Габделхак Үмәркин
Габделхак Сәгыйть улы Үмәркин (рус. Умеркин Абдулхак Сагитович; 31 гыйнвар 1917, Зөябаш, Сембер губернасы — 16 февраль 1982, Казан) — Совет артиллерия офицеры, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1942). Сугыштан соңгы елларда — педагог, ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы.
Биографиясе
1917 елның 31 гыйнварында хәзерге Сембер өлкәсенең Барыш районы Иске Тимошкино авылында крестьян гаиләсендә туган[1][2]. Милләте — татар. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, апасы янына Фәрганәгә китә һәм рабфакны тәмамлагач, педагогия институтына укырга керә. 1936 елда пединститутның химия факультеты Сәмәрканд университетының биология-туфрак факультеты итеп үзгәртелә, һәм Гомәркин, башка студентлар белән бергә, Сәмәркандка күченә. 1940 елда университетны тәмамлаганнан соң, Каракалпак АССРның Нукус шәһәрендәге педагогия училищесында эшли[3].
1940 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша.
Кече лейтенант Үмәркин 172 укчылар дивизиясенең (Диңгез буе армиясе, Төньяк Кавказ фронты) 134 гаубица артиллерия полкы батареясы белән җитәкчелек итә. 1942 елның маенда Севастополь оборонасы вакытында аеруча зур батырлык күрсәтә.
Үмәркин батареясы Камышлы авылы янында ут позициясен били. Артиллериячеләр дошманның өч һөҗүмен кире кайтаралар. Күзәтү пункты батареядан киселеп, камалышка эләккәч, Үмәркин камалышны өзүне оештыра, аның барышында вермахтның күп санлы тере көче һәм техникасы юк ителә.
СССР Югары Советы Президиумының 1942 елның 20 июнендәге «Кызыл Армиянең җитәкче составына Советлар Союзы Герое исемен бирү турында»гы Указы белән «немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк төстә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[4]. Указ текстында ялгышлык белән Абдулхан Сагирович дип язылган.
1942 елның июнендә Севастополь өчен барган сугышларда авыр яралана, контузия ала һәм аңсыз хәлдә әсирлеккә эләгә. Дошман белән хезмәттәшлек итү тәкъдимнәрен кире кага, качуга ирешә. Өлкән лейтенант Үмәркин 199 аерым артиллерия бригадасының 368 артиллерия полкы батареясенә яңадан җитәкчелек итә. Аның сугышчан юлы Чехословакия территориясендәге сугышларда дәвам итә, һәм Өченче рейхның башкаласы — Берлиндагы каты урам сугышлары белән тәмамлана[5].
1941 елның июненнән 1945 елның маена кадәр Көньяк-Көнбатыш, Көньяк һәм I Украина фронтларында башта кызылармеец, аннары взвод командиры һәм батарея командиры — өлкән лейтенант булып хезмәт итә[3].
1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган Җиңү парадында катнаша[3]. 1946 елдан — запаста. 1949 елга кадәр Шверинда (Алмания) совет хәрби хезмәткәрләре балалары өчен мәктәптә эшли. 1949 елда Казанга күченә һәм 1982 елның 14 февраленә кадәр укытучы булып эшли. Кырык елга якын 116 нчы урта мәктәптә физика һәм астрономия укытучысы булып эшли. Күпьеллык хезмәте өчен «Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы» исеменә лаек була (1975)[6].
1982 елның 16 февралендә вафат була, Казанның Яңа Татар зиратында җирләнгән. Каберенә Геройның бронза бюсты куелган һәйкәл урнаштырыла (1990 еллар азагында һәйкәл урланган[7]).
Бүләкләре
Чыганак:[3].
- Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз» медале;
- Ленин ордены;
- Кызыл Йолдыз ордены;
- «Одессаны саклаган өчен» медале;
- «Севастопольне саклаган өчен» медале;
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале;
- «Праганы азат иткән өчен» медале;
- «Берлинны алган өчен» медале.
Истәлек
- Геройның исеме 1941–1942 елларда Севастопольне саклаучыларга куелган һәйкәлгә уеп язылган;
- Үзе исән вакытта ук Белоруссиядә һәйкәл куелган (1980);
- 2018 елда Г. С. Үмәркин укыткан Казан шәһәренең 116 нчы лицеена аның исеме бирелә;
- 116 нчы лицей территориясендә Геройга бюст куелган һәм мәктәп музее оештырылган;
- Яңа Татар зиратындагы каберенә бронза бюстлы һәйкәл куелган (1990 еллар азагында бюст вандаллар тарафыннан урланган[8]).
Искәрмәләр
- ↑ Трое татар - героев Советского Союза из Тимошкина: Хамзя Богданов, Абдулхак Умеркин и Али Абдрезаков (рус.). milliard.tatar (25 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ М. З. Хабибуллин. Умеркин Абдулхак Сагитович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Л. О. Кузнецова. Документы А. С. Умеркина в фондах Национального архива Республики Татарстан // Крымский архив, : журнал. — 2016. — № № 1 (20). — С. 89—94.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему составу Красной Армии» от 20 июня 1942 года. Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета (30 июнь 1942). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2021. Архивировано 8 ноябрь 2021 года.
- ↑ Роман Гузенфельд. Смелостью Габдельхака Умеркина восхищались даже генералы. Казанские ведомости (7 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Тимур Латыпов. Не все коллеги знали, что трудятся рядом с Героем Советского Союза… (рус.). БИЗНЕС Online (1 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ «Мы не против, если найдутся меценаты»: дочь Умеркина о восстановлении бюста на могиле Героя [неопр.]. sntat.ru (21 февраль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ «Мы не против, если найдутся меценаты»: дочь Умеркина о восстановлении бюста на могиле Героя (рус.). sntat.ru (21 февраль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
Әдәбият
- Герои боёв за Крым. — Симферополь: Таврия, 1972.
- Герои Советского Союза — наши земляки. — Казань, 1985. — Кн. 3.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
- Ульяновцы в боях за Родину. — 2-е изд. — Саратов, 1964.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Абдулхак Сагитович Умеркин