Азра Акын

Азра Акын (төр. Azra Akın; 8 декабрь 1981, Алмело, Оверэйссел[d]) — Төркия актрисасы, модель һәм биюче. «Дөнья гүзәле» титулы иясе (2002).

Тормыш юлы

1981 елның 8 декабрендә Нидерландның Алмело шәһәрендә төрек гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе, Назыйм һәм Айда, 1971 елда Төркиядән күчкәннәр. Азраның сеңлесе Дорук бар[2]. Ниццада узган Аурупаның модельләр конкурсында катнашып, финалга чыккан унбиш хатын-кыз арасына керә. Шуннан соң Алманиядә модель карьерасын дәвам итә, «Otto GmbH» компаниясендә эшли.

2002 елда «Төркия гүзәле» матурлык конкурсында җиңә, «Дөнья гүзәле» бәйгесендә катнашуга ирешә һәм анда җиңү яулый[3][4]. Җиңүе өчен ул таҗ һәм 156 мең доллар ала. Аңа бүләкне 2001 елгы конкурс җиңүчесе Агбани Дарего тапшыра[5][6].

2003 елда, Дөнья гүзәле вазифаларын башкарып, Азра Бөекбритания, Төркия, Америка Кушма Штатлары, Яңа Зеландия, Ирландия, Ямайка, Австралия, Кытай һәм башка күп кенә илләрдә була[7]. Күп кенә хәйрия акцияләренең йөзе булып тора[8].

2003 елда Британиянең «The Games» реалити-шоуында алтын медаль яулый[9][10].

2004 елда Азра «Евровидение-2004» халыкара җыр конкурсына багышланган ачык хатларда модельнең фотосурәтләре кулланыла: аларны һәр номер алдыннан күрсәтәләр[7].

2004 елда Төркиянең танылган җырчысы Мостафа Сандалның «All My Life» клипында төшә[11].

2010 елда Азра «Yok Boyle Dans» тамашасында җиңә. 2013 елда «Дөнья гүзәле — 2013» жюри составында эшли.

2015 елда Азра Каннада «LOreal» компаниясенең йөзе буларак кинофестиваль ачылуга багышланган кичәдә катнаша[12].

Avon, Pepsi, Pantene, Avea, Arcelik кебек төрек һәмм халыкара брендларның йөзе була, ә 2021 елда Can bebe подгузниклары реклама ролигында төшә[13]

Төрек, нидерланд һәм инглиз телләрен белә.

Шәхси тормыш

2004 елдан Азра актёр Кыванч Татлытуг белән очраша башлый. 2017 елның 6 августында биснесмен, биюче Атакан Коруга кияүгә чыга. 2019 елның 17 ноябрендә парның Демир исемле улы туа, ә 2024 елның 14 апрелендә кызлары Арья дөньяга килә. Кызы туганда актрисага 42 яшь була[14].

Фильмография

undefined

Фильмнар

Чыгу елы Фильм Роль
2018 Heer & Meester de Film
2017 Барысы да мөмкин
2015-2017 Пойраз Караель Чигдем
2014 Җир җиләге Чилек
2012 М U C K Әлиф
2010-2011 Зур гаилә Нәшә
2010 Ике эзлеклелек арасында Пелин
2009 Аерылу Фиренгиз
2008 Җил Ләйлә
2006 Беренче мәхәббәт Бахар
2005 Teberik Şanssız Фулья
2004 Сөйлә, Истанбул Памук/Идил
2004 Яңгыр вакытында Әйлүл

Искәрмәләр

  1. Azra Akin // Česko-Slovenská filmová databáze (чеш.) — 2001.
  2. Sabah News. Birinci olmak beni değiştirmedi. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2010.
  3. Star Gazete. Star‘la star oldular. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2010.
  4. Hello Magazine. Turkey's Azra Akin wins Miss World. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2010.
  5. The Turkish Times. Miss Turkey Wins Miss World Competition. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2010. Архивировано 26 ноябрь 2011 года.
  6. BBC. Miss Turkey Wins Miss World. BBC News (7 декабрь 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2010.
  7. 1 2 Азра Акын турецкая актриса. tvnovella.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2016. Архивировано 9 декабрь 2016 года.
  8. Красота по-турецки | Восточный экспресс. vostexpress.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2016. Архивировано из оригинала 20 декабрь 2016 года.
  9. The Guardian. Channel 4 lets The Games begin (1 август 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2010.
  10. UK Game Shows. The Games. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2010. Архивировано 30 ноябрь 2010 года.
  11. Musti̇, Dünya güzeli̇ Azra İle Topkapi Sarayina kapanacak! (төр.). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2016.
  12. Джансу Дере, Фахрие Эвджен и Азра Акын на вечере, посвященном открытию кинофести... Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2016. Архивировано 20 декабрь 2016 года. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-12-20, retrieved 2021-07-18 
  13. Azra Akin - Biography (ингл.). IMDb. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2025.
  14. Кристина Мамаева. Долгожданное счастье: 10 турецких актеров и актрис, ставших родителями в 2024 году (рус.). www.kp.ru (30 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2025.

Тема буенча өстәмә