«Лудорвай» музей-тыюлыгы

Лудорвай (удм. Лудорва́й), «„Лудорвай“ архитектура-этнография музей-тыюлыгы» Удмурт Республикасы бюджет мәдәният учреждениесе (рус. Бюджетное учреждение культуры Удмуртской Республики «Архитектурно-этнографический музей-заповедник «Лудорвай») — Удмурт Республикасының Завьялово районы җирлегендә ачык һавада оештырылган архитектура-этнография музей-тыюлыгы.

Республика башкаласы Ижевск шәһәреннән 17 км көньяк-көнбатыштарак, Лудорвай авылыннан 1,1 км көнбатышта, Иж елгасы бассейнына керә торган (Сепыч елгасы кушылдыгы) Лудорвай елгасы ярында урнаша (аннан Ижевск боҗра автомобиль юлы белән аерыла). Якында М7 «Идел» (Алабуга-Пермь) автомобиль юлы уза.

Тарих

Музей-тыюлык булдыру турында карар Удмурт АССР Министрлар Советы тарафыннан 1980 елда кабул ителә.

1990 елда аңа Лудорвайдан якынча 1 км көнбатыштарак урнашкан кеше яшәми торган Ильинка авылы урынында җир бүлеп бирелә.

1997 елда музейның беренче чираты[1] «Ильинка» архитектура-этнография комплексы буларак ачыла, ул Кузебай Герд исемендәге Удмурт Республикасы Милли музееның филиалы булып тора[2][3].

2004 елның гыйнварында музейга мөстәкыйль учреждение статусы бирелә һәм «Лудорвай» исеме белән атала[2].

Музей 5 сектордан: төньяк, үзәк һәм көньяк удмуртлары, рус һәм татар секторларыннан тора. Төзелешнең төп принцибы — дини һәм иҗтимагый корылмалар тәкъдим ителәчәк бик кечкенә авыллар булдыру. Экспозициянең хронологик кысалары — XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы.

Хәзерге вакытта музей-тыюлыкта өч истәлекле урын эшли: Востриков йорты (Үзәк удмуртлар секторы), Драгомировлар гаиләсенең чатыр тибындагы җил тегермәне һәм Атаманов йорты (көньяк удмуртлар секторы), барлыгы 21 корылма, гомуми экспозиция мәйданы — 691 м2.

2012 елга музей фондларында 4418 саклау берәмлеге була, алар арасында уникаль этнографик коллекцияләр (туку, эрләү һәм тегү үрнәкләре, көнкүреш савыт-сабалары һәм ритуаль савытлар, агачтан уеп ясалган кабалар, каеннан тырыслар, бала бишекләре, эш-көнкүреш кораллары)[2]. Музейда агач архитектура һәйкәле булган чатырга охшатып ясалган җил тегермәне бар (1912)[2].

Музейда халык-авыз иҗаты коллективы эшли, кунакларга экскурсияләр, удмурт милли уеннары, кара мунча белән танышу тәкъдим ителә. Ел дәвамында төрле чаралар, календарь бәйрәмнәре (Гербер, Святки утырышлары, Май чабу, Питрау, Бал спасы, Яңа ел һәм башкалар) үткәрелә, алар кунакларны төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыра[4][2].

2006 елда музей «Вукочи серләре» проекты белән (удм. вукочи ― тегермәнче) «Үзгәрешле дөньяда үзгәрә торган музей» конкурсында җиңүче була[5][2]. 2010 елда удмуртларның республикакүләм милли Гербер бәйрәмен «Лудорвай» мигъмари-этнографик музей-тыюлыгында уздырырга карар кабул ителә.

Галерея

Искәрмәләр

  1. Этапы становления музея. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2020. Архивировано 4 апрель 2020 года.
  2. 1 2 3 4 5 6 Загребин, 2012
  3. Туганаев, 2008
  4. АЭМЗ «Лудорвай» на letopisi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2022. Архивировано 19 апрель 2021 года.
  5. В Лудорвае состоится открытие интерактивной экспозиции в ветряной мельнице. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2018. Архивировано 17 июнь 2008 года.

Әдәбият

  • Удмуртская Республика: Энциклопедия / гл. ред. В. В. Туганаев. — 2-е изд., испр. и доп. — Ижевск : Издательство «Удмуртия», 2008. — 768 с. — 2200 экз. — ISBN 978-5-7659-0486-2.
  • Удмуртская Республика : Культура и искусство : Энциклопедия / гл. ред. А. Е. Загребин. — Ижевск : Удмуртский институт истории, языка и литературы УрО РАН, 2012. — 540 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-901304-62-4.