Азат Әхтәмов

Азат Зиннәт улы Әхтәмов (рус.  Азат Зиннатович Ахтямов; 4 гыйнвар 1957, Аскар, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 2015 елдан Башкортстан урман хуҗалыгы министры урынбасары. Башкорт АССРының 12 нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Милләте — башкорт.

Тормыш юлы

1957 елның 4 гыйнварында БАССРның Әбҗәлил районы, Аскар авылында туган.

1979 елда Чиләбе авыл хужалыгын механизацияләү и электрлаштыру институтын тәмамлый[1][2].

Хезмәт юлын 1979 елда Әбҗәлил районының «Янгел» совхозында төзәтү остаханәсе инженер-контролеры булып башлый. Әбҗәлил район Советының авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, «Янгел» совхозында баш инженер булып эшли.

1986–1987 елларда Әбҗәлил фирка райкомының авыл хуҗалыгы һәм азык бүлеге мөдире була.

1987–1992 елларда «Амангилде» совхозы җитәкчесе итеп билгеләнә.

1992–2009 елларда Әбҗәлил районы хакимияте башлыгының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм икътисад буенча урынбасары[3].

2009–2011 елларда — шәхси эшмәкәр.

2011 елдан — «Агро» ҖЧҖ директоры урынбасары, 2013 елдан — Башкортстан Бөрҗән районы хакимиятендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча хакимият башлыгы урынбасары[4].

2015 елдан Башкортстан урман хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкара[5].

Гаиләсе

Өйләнгән, тормыш иптәше — Рәисә Гайнулла кызы, улы — Артур, Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлый, армиядә хезмәт итә, Уфа шәһәрендә яши[6].

Дәүләт бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе;
  • Башкортстан Республикасы Корылтай — Дәүләт җыелышы Мактау кәгазе;
  • Россия урман хуҗалыгы оешмасының Мактау кәгазе;
  • Башкортстан Төзелеш, архитектура һәм транспорт министрлыгы Мактау кәгазе;
  • Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе[6].

Искәрмәләр

  1. Министерство лесного хозяйства РБ, archived from the original on 2021-07-24, retrieved 2021-07-24 
  2. Ахметов Азат Зиннатович//Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 ISBN 5-8258-0204-5
  3. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 24
  4. Ахтямов Азат Зиннатович (рус.). burzyan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
  5. Ахтямов Азат Зиннатович, archived from the original on 2021-07-24, retrieved 2021-07-24 
  6. 1 2 Тансулпан Юмагужина. На службе у района и республики (рус.). apkrb.info (19 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2025.

Сылтамалар