Абрамова Лилия (Татарка FM)
Лилия Абрамова (Таtarka FM, кыз фамилиясе — Мостафина; 17 декабрь 1969, Ташкент) — блогер, журналист, «Откровенно с Татаркой» проекты авторы[2].
Тормыш юлы
Лилия Абрамова 1969 елның 17 декабрендә Үзбәкстанның Ташкен шәһәрендә зыялылар гаиләсендә туа. Әтисе — «Узплодоовощвинпром» автоколоннасы башлыгы, әнисе Үзбәкстан Мәгариф министрлыгында министр урынбасары булып эшли, ике ир туганы бар[1].
Мәктәпне тәмамлагач, Маннон Уйгур исемендәге Үзбәкстан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтының Актерлык факультетында укый. Аны тәмамлаганнан соң, ел ярым җирле театрда уйнап ала. Республика модельләр йорты каршында оештырылган мода театрына модель булып эшкә урнаша, бер үк вакытта театрның режиссеры да була. Ул ябылгач, үзенең модельлек агентлыгын ача, Үзбәкстанда халыкара мода фестивальләрен уздыру белән шөгыльләнә[3].
1999 елда гаиләсе белән Мәскәүгә күченә. Беренче вакытта Наталья Крачковская мәктәбендә эшли, анда дефиле, актерлык сәнгате, хореография, пластика укыта. Берничә кинопроектта төшә, анда икенчел рольләрне башкара[3].
Блогерлык
Блогер буларак Лилия Абрамова 2015 елда активлаша һәм инставайннар төшерә башлый. Мондый формат язылучылары арасында яратып кабул ителә. Ул төрле төрле комедик образларда чыгыш ясый: романтик мөнәсәбәтләр буенча эксперт-гламур Анжела; төрле киңәшләр бирүче үзбәк хатыны Гуля; актриса Жаклин.
2017 елда Андрей Борисов белән хезмәттәшлек итә башлый, икесе әни-ул ролендә чыгыш ясыйлар, ләкин иҗатка булган караш төрлелеге аркасында, эшләрен туктаталар[1]. Соңрак аның «кызы» — Ирина Гавриленко барлыкка килә.
Гаилә күренешләре, дәртле биюләр һәм юмор Лилиягә социаль челтәрләрдә миллионлаган караулар һәм язылучылар китерә. 2022 елның маенда Instagram да (* Meta Platforms Inc. компаниясе, Россиядә экстремистик оешма дип танылган һәм РФда тыелган) Tatarka FM аккаунты 4 млн язылучы белән юк ителгән, ләкин ул «ВКонтакте» һәм Telegram да шәхси битләрен, шулай ук Rutube һәм YouTube-каналларын актив алып баруын дәвам итә[4].
2023 ел башында Лилия күңел ачу контентыннан кискен генә социаль контентка күчә. Махсус хәрби операция башлангач та, аны хуплавын белдерә һәм Донбасска ярдәм күрсәтә. Аның белән бер үк фикерне уртаклашкан кешеләрдән интервью ала башлый.
2023 елның 16 гыйнварында «Откровенно с Татаркой» авторлык программасының беренче чыгарылышы чыга. Проект киноинтервью форматында тәкъдим ителә һәм YouTube, Rutube каналларында, авторның «Вконтакте» дагы рәсми бергәлегендә чыга[4]. Кунакка, беренче булып, украин музыкаль продюсеры Юрий Бардаш килә. 2024 елның 28 октябрендә чыккан чираттагы тапшыруда RADIO TAPOK тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Россия рок-музыканты Олег Абрамов катнаша. Әңгәмәдә ул 2022 елның февралендә Украинадагы гастрольләре ничек узганын, шулай ук Махсус хәрби операциягә үз мөнәсәбәте турында сөйли[5].
«Юности Граница» дип аталган тагын бер проект Интернетны үстерү институты (ИРИ) һәм «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте ярдәмендә булдырыла. Проектның максаты — фронт яны регионнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр тарихлары белән уртаклашу[6]. 2024 елның октябрь аенда әлеге проектының чираттагы тапшыруын төшерү өчен Курскка бара. Әлеге чыгарылышның герое — 10 яшьлек Платон, ул Курскта яши һәм Россия гаскәрләренә ярдәмгә җәтмәләр үрә[7].
2024 елның декабрь аенда «Лидеры с Лилией Абрамовой» авторлык проектының премьерасы була. Бу — интервьюлар сериясе, анда автор-алып баручы геройларның һөнәри һәм шәхес сыйфатларын, аларның дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тормыш кыйммәтләрен, яшәү рәвешен ача. Беренче чыгарылыш галим-химик, кристаллограф Артем Огановка багышлана[8]. 2025 елның 7 августында челтәрдә чыгарылышның герое «Клиника доктора Шурова» медицина блогы авторы — табиб-нарколог, психиатр Василий Шуров була[9].
