«Ислам нуры» газетасы
«Ислам нуры» — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче газета. Әлеге газетның беренче саны 1995 елда Хәлил Шәрипов һәм Иршат Шәйхаттаров тырышлыгы белән дөнья күрә. Газетаның эчтәлеге дини-иҗтимагый юнәлештә. Төп максаты – Исламның гомумкешелек кыйммәтләрен халыкка җиткерү, дини гыйлем бирү, мөселманнарны үзара аралаштыру, фикерләштерү.
Аны бүгенге көндә (2015), Татарстаннан тыш, Русиянең 29 төбәгендә яздырып алып укыйлар. Иң күп язылучы төбәкләр: Башкортстан, Ырынбур, Киров, Чиләбе, Ульян, Түбән Новгород, Омск өлкәләре, Пермь крае. Газета айга ике тапкыр чыга, А3 форматында яртылаш төсле итеп, сыйфатлы офсет кәгазендә басыла.
Сылтамалар
- “Ислам нуры” 15 еллыгын билгеләде
- Чаллыда нәшер ителүче “Ислам нуры” газеты 20 ел өзлексез дөнья күрүче дини басма 2020 елның 29 ноябрь көнендә архивланган.
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |