Айрат Төхвәтуллин

Айрат Төхвәтуллин, Айрат Рәшит улы Төхвәтуллин (рус. Айрат Рашитович Тухватуллин) ― россияле театр эшлеклесе. 2024 елның 29 февраленнән Түбән Новгород опера һәм балет театры директоры. 2020–2022 елларда Ф. Г. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры директоры[1].

Тәрҗемәи хәле

1976 елның 22 сентябрендә Казанда туа[2].

1993 елда Казан шәһәре Мәскәү районының «Ж. А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназияне» ГБМБУ, 1998 елда «Сәхнә сәнгате менеджеры» белгечлеге буенча ГИТИСның продюсерлык бүлеген тәмамлый [3].

Хезмәт юлы

«Гранд Гала Продакшн» төбәк иҗтимагый оешмасында баш администратор, балет төркеме администраторы булып эшли. Ул чорның иң әһәмиятле гамәлгә ашырылган проектлары ― Илзе Лиепаның[d] иҗат кичәсен (1995) оештыру һәм үткәрү; ПариждаЮНЕСКО штаб-фатирында «Рус балеты йолдызлары» программасының хәйрия концертын оештыру һәм үткәрү (1997); Россия шәһәрләре һәм дөнья илләре буенча «Илзе Лиепа һәм Рус балеты йолдызлары» программасының гастроль турларын үткәрү; Зур театрда Гранд Опера театры йолдызлары катнашында «Нанси һәм Лотарингия дәүләт балеты» гастрольләре.

1999–2007 елларда «Театр вакыйгалары фабрикасы» коммерцияле булмаган партнерлыгы, соңрак «М. Горевой җитәкчелегендәге театр»ның генераль директоры, гамәлгә куючысы, анда Михаил Ефремов[d], Дмитрий Харатьян[d], Александр Балуев[d], Гоша Куценко[d] һәм башка күп кенә йолдызлар уйный[4].

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан, 2009); Сергей Безруков театрында (директор урынбасары, 2009–2011); А. А. Яблочкина исемендәге Үзәк актерлар йортында (Мәскәү; 2013–2015), АНО «Интерстейдж» халыкара театр агентлыгында (оештыручы, 2011–2017) җитәкче урыннарда эшли, шулай ук төрле мөстәкыйль проектларны оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнә.

2016 елда «Социаль предприятие белән идарә итү» белгечлеге буенча Россия дәүләт социаль университетының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» бүлеген тәмамлый. 2017 елда Мәскәү шәһәре мәдәният департаментының кадрлар резервына кертелә.

2017 елның июленнән 2019 елның 1 июленә кадәр Мәскәүнең «Театр Луны»[d] директоры (сәнгать җитәкчесе — Сергей Проханов)[5].

2020 елның 23 гыйнварыннан Ф. Г. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры[d] (Ярославль) директоры.

2022 елның май ахырында А. П. Чехов исемендәге МХТ[d] сәнгать җитәкчесе[6].

2023 елдан Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетының Дәүләт хезмәте һәм идарә институтында «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча магистратураны тәмамлый.

2024 елның 29 февраленнән А. С. Пушкин исемендәге Түбән Новгород опера һәм балет театры[d]директоры[7].

Шәхси тормышы

Өйләнгән (хатыны белән аерылган). Кызы Ләйсән, мәктәпне тәмамлый.