Телевидение һәм радио
Популярлыгы арту белән Лилияне телевидениегә күпсанлы чакырулар кабул итә. Әйтик, 2019 елда Tatarka FM «Спокойные ночи, малыши!» һәм «Анекдот-шоу Вадима Галыгина» проектларында төшә. Алга таба төрле шоуларда эксперт сыйфатында чыгыш ясый. Мәсәлән, Андрей Малаховның Елена Блиновскаяга багышланган «Малахов» программасында эксперт буларак чакырыла[10].
2021 елда Лилия Абрамова «Восток FM» радиостанциясе белән хезмәттәшлек итә: «Шутки от Татарки FM» юмористик рубрикасын һәм «Сказки Татарки» программалар циклын алып бара[11].
2023 елның гыйнварында челтәрдә «ДНК героя» документаль проектының Лилия Абрамовага багышланган чыгарылышы була[4].
Берничә популяр җырчыларның клипларында төшә (Natan, «Холостой»[12]; Дима Билан, «Пьяная любовь»[13]; Аня Семенович, «Хочешь»[14]).
Шәхси тормышы
Беренче тапкыр кияүгә 19 яшендә чыга, ләкин гаилә бик иртә таркала. Икенче иренең исеме Дмитрий, алар 1994 елда өйләнешә, никахтан ике уллары Алан белән Натан туа. 2019 елда ир белән хатын аерылышу турында игълан итәләр, әмма бергәләп кече улларын тәрбиялиләр[4].
2021 елда Лилия Абрамова өченче тапкыр кияүгә чыгуы турында белдерә, сайлаган кешесе — спецназчы, кул көрәше һәм пычак белән сугыш буенча инструктор Дмитрий Шумилов. Ир аннан 27 яшькә яшьрәк[15]. Әмма пар бер елдан аерылышулары турында хәбәр итә[16].
Үзенең шәхси тормышы һәм иҗаты турында ул «Tatarka FM. Как влюбить в себя Интернет» дип аталган китабында бәян итә[3][17].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Абрамова Лилия (Татарка FM) (рус.). Глобалмск.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2025.
- ↑ 50-летняя Татарка ФМ из клипа Билана — как выглядит муж блогерши и с кем она снимает комедийные видео (рус.). www.dzen.ru (15 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2025.
- ↑ 1 2 3 Тимур Рахматуллин. Tatarka FM: как звезда вайнов стала тамадой у Билана (рус.). Миллиард татар (2 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Дарья Каримова-Федосеева. Лилия Абрамова. www.24smi.org (15 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.
- ↑ Татьяна Романова. Героем проекта «Откровенно с Татаркой» стал российский рок-музыкант Олег Абрамов. Лента.ру (30 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2025.
- ↑ Маленькие герои, которые совершают серьезные поступки. В сети вышел трогательный проект о детях и подростках, приближающих Победу (рус.). www.kp.ru (29 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2025.
- ↑ «Наш Курск – это тот Курск, который мы знаем со времён ВОВ»: Татарка FM дала интервью «МК в Черноземье». chr.mk.ru (15 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2025.
- ↑ Татьяна Романова. Химик Оганов стал героем премьерного выпуска проекта «Лидеры с Лилией Абрамовой» (рус.). lenta.ru (19 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2025.
- ↑ Татьяна Романова. Героем нового выпуска «Лидеры с Лилией Абрамовой» стал врач-нарколог Василий Шуров. Лента.ру (7 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2025.
- ↑ «Как можно такие деньги показывать?»: тетя и папа марафонщицы Блиновской впервые высказались о ее задержании. www.76.ru (12 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.
- ↑ Татарка ФМ стала голосом радиостанции «Восток FM» (рус.). www.woman.ru (2 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2025.
- ↑ Natan — Холостой (Премьера клипа, 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 03.04.2025.
- ↑ Дима Билан & Polina — Пьяная любовь (премьера клипа, 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 03.04.2025.
- ↑ Аня Семенович — Хочешь (Премьера клипа, 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 03.04.2025.
- ↑ «Мы посовещались, и он решил»: 51-летняя Tatarka FM выходит замуж за бойфренда вдвое моложе себя (рус.). www.radiokp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2025.
- ↑ «Я достаточно пропиарила этого человека». Блогерша Tatarka FM рассказала правду о разводе с пермяком (рус.). www.v-kurse.ru (14 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2025.
- ↑ Лилия Абрамова. Tatarka FM. Как влюбить в себя Интернет. — М.: Эксмо, 2020.