Австралиядә Һинд дине
Демография
| Ел | Сан |
|---|---|
| 1986 | 21500 |
| 1991 | 43580 |
| 1996 | 67270 |
| 2001 | 95473 |
| 2006 | 148 123 |
| 2011 | 275534 |
| 2016 | 440 300 |
Һинд дине Австралиянең төп диннәренең берсе, аның 440 300 тарафдары бар, бу 2016 ел халык санын алу буенча халыкның 1,9%-ын тәшкил итә, бу 2011 халык санын алу буенча 275 000 кеше белән, Австралиянең халкының 1,3%-ына караганда үсеш.[1] (2006 ел халык санын алу буенча 148119-га караганда үсеш).[2] Һинд дине Австралиянең иң тиз үсүче диннәрнең берсе, күбесенчә иммиграция сәбәпле.[3] Һинд дине шулай ук Австралиядә иң яшь диннәрнең берсе, Һинд дине тарафдарларының тәңгәл килә торган рәвештә 34% һәм 66%-ы 14 һәм 34 яшьтән яшьрәк.[4]
19-ынчы гасырда Британиялеләр беренче мәртәбә Австралиялеләрне Һинд дине тарафдарларын мамык һәм шикәр плантацияләрендә эшләү өчен китергән. Күпләр калган һәм эшмәкәрләр, дөя йөртүчеләр, сәүдәгәрләр һәм кечкенә авыл җәмәгатьләрендә сатучылар булып эшләгән. Хәзерге көндә Һинд дине тарафдарлары медицина, инженерлык, сәүдә һәм мәгълүмат технологияләре кебек өлкәләрдә белгечләр булып тора. Австралия Һинд дине тарафдарлары күбесенчә Һиндстан, Шри Ланка, Фиджи, Малайзия, Сингапур, Непал һәм Фиджи чыгышлы, шул ук вакытта кайберәүләр Синдхтан. Австралия Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Көнчыгыш Яр буенда яшиләр һәм Мельбурн һәм Сидней шәһәрләрендә урнашкан. 2016 ел халык санын алу буенча Һинд дине тарафдарлары халкы 440 310 кеше булган, шуларның 39%-ы Зур Сиднейда яшәгән, 29%-ы Зур Мельбурнда яшәгән, һәм 8% Зур Брисбенда һәм Зур Пертта. Иң зур Һиндулар нисбәте булган штатлар һәм территорияләр - Австралия Башкала Территориясе (2,57%) һәм Яңа Көньяк Велс (2,43%), ә иң түбәне Куинслэндта (0,98%) һәм Тасманиядә (0,50%).[5] Җәмәгать буларак Һинд дине тарафдарлары чагыштырмача тыныч һәм башка халык белән гармониядә яшиләр. Алар күпсанлы гыйбадәтханәләр һәм башка дини очрашу урыннарын нигезләгәннәр һәм күпчелек Һинд дине бәйрәмнәрен үткәрәләр.
| Ел | Процент | Артыш |
|---|---|---|
| 1986 | 0.14% | - |
| 1991 | 0.25% | +0.11% |
| 1996 | 0.38% | +0.13% |
| 2001 | 0.51% | +0.13% |
| 2006 | 0.75% | +0.24% |
| 2011 | 1.28% | +0.53% |
| 2016 | 1.90% | +0.62% |
Вакыт сызыгы
Түбәндәге даталар Һинд дине килүен кыскача тасвирлый.
- безнең эраның 300-енче еллары - Индонезия Һинд дине тотучы сәүдәгәрләре Австралия Аборигеннары белән контактка керәләр.
- 1788 – Австралиягә Бенгалия култыгыннан сәүдә корабларында Һиндле экипажлар килә.[6]
- 1816 – Калькутта портыннан Европа өйләрендә эшләүче йорт хезмәткәрләре Сиднейда эш эзләп киткәннәр.
