Айрат Рифкать улы Арсланов
Айрат Рифкать улы Арсланов — Галиәсгар Камал театры актеры. Татарстанның атказанган артисты (2010)[1].
Тәрҗемәи хәле
1967 елның 9 апрелендә Казан шәһәрендә туа. 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый. 1990 елдан — армиядә хезмәт иткәннән соң — Татар академия театрында.
Рольләр
| Роль | Спектакль исеме | Спектакль авторы |
|---|---|---|
| Меркуцио | «Ромео һәм Джульетта» | Вильям Шекспир |
| Илгизәр | «Илгизәр + Вера» | Туфан Миңнуллин |
| Рөстәм | «Хушыгыз!» | Туфан Миңнуллин |
| Алмаз | «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» | Мансур Гыйләҗев |
| Васька | «Боз астында дулкын» | Ә.-Т. Рахманкулов |
| Рикаредо | «Биюче» | Лопе де Вега |
| Данил | «Әлепле әртистләре» | Аманулла |
| Алик | «Саташкан сандугач» | Ркаил Зәйдулла |
| Альфред | «Мин төш күрдем» | Зөлфәт ХәкимХәким |
| Фәндәс — | «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...» | Зөлфәт Хәким |
| Сираҗи | «Яшь йөрәкләр» | Фәтхи Бурнаш |
| Гыймран Гимаевич Гыйльманов | «Мылтык» | Зөлфәт Хәким |
| Сөт сатучы | «Ханума» | Авксентий Цагарели |
| Лебедев Анатолий Евсеевич | «Телсез күке» | Зөлфәт Хәким |
| Әхәт | «Шулай булды шул» | Туфан Миңнуллин |
| Ким | «Дивана» | Туфан Миңнуллин |
| Хәйдәр | «Гөлҗамал» | Нәкый Исәнбәт |
Чыганак
- Камал театры сайты 2010 елның 8 июнь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Арсланов Айрат Рифкать улы, archived from the original on 2017-03-22, retrieved 2017-04-09