьютерда җыючы һәм версткалау операторы, 2021 елда ― редактор һәм машина йөртүче).
Таралу
Иҗтимагый-сәяси басма буларак, Комсомол районында һәм күрше районнарда таратыла. Газетаны эшмәкәрләр ярдәмендә мәчетләргә һәм мәктәпләргә яздыралар.
Сылтамалар
- Республиканская татарская газета «Вакыт». Официальный сайт (старая версия) Комсомольской районной газеты «Каçал ен»
- «Вакыт» газетасы. ВКонтакте
- Чувашия татарлары газеты Вакыт. Одноклассники
- Газета профиле.(үле сылтама)
- «Вакытын» бите «Каҫал ен» газетасының сайтында.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ О нас. Сайт газеты «Каçал ен»
- ↑ Татарская газета «Вакыт», выходящая в Чувашии, в 2011 году отмечает 15-летие, Чуваш Республикасы татарларының милли-мәдәният мөхтәрияте. 18 гыйнвар 2011 тикшерелде. (үле сылтама)
- ↑ 1 2 Вакыт. Официальный портал органов власти Чувашской Республики, 23.04.2004 [рус.]
- ↑ Республиканской татарской газете "Вакыт" - 10 лет. komsml.cap.ru, 14.09.2006 [рус.]
- ↑ Рифат Каюмов. Чувашия татарлары үзләренең «Вакыт» газетасына хакимияттән ярдәм сорый. Татар-информ, 17.03.2021
- ↑ Вакыт. 2020 елның 15 декабрь көнендә архивланган. Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте сайты [рус.]
- ↑ Гулистан. 2021 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган. Духовное управление мусульман Чувашской Республики [рус.]
- ↑ Гелия Гинатуллина. ВКонтакте