- 1844 – Элек Һиндстанда эшләгән П. Фриэлл Һиндстаннан хатыннарны һәм балаларны кертеп 25 йорт эшчесен китергән.[7]
- 1850s – Синдх сәүдәгәре, Шри Памулл, Мельбурнда опал сәүдәсен ачкан, ул уңышлы булып аның өченче һәм дүртенче буын токымнарына кадәр яшәгән.[8]
- 1857 – Викториядә халык санын алу 277 Һинд дине тарафдарын күрсәткән. Алтын эзләү бизгәге елларында Австралиягә Викториядәге алтын приискларына күп Һиндлеләр килгән.
- 1893 – Халык санын алу күрсәткәнчә Яңа Көньяк Велста 521 Һинд дине тарафдары эшләгән.
- 1901 – Австралиядә 800 тирәсе генә Һиндле яшәгән, күпчелеге Яңа Көньяк Велста һәм Куинслэндта яшәгән.
- 1911 – Халык санын алу тулаем илдә 3698 Һинд дине тарафдары санын күрсәткән.[9]
- 1921 – Австралиядә 2200-дән азрак Һинд дине тарафдары яшәгән.
- 1971 – Австралиягә Свами Прабхупада килә һәм Сиднейда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Үзәген нигезли.[10]
- 1977 – Австралиядә беренче Һинд дине гыйбадәтханәсе Шри Мандир Гыйбадәтханәсе төзелгән. Ул өч тугъры тарафыннан нигезләнгән: Доктор Прем Шанкар (Уҗһани, Уттар-Прадеш), Доктор Падманабн Шриндхар Прабху һәм Доктор Ананд ул Яңа Көньяк Велста Обурнда иске йортны сатып алып аны гыйбадәтханәгә әверелдерү өчен $12000.00 түләгән.[11][12]
- 1981 – Халык санын алу Викториядә 12 466 Һинд дине тарафдарын, ә Яңа Көньяк Велста 12 256 Һинд дине тарафдарын күрсәткән бу тулаем илдә 41 730 кешедән.
- 1985 – Шайва Манрам Һинд дине җәмгыяте нигезләнгән булган, бу Ходай Мурукан гыйбадәтханәсен төзү өчен. Hindu society, the Saiva Manram, was formed to build a temple for Lord Murukan. Баштан ук Ходай Муруканны "Сидней Муруканы" дип атаганнар. Шайва Манрам якынча ун ел авыр эшләп Ходай Мурукан гыйбадәтханәсен төзегән.
- 1986 – 1986 ел халык санын алу буенча, Австралиядә Һинд дине тарафдарлары саны 21 000 - дән арткан.
- 1991 – 1991 ел халык санын алу буенча, Австралиядә Һинд дине тарафдарлары 43 000 - нән арткан.
- 1996 – Һиндстанда туган Һинд дине тарафдарлары Австралиядә барлык Һинд дине тарафдарларының 31 процентын тәшкил иткән. Әмма халык санын алу Австралиядә 67270 Һинд дине тарафдары яшәгәнен күрсәткән.[13]
- 2001 – 2001 ел халык санын алу буенча, Австралиядә Һинд дине тарафдарларының саны 95 000-нән арткан.[14]
- 2003 – Шри Карфага Виньякар Гыйбадәтханәсе нигезләнгән булган бу Ходай Ганеша/Ганапати/Виньякар гыйбадәтханәсен төзү өчен. "www.vinayakar.org.au"
- 2006 – 2006 ел халык санын алу буенча Австралиядә Һинд дине тарафдарлары 145 000-нән арткан.[15]
- 2011 – 2011 ел халык санын алу буенча, Австралиядә Һинд дине тарафдарларының саны 275 000 - нән арткан.[16]
- 2015 – Даниэль Мухей Австралиянең Бхагават Гитада антны китергән Австралия Парламент Әгъзасы була.[17]
Штат/Территория буенча Һинд дине тарафдарлары
2011 ел халык санын алу Яңа Көньяк Велстан кала барлык штатларда 2006 елга караганда Һинд дине тарафдарлары саны икеләтә арткан.
