Акылбәк Жапаров
Акылбәк Жапаров, Акылбәк Үсенбәк улы Жапаров (кырг. Акылбек Үсөнбекович Жапаров, 1964 елның 14 сентябре, СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Рыбачье) ― кыргыз сәясәтчесе, Кыргызстанның II, V, VI чакырылыш Жогорку Кеңеш депутаты; 2нче класслы дәүләт хезмәте дәүләт киңәшчесе; Кыргызстанның атказанган икътисадчысы (2002), икътисад фәннәре докторы. 2021 елның 13 октябреннән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе (12-13 октябрь ― в. б.)[1].
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 14 сентябрендә Кыргызстан ССР Эссек-Күл өлкәсенең Рыбачье (1993 елдан Балыкчы) шәһәрендә табиб Үсенбәк Жапаров һәм инженер Бегайым Сарынжиева гаиләсендә туган.
ВЛКСМның 40 еллыгы исемендәге урта мәктәпне (1981), «инженер-төзүче» белгечлеге буенча Фрунзе политехника институтын (1986, кызыл диплом белән), «финанс салым системалары, оешмалар менеджменты» белгечлеге буенча Бишкәк финанс-икътисад академиясен (2002) тәмамлаган.
Кыргыз, рус, инглиз һәм төрек телләрен белә.
1986―1990 елларда ― Фрунзе политехника институты укытучысы, әлеге институтның комсомол комитеты секретаре.
Сәяси эшчәнлеге
1992―1993 елларда ― Кыргызстан Президенты Аппаратының яшьләр сәясәте мәсьәләләре бүлеге мөдире.
1993―1995 елларда ― Кыргызстан социал-демократик партиясе аппараты җитәкчесе, җаваплы сәркатибе.
1995―1996 елларда ― Кыргызстанның беренче вице-премьеры ярдәмчесе.
1996―1997 елларда ― КР Президенты каршындагы кыйммәтле кәгазьләр базары буенча Милли комиссия секретаре, әгъзасы.
1997―2000 елларда – КР Финанс министрлыгы каршындагы Дәүләт салым инспекциясенең түләүләрне эзләтеп алу идарәсе башлыгы.
2000―2005 елларда ― «Демократик көчләр берлеге» сайлау блогыннан Жогорку Кеңеш депутаты, «Кыргызстан төбәкләре» депутат төркеме әгъзасы.
2005―2007 елларда ― КР икътисад һәм финанс министры.
2007―2009 елларда ― КР икътисади үсеш һәм сәүдә министры.
2021 елның 1 июненнән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе урынбасары — Кыргызстан Республикасының икътисад һәм финанс министры.
2021 елның 13 октябреннән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе (12-13 октябрь ― в. б.) ― Кыргызстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе[2][3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2002 – Кыргызстанның атказанган икътисадчысы
- Кыргызстанның Нарын өлкәсе мактаулы гражданы
Гаилә хәле
Өйләнгән, кызлары Сәгадәт, Аҗар; улы Максат.
«Салымнар: кичә, бүген, иртәгә», «Икътисадны модернизацияләү стратегиясе», «Кыргызстан икътисадын модернизацияләү» китаплары һәм массакүләм мәгълүмат чараларында кайбер мәкаләләр авторы.
Кыргызстан Республикасының Жогорку Кеңеш депутаты Ирина Карамушкина белдерүе буенча, Акылбәк Жапаров ― берничә бина, шул исәптән, якынча бәясе 6 миллион долларлык «Damas» кунакханәсе хуҗасы[4].
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Акылбек Жапаров назначен и. о. председателя кабинета министров. Радио Азаттык, 12.10.2021
- ↑ Президент Кыргызстана отправил правительство в отставку. tengrinews.kz, 12.10.2021 [рус.]
- ↑ Президент Кыргызстана отправил правительство в отставку. ТАСС, 12.10.2021 [рус.]
- ↑ Айат. Откуда у Акылбека Жапарова такое состояние? gezitter.org (27 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2021. Архивировано 28 октябрь 2021 года.