Агулы үсемлекләр
Агулы үсемлекләр (рус. Ядови́тые расте́ния) — үз составындагы матдәләрнең кеше һәм йорт хайваннары организмы өчен җитди потенциаль куркыныч тудыруы кебек гомуми үзенчәлек белән берләштерелгән, шактый төрле үсемлекләр төркеме[1].
Агулы үсемлекләрне (һәм гомумән барлык агулы организмнарны) өйрәнү агулануларны кисәтү һәм дәвалау ноктасыннан да, гомумән тере табигать эволюциясен аңлау ягыннан да мөһим, чөнки агулылык яшәү өчен көрәштә иң мөһим механизмнарның берсе булып тора[1]. Агулы организмнарга карата җитди фәнни һәм практик кызыксынуның тагын бер сәбәбе — аларның күбесенең табигый биологик актив матдәләрнең мөһим чыганагы булуы[1].
Агулы үсемлекләрнең классификациясе
Агулы үсемлекләрнең төп тәэсир итүче матдәләре — алкалоидлар, гликозидлар (шул исәптән сапониннар), эфир майлары, органик кислоталар һәм башкалар[2]. Алар гадәттә үсемлекнең барлык өлешләрендә, яисә төрле өлешләрендә төрле күләмдә була ала[2].
Химик төзелеше буенча түбәндәге төркемнәргә бүленә[3]:
- алкалоидлар — иң киң таралган төркем. Азотлы кушылмалар, еш кына нерв системасына тәэсир итә. Бу төркемгә аю көпшәсе (аконит), люпин, аксыргак, агулы сутамыр, тилебәрән, эт җиләге, тилерткеч, мәк кебек үсемлекләр керә[3]. Алкалоидларга бай семьялыклар — казаякчалар, мәкчәләр, паслёнчалар[2];
- гликозидлар — шикәр компонентын үз эченә алган кушылмалар. Алар арасында йөрәк гликозидлары (уймак чәчәк, энҗе чәчәк, тал гөле) аеруча әһәмиятле. Цианоген гликозидлар (сорго, судан үләне) аерым куркыныч тудыра[3];
- токсальбуминнар — агулы аксымнар. Органик кислоталар һәм эфир майлары (балтырган, әрем, чиста төймәгөл).
Яшелчәдә, салатта, чәйдә яки тәмләткеч буларак кулланыла торган үсемлекләр белән агулану очраклары билгеле[4].
Агулы үсемлекләр һәм кеше
Агулы үсемлекләрнең организмга тәэсире эчке (агулану) һәм тышкы (мәсәлән, балтырганга кагылганда тире пешүе) булырга мөмкин. Агулану хәлсезлеккә, баш авыртуына, баш әйләнүгә, тамак кибүгә, эч авыртуга, косуга, эч китүгә, күрү һәм ишетү сәләтенең бозылуына, ә аеруча авыр очракларда — параличка һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Агулану билгеләре барлыкка килү вакыты да төрлечә: үсемлекләрнең организмга тәэсире берничә минутттан башлап күп айлар узгач кына сизелә башларга да мөмкин[5].
Агулы үсемлекләрнең кеше организмына эләгүе, гадәттә, игътибарсызлык яки саксызлык һәм артык кызыксынучанлык белән бәйле. Агулы үсемлекләрнең аерым өлешләренең ашарга яраклы үсемлекләрнең тышкы яктан охшаш өлешләренә охшашлыгы аркасында, мәсәлән, башлы суган суганчасына охшаган нәркизнең агулы суганчалары аш бүлмәсенә эләгергә, ә бакчада үстерелә торган ашарга яраклы үләннәр белән бергә салатка игътибарсызлык аркасында кайбер агулы үләннәрнең (мәсәлән, тап-тап үлән, эт петрушкасы, төрле лютик төрләре, алар арасында агулы лютик аеруча куркыныч) яфраклары да кушылырга мөмкин; кыр сарымсагы урынына ялгыш җыелган көзчелчек белән үлемгә китергән агулану очраклары да билгеле. Балалар булган дача кишәрлекләрендә агулы декоратив үсемлекләрне, бигрәк тә игътибарны җәлеп иткән (ачык төсле, хуш исле) чәчәкләре, җимешләре яки орлыклары булганнарын, гомумән утыртырга киңәш ителми[5].