| Штат/Территория | 2016 Халык Санын Алу буенча Халык саны | 2016 Халык Санын алу буенча процент | Population 2011 Халык санын Алу буенча Халык саны | 2011 Халык Санын алу буенча Процент | 2011–2016 Үсеш | Искәрмә |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Яңа Көньяк Велс | 181,402 | 2.4% | 119,843 | 1.7% | +61,559 | [18] |
| Виктория (Австралия) | 134,939 | 2.3% | 83,102 | 1.6% | +51,837 | [19] |
| Куинслэнд | 45,961 | 1.0% | 28,609 | 0.7% | +17,352 | [20] |
| Көнбатыш Австралия | 38,739 | 1.6% | 21,048 | 0.9% | +17,691 | [21] |
| Көньяк Австралия | 22,922 | 1.4% | 13,616 | 0.9% | +9,306 | [22] |
| Австралия Башкала Территориясе | 10,211 | 2.6% | 6,053 | 1.7% | +4,158 | [23] |
| Төньяк Территория | 3,562 | 1.6% | 1,642 | 0.8% | +1,920 | [24] |
| Тасмания | 2,554 | 0.5% | 1,608 | 0.3% | +946 | [25] |
| Штат/Территория | 2011 Халык санын алу буенча халык саны | 2011 Халык санын алу буенча процент | 2006 Халык санын алу буенча халык саны | 2006 Халык санын алу буенча процент | 2006–2011 Артыш | Искәрмә |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Яңа Көньяк Велс | 119,843 | 1.7% | 73,717 | 1.1% | +46,126 | [26] |
| Виктория (Австралия) | 83,102 | 1.6% | 42,248 | 0.9% | +40,854 | [27] |
| Куинслэнд | 28,609 | 0.7% | 14,040 | 0.4% | +14,569 | [28] |
| Көнбатыш Австралия | 21,048 | 0.9% | 8,110 | 0.4% | +12,938 | [29] |
| Көньяк Австралия | 13,616 | 0.9% | 5,114 | 0.3% | +8,502 | [30] |
| Австралия Башкала Территориясе | 6,053 | 1.7% | 3,289 | 1.0% | +2,764 | [31] |
| Төньяк Территория | 1,642 | 0.8% | 536 | 0.3% | +1,106 | [32] |
| Тасмания | 1,608 | 0.3% | 784 | 0.2% | +824 | [33] |
Файл:Hinduism in Sydney.png
2011 ел халык санын алу буенча Сидней Метрополитанда Һинд дине.
Файл:Hinduism in Adelaide.png
Австралиядә 2011 ел Халык Санын Алу буенча Әделайдта Һинд дине.
Австралиядә Һинд дине гыйбадәтханәләре
Демография
2006 ел халык санын алу буенча, Һиндстанда туган Австралиялеләрнең 44,16%-ы Һинд дине тарафдарлары булган, 47,20%-ы Фиджида туган булган, 1,84%-ы Индонезиядә туган булган, 3,42%-ы Малайзиядә булган һәм 18,61%-ы Шри Ланкада туган булган.[34]
Телләр
Австралия Һинд дине тарафдарларының 17%-тан азрагы өйдә инглизчә сөйләшәләр. Түбәндә Австралия Һинд дине тарафдарлары өйдә нинди телдә сөйләшкәннәре күрсәтелгән:[35]
| Тел | 2011 ел | 2016 ел | Үзгәреш |
|---|---|---|---|
| Тулаем | 275,534 | 440,300 | 59.80% |
| Хинди | 81,892 | 119,284 | 45.66% |
| Инглиз теле | 39,800 | 58,855 | 47.88% |
| Тамил | 36,940 | 53,766 | 45.55% |
| Непали | 21,766 | 50,629 | 132.61% |
| Гуҗарати | 29,250 | 45,884 | 56.87% |
| Телугу | 16,717 | 30,723 | 83.78% |
| Пәнҗаби | 9,442 | 16,546 | 75.24% |
| Малаялам | 5,938 | 11,687 | 96.82% |
| Маратхи | 8,774 | 11,589 | 32.08% |
| Каннада | 5,383 | 8,783 | 63.16% |
| Бенгали | 5,685 | 8,481 | 49.18% |
| Көньяк Азияле | 3,531 | 3,770 | 6.77% |
| Индонезия теле | 1,171 | 1,755 | 49.87% |
| Француз теле | 1,180 | 1,401 | 18.73% |
| Фиджи Хиндустани | 572 | 1,257 | 119.76% |
| Маврикий Креол теле | 514 | 883 | 71.79% |
| Конкани | 609 | 845 | 38.75% |
| Ория | 282 | 694 | 146.10% |
| Һинд-Арий | 1,988 | 633 | -68.16% |
| Малай | 435 | 591 | 35.86% |
| Тулу | 348 | 543 | 56.03% |
| Синдхи | 277 | 521 | 88.09% |
| Ассам теле | 165 | 302 | 83.03% |
| Вьет теле | 109 | 225 | 106.42% |
| Фиджи теле | 129 | 213 | 65.12% |
| Сингал теле | 232 | 163 | -29.74% |
| Итальян теле | 158 | 158 | 0.00% |
| Бали теле | 129 | 156 | 20.93% |
- Таблицаларда саннар өтерләр белән өчәр разрядларны аерып кую өчен күрсәтелгән
- Вакланмалы саннарда нокта белән вакланмалы өлеше бүленеп күрсәтелгән
Сурәтләр
Искәрмәләр
- ↑ Megan Levy. Snapshot of a nation: What the census revealed about us. Theage.com.au (13 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2017.
