Абруй Сәйфи

Абруй Сәйфи (18905 февраль 1960(1960-02-05)[1]) — педагог, журналист, тәрҗемәче, язучы. 1905-1912 елларда Иске Татар Әдәмсуы, Әҗе авылларында һәм Әстерхан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укыта.[2] 1912 елдан журналистлык эшендә, мәкаләләре «Аң», «Идел», «Кояш», «Вакыт», «Эшче», «Татарстан» гәҗит-журналларында басыла. 1917 елның февраленнән Мөселман социалистлар комитетында. 1920 елдан ВКП(б)ның җирле оешмаларында эшли. «Азат хатын» журналын оештыручылардан һәм аның хезмәткәрләреннән берсе (1926-1928). Антон Чехов, Анри Барбүс хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә. Татар хатын-кызлары хәрәкәте турындагы китаплар авторы. Репрессияләнә, 1957 елда аклана.[3]

Шулай ук карагыз

    Искәрмәләр

    1. 1 2 Татар энциклопедиясе — 2002.
    2. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 5. Р — Т
    3. http://www.millattashlar.ru/index.php/Сайфи_Абруй_Саляховна