Кайбер үсемлекләр кеше өчен куркыныч, ләкин хайваннар өчен тулысынча ашарга яраклы: мәсәлән, кеше өчен үлемгә китерә ала торган эт җиләге йорт куяннары сәламәтлегенә зыян китерми[5].
Профилактика
Агулы үсемлекләр белән агулануның иң ышанычлы ысулы — профилактика чараларын үтәү. Профилактика түбәндәге гади кагыйдәләрдән тора[6][7][8]:
- таныш булмаган үсемлекләрнең җиләкләрен, яфракларын, сабакларын һәм орлыкларын ашамау;
- таныш булмаган үсемлекләргә кагылу, алардан чәчәк бәйләмнәре ясау, бәйләвечләр үрү шулай ук күз яки тире аша агулануга, аллергик реакциягә яки пешүгә китерергә мөмкин;
- тирә-якның иң киң таралган агулы үсемлекләреннән хәбәрдар булу һәм балаларга да өйрәтү мөһим;
- кечкенә балаларны табигатьтә күзәтүсез калдырмау шарт;
- җиләк-җимеш, яшелчә һәм салат өчен үләннәр җыйганда, аларны агулы үсемлекләрдән аерып, бары тик яхшы таныш булганнарын гына җыю мөһим.
Агулы декоратив үсемлекләрне (бигрәк тә балалар булган өйләрдә) ябык шартларда үстерү куркыныч тудыра. Мондый үсемлекләр белән эш иткәндә перчаткалар кию, махсус кораллар куллану, эштән соң кулларны сабын белән юу мәҗбүри[9].
Агуланганда беренче ярдәм
Агулануның беренче билгеләре булганда, табибка мөрәҗәгать итү зарур[4][5]. Табиб килгәнче, түбәндәге гамәлләр башкарыла[10][11]:
- авыр очракларда шунда ук 112 яки 03 номерына шалтырату зарур;
- тиредән агулы матдәне юып төшерү, авыз һәм күзләрне юу мөһим;
- ашкайнату системасын чистарту. Агулы үсемлекне йотканда, ашказаны юудырыла (тик аңын югалткан очракта ясамыйлар). Косу китереп чыгару өчен, тел тамырына басалар. Бу агуланганнан соң 1 сәгать эчендә иң файдалы юл санала. Косудан соң күмер таблеткалары (сорбент) һәм су эчү (2-3 стакан) мөһим.
Аерым очракларда беренче ярдәм үзенчәлекләре:
- тилебәрән яисә тилерткеч белән агуланганда ашказанын сода эремәсе (бер стакан суга 1 аш кашыгы сода) яки калий перманганатының алсу эремәсе белән юалар, эчәргә күмер бирәләр[10];
- кәнә үләне (клещевина) орлыклары белән агуланганда — ашказанын күп тапкырлар юалар, күмер белән клизма ясыйлар[10];
- балтырган белән контактта булганда тире өслеген сабынлы су белән юып коры бәйләвеч салалар.
Әлеге очракларда зарар күрүчене госпитализацияләү таләп ителә[10].
Агулы үсемлекләрне куллану
Агулы үсемлекләр, куркыныч булуларына карамастан, фән һәм практикада мөһим урын алып тора.
Медицинада куллану
Агулы үсемлекләрдәге матдәләрдән күп кенә дарулар ясала:
- тилерткеч (белладонна) — атропин һәм скополамин чыганагы. Атропин күз табибларында күз карасын киңәйтү өчен, йөрәк авыруларында (брадикардия) һәм органофосфат агулануында антидот буларак, скополамин диңгез авыруы профилактикасында кулланыла[12];
- уймак чәчәк (наперстянка) — йөрәк гликозидлары (дигоксин) чыганагы, йөрәк җиткелексезлеген дәвалауда кулланыла[4];
- аконит — аконитин, традицион кытай медицинасында авыртуны басу өчен кулланыла;
- мәк — морфин, кодеин, авыртуны басу өчен;
- стрихнин — көҗәлә орлыкларыннан алына, үзәк нерв системасын ярсыту өчен;
- аксыргак (чемерица) — алкалоидлар (протовератрин), кан басымын төшерү өчен;
- энҗе чәчәк (ландыш) — конваллятоксин, карвален, йөрәк эшчәнлеген көйләү өчен[3].
