«Саф чишмә» газетасы

Саф чишмәСвердловск өлкәсендә нәшер ителүче, Урта Урал татарларының даими айлык татарча газетасы.

2002 елның март аеннан бирле чыгарыла. «Милли медиа-холдинг» каршында чыгучы бу айлык газета Свердловски өлкәсендә Бөек Ватан сугышыннан соң чыгарылган милли газеталар арасында иң даимие буларак билгеле. Чыгу тәртибе – айга бер тапкыр. Язылу индексы – 31644.

Газета Милли медиа-холдингны гамәлгә куючы Ринат Садриев башлангычы белән, татар эшмәкәрләре акчасына бастырыла. Баш мөхәррире башта Миңсылу Ижгузина, аннары Фәвия Сафиуллина.

Газетаның Екатеринбурда, өлкә шәһәр һәм авылларында яшәүче 20ләп даими авторы бар. Шулай ук Татарстаннан язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм Башкортстаннан язучы Мадриль Гафуров газета белән хезмәттәшлек кылалар.

«Саф чишмә» газеты чыгарыла башлаганнан бирле бушлай таратылганга, аңа язылучылар сирәк. 2011 икенче яртыеллыгында 1500 данәнең нибары 48е язылуда булган.[1]

Искәрмәләр

Чыганак