- ↑ 2006 Census Table : Australia. Censusdata.abs.gov.au. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2013.
- ↑ Melbourne's fastest-growing religion. Theage.com.au (30 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2013.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-03-23, retrieved 2018-03-11
- ↑ Census TableBuilder - Dataset: 2016 Census - Cultural Diversity. Australian Bureau of Statistics – Census 2016. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2017. Архивировано 14 гыйнвар 2023 года.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-04-30, retrieved 2018-03-11
- ↑ http://nriol.com/indiandiaspora/australia-indians.asp
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-24, retrieved 2018-03-11
- ↑ http://digitalcommons.butler.edu/cgi/viewcontent.cgi?article=1179&context=jhcs
- ↑ http://iskconnews.org/early-disciples-celebrate-forty-years-of-iskcon-in-australia,2635/
- ↑ http://www.srimandir.org/aboutus/history
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-26, retrieved 2018-03-11
- ↑ http://www.abs.gov.au/AUSSTATS/abs@.nsf/7d12b0f6763c78caca257061001cc588/6ef598989db79931ca257306000d52b4!OpenDocument
- ↑ http://www.ncls.org.au/default.aspx?sitemapid=338
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-24, retrieved 2018-03-11
- ↑ http://www.visareporter.com/news-article/hinduism-fastest-growing-religion-in-australia
- ↑ http://www.smh.com.au/nsw/labor-mlc-daniel-mookhey-makes-australian-political-history-by-swearing-on-the-bhagavad-gita-20150512-ggzo9a.html
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=100&EndYear=2011
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=110&EndYear=2011
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=120&EndYear=2011
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=140&EndYear=2011
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=130&EndYear=2011
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=170&EndYear=2011
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=160&EndYear=2011
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=150&EndYear=2011
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=100&EndYear=2006
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=110&EndYear=2006
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=120&EndYear=2006
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=140&EndYear=2006
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=130&EndYear=2006
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=170&EndYear=2006
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=160&EndYear=2006
- ↑ http://profile.id.com.au/australia/religion?WebID=150&EndYear=2006
- ↑ 2914.0.55.002 2006 Census Ethnic Media Package (Excel download). Census Dictionary, 2006 (cat.no 2901.0). Australian Bureau of Statistics (27 июнь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2008.
- ↑ Census 2011 Australia | ABS Population Income | SBS Census Explorer. Sbs.com.au. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2013. Архивировано 17 июль 2013 года.
Сылтамалар
- http://www.chinmaya.com.au
- Hindu Council of Australia an umbrella organisation
- Vishva Hindu Parishad of Australia
- Hinduism Summit Melbourne(үле сылтама)
- Hindu Community Council of Victoria (HCCV) 2018 елның 11 март көнендә архивланган.
- The Hindu Temple and Cultural Centre ACT
- Purohit Services 2010 елның 26 июнь көнендә архивланган.
- Religious Services 2009 елның 14 октябрь көнендә архивланган.
- Hindu Temples in Australia
- Hindu Swayamsevak Sangh
- [1] 2016 елның 9 гыйнвар көнендә архивланган.
- [2]