Агулы үсемлекләрдәге матдәләр авыртуны басу, ялкынсынуга каршы, кан басымын көйләү, йөрәк аритмиясен дәвалау өчен кулланыла. Аларны кулланганда дозаны катгый контрольдә тоту таләп ителә[13].
Россиянең урта полосасында киң таралган агулы үләннәр
Россиянең урта полосасы үсемлекләре арасында түбәндәге төрләр киң таралган[5]:
- тилебәрән (рус. белена, лат. Hyoscyamus);
- эт җиләге (рус. белладонна, лат. Atropa belladonna);
- тапчыл олы балтырган рус. болиголов пятнистый, лат. Conium maculatum);
- Сосновский балтырганы (рус. борщевик Сосновского, лат. Heracléum sosnówskyi);
- су балтырганы (рус. вех ядовитый, лат. Cicuta virosa);
- Дүрт яфраклы карга күзе (рус. вороний глаз четырёхлистный, лат. Paris quadrifolia);
- кәнә уты (рус. клещевина обыкновенная, лат. Ricinus communis);
- Лобель күке үләне (рус. чемерица Лобеля, лат. Veratrum lobellianum).
Алар белән агулану үлемгә китерергә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә
Татарстан Республикасы территориясендә кеше һәм хайваннар сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра торган агулы үсемлекләрнең берничә төре таралган. Алар арасында табигый флора вәкилләре дә, инвазив төрләр дә бар.
Татарстан флорасында агулы үсемлекләр төрле экосистемаларда очрый. Мәсәлән, цикута — республика территориясендә бер төр белән (лат. Cicuta virosa) тәкъдим ителгән үсемлек. Ул сазлы болыннарда, торфлы һәм кыяклы сазлыкларда, елга култыкларында үсә[16]. Бөтен өлешләрендә цикутотоксин смоласы бар, ул кешедә һәм хайваннарда авыр, еш кына үлемгә китерүче агулану китереп чыгара. Үсемлек биеклеге 60—120 см, июнь—август айларында чәчәк ата. Цикутотоксин тын алу үзәген томалап, үлемгә китерә[16].
Бүре җиләге (рус. волчник), болыннарда, урманнарда, елга буйларында очрый[17]. Ачык кызыл җиләкләре белән аерылып тора торган куак яисә агач. Үсемлек согы тирегә төшкәндә авырту, кызару, шешенү, хәттә эренле яралар китереп чыгара. Берничә төре билгеле[16].
2024 ел торышы буенча Сосновский балтырганы Татарстанда иң күп үсә торган районнар: 745,3 га мәйдан белән Биектау районы беренче урында тора. Балтач районы (152,5 га) икенче урында, Питрәч (111 га) — өченче, Арча (63,3 га) һәм Әгерҗе (63,04 га) районнары аның артыннан бара[18]. 2024 елда республиканың 30 районында бу үсемлек 1,38 мең га мәйданны били[18]. 2025 ел торышы буенча бу саннар түбәндәгечә үзгәргән: Биектау районында – 699 га, Казанда – 385 га якын, Питрәч районында – 157 га, Балтач районында 152 га[19][20].
Балтырганга каршы көрәшнең нәтиҗәле чаралары — даими чабу, сөрү, урынына кыяклы һәм кузаклы үләннәр чәчү. Үсемлекнең тамыры 3—7 см тирәнлектә урнашканы өчен, туфракны кимендә 10 см тирәнлеккә эшкәртү кирәк[18].
Тилебәрән (рус. белена) — икееллык үләнчел үсемлек, чәчәк аткан вакытта аеруча агулы. Бөтен үсемлек йомшак төкчәләр белән капланган. Җимеше — соргылт-кара төстәге тартмачык, мәк орлыгы белән бутарга мөмкин. Җиңел агуланганда авыз корылыгы, сөйләм һәм йоту функциясе бозылуы, күз карасы киңәю, тире кызаруы, дулкынлану, саташу һәм галлюцинацияләр күзәтелә. Авыр очракларда ориентация югала, температура күтәрелә, сулыш үзәге блокадасы барлыкка килергә мөмкин[16].
Түндербаш (рус. болиголов) — икееллык үләнчел үсемлек, биеклеге 60—80 см, сабагы кызгылт-көрән таплар белән капланган. Чәчәкләре ак, вак, зонтикка җыелган. Республикада урман кырыйларында, сулы болыннарда, юл буйларында, буш урыннарда үсә. Агулану очраклары билгеле[16].
