Агота Кристоф

Агота Кристоф (маҗар. Agota Kristof; 1935 елның 30 октябре2011 елның 27 июле) — француз телендә иҗат иткән Швейцария язучысы. Чыгышы буенча маҗар. Готфрид Келлер исемендәге (2001) һәм Фридрих Шиллер исемендәге (2005) әдәби премияләр иясе.

Ул 1935 елның 30 октябрендә Маҗарстанда туа. 1956 елда, коммунизмга каршы инкыйлаб бастырылгач, Швейцариягә күчә. Анда ул француз телен үз итә.

1986 елда ул «Le grand cahier» («Калын дәфтәр») исемле беренче романын бастыра. Роман җылылык белән кабул ителә, утыздан артык телгә тәрҗемә ителә. Соңрак аның дәвамы да языла.

Гомеренең соңгы елларында әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнмәгән. 2011 елның 27 июлендә үзенең Нойшательдагы йортында вафат була.

Библиография

  • 1986: Le grand cahier (Калын дәфтәр)
  • 1988: La preuve (Дәлил)
  • 1991: Le troisième mensonge (Өченче ялган)
  • 1998: L'Heure grise et autres pièces
  • 1995: Hier (Кичә)
  • 2004: L'analphabète
  • 2005: C'est égal (Барыбер)
  • 2006: La trilogie des jumeaux

Сылтмалар