Авыл көнкүреше (журнал, Минзәлә)

«Авы́л көнкүреше́» - айлык авыл хуҗалыгы журналы. ВКП(б)ның Минзәлә канткомы органы. 1925-26 елларда Минзәлә шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Журнал битләрендә авыл хуҗалыгын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелә, игенчелек, терлекчелек, умартачылык, яшелчәчелек тармаклары буенча киңәшләр басыла. Рубрикалары: «Терлекчегә киңәшләр», «Умартачыга киңәшләр», «Файдалы киңәшләр» һ.б.

Чыганаклар

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.