Эт җиләге (балдыган; рус. белладонна) — күпьеллык үләнчел үсемлек, биеклеге 1—2 м. Чәчәкләре керәнфил төстә, кыңгырауны хәтерләтә. Татарстанда имәнлекләрдә очрый[16].
Карга күзе (рус. вороний глаз) — 15—30 см биеклектәге үлән, дүрт яфрагы сабак очында урнашкан, чәчәге яшелсыл-сары, җимеше — кара шарсыман җиләк. Бөтен өлешләре агулы. Кара җиләк (рус. черника) яки күк җиләк (рус. голубика) белән бутарга мөмкин[16].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Орлов и др., 1990
- ↑ 1 2 3 Ядовитые растения (рус.). library.by (2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Отравление ядовитыми растениями: признаки, первая помощь, лечение, профилактика в домашних условиях (рус.). KP.ru (9 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Отравление растениями (рус.). MSD Manuals (1 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Коновалова, Шевырева, 2011
- ↑ Памятка по профилактике отравлений ядовитыми растениями (рус.). sosnovoborsk-city.ru (24 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ Предупреждение отравлений пищевыми продуктами, отравлений ядовитыми растениями и грибами (рус.). medportal.grodnouzo.gov.by (5 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ О профилактике отравлений дикорастущими растениями (рус.). Управление Роспотребнадзора. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ Что если ребенок отравился ядовитым растением (рус.). doktor-gagarina.ru (3 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Инструкция по оказанию первой помощи детям при отравлениях ядовитыми растениями и грибами (рус.). Инфоурок (10 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ Отравление растениями: симптомы и действия (рус.). gob03.ru (7 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ Три «магических» растения, которые спасли тысячи жизней: что на самом деле скрывают «ведьминские травы» (рус.). doctorpiter.ru (31 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ Михеева, М. О.; Копылова, Е. В. Лекарственные и ядовитые растения (рус.). Юный ученый (2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ Аллаева А., Дурдыева Дж., Хабибуллаева А., Бердимырадов Н. Использование фитопрепаратов против вредителей сельскохозяйственных культур // Символ науки : журнал. — 2024. — С. 39-40.
- ↑ Растения-репелленты (рус.). kmvl23.ru (28 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Закиров, Ф. Д. Агулы үсемлекләр: Татарстанда үсә торган агулы үсемлекләр һәм агулануларны кисәтү чаралары (фитотоксикология нигезләре). Казан: Татарстан китап нәшрияты (2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2026.
- ↑ Үсемлекләр дөньясы. Татар энциклопедиясе. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Татарстанда агулы балтырган үләне иң күп үскән район билгеле булды. Татар-информ (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2026.
- ↑ Питрәч районында балтырган белән зарарланган җирләрнең мәйданы арту күзәтелә. pestrecy-rt.ru (5 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ Борщевик захватывает Татарстан: новый закон не решит проблему без системного подхода (рус.). Реальное время (1 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
Әдәбият
- Ядовитые растения // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Кречетович Л. М. Ядовитые растения, их польза и вред. — М.—Л.: Сельхозгиз, 1931. — 317 с.
- Энциклопедический словарь лекарственных, эфирномасличных и ядовитых растений / Ред.-сост. Г. С. Оголевец; Науч. ред.: проф. В. В. Вильямс и др.. — М.: Сельхозгиз, 1951. — 488, [40] с. — 25 000 экз.
- Фруентов Н. К., Кадаев Г. Н. Ядовитые растения: Медицинская токсикология растений Дальнего Востока / Под ред. д-ра мед. наук, проф. И. И. Брехмана. — Хабаровск: Кн. изд-во, 1971. — 256 с.
- Орлов Б. Н., Гелашвили Д. Б., Ибрагимов А. К. Ядовитые животные и растения СССР: Справ. пособие для студентов вузов по спец. «Биология». — М.: Высшая школа, 1990. — 272 с. — 230 000 экз. — ISBN 5-06-001027-9.
- Зориков П. С. Ядовитые растения леса : учеб. пособие / Отв. ред. В. Д. Чернышёв. — Владивосток: Дальнаука, 2005. — 120 с. — ISBN 5-8044-0524-1.
- Коновалова Т. Ю., Шевырева В. А. Ядовитые растения: Атлас-определитель. — М.: ЗАО «Фитон+», 2011. — 112 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-93457-372-1.