Ак Барс — Динамо (туплы хоккей клубы, Казан)
Тарих
1927 елда «Динамо» шәһәр советы каршында оештырыла. Беренче матчны 1937 елда үткәрәләр.
1950 ел ахырында таркала. Аның урынына 1958 елда Казан оптика-механика заводында «Ракета» завод командасы төзелә. 1958 елдан башлап Казан данын Бөтенсоюз ярышларында яклыйлар.
2008 елның июлендә команда «Динамо-Казан» дип үзгәртелә. 2008/09 сезонда команда Россия чемпионатының бакыр медальләрен яулый. Бу сезонда клубның иң яхшы бомбардиры дип 47 туп керткән швед Патрик Нильссон таныла.
2009/10 сезонында «Динамо-Казан» Швеция Эдсбюн шәһәрендә узган чемпионнар Кубогына ия була. 2009 елның ноябрендә команда тарихта беренче тапкыр Россия Кубогын яулый.
2010 елның 18 маенда баш тренер итеп Владимир Янко билгеләнә (контракт 2+1).
2011 елның 17 гыйнварында үз тарихында беренче тапкыр «Динамо-Казан» клубы Халыкара туплы хоккей федерациясе версиясе буенча дөньяның иң көчле клублары рейтингын җитәкли.
2011 елның 29 мартында финал сериясенең өченче матчында «Ракета» стадионында «Динамо-Казан» «Динамо-Мәскәү» командасын 4:2 исәбе белән (беренче матч 25 мартта Мәскәүдә — 7:11, икенче матч 28 мартта Казанда — 8:4) җиңә һәм Россия беренчелекләрендә үзенең беренче чемпион титулын яулый[2].
2015 елның 20 июлендә Россия җыелма командасының элеккеге баш тренеры Сергей Фирсов Казан «Динамо»сының баш тренеры вазифасына Дмитрий Щетинин урынына билгеләнә[3][4].
2018 елның 28 сентябрендә «Динамо-Казан» хоккей клубының баш тренеры Сергей Фирсов белән якларның ике яклы ризалыгы буенча контрактның гамәлдә булу срогы вакытыннан алда туктатыла[5]. 2018 елның 1 октябрендә «Динамо-Казан» командасы уенчыларына яңа баш тренер тәкъдим ителә — Атказанган спорт мастеры, Россия җыелма командасы составында ике тапкыр дөнья чемпионы Ильяс Хандаев билгеләнә[6].
2020 елның сентябрендә «Ак Барс-Динамо» туплы хоккей клубы баш тренеры итеп Александр Епифанов билгеләнә[7].
Казанышлар
Милли
- Россия чемпионатының җиңүчесе (1) — 2011
- Россия чемпионатының көмеш призёры (1) — 2012
- Россия чемпионатының бакыр призёры (3) — 2009, 2013, 2014
- Россия Кубогы Иясе (2) — 2009, 2013
- Россия Кубогы Финалисты (2) — 2002, 2011
- Россия Суперкубогы Финалисты (1) — 2013
Халыкара
- Дөнья Кубогы Иясе (1) — 2010
- Дөнья Кубогы Финалисты (1) — 2013
- Эдсбюн Чемпион кубогы Иясе (1) — 2009
Стадион
«Динамо-Казан» үз өй уеннарын «Ракета» стадионында (7500 тамашачы) үткәрә , 2010/11 сезонында матчлар шулай ук «Хезмәт резервлары» стадионында (5000 тамашачы) да уздырыла.
«Ракета» стадионы — Казанның иң борынгы спорт корылмаларының берсе, 1999 елда масштаблы реконструкция кичерә, аның барышында арена ясалма бозлы басуга ия була.
Искәрмәләр
- ↑ В Казани — новое название и два чемпиона Универсиады-2019
- ↑ "Динамо-Казань" - чемпион России по хоккею с мячом
- ↑ Сергей Фирсов возглавил казанское «Динамо», Archived from the original on 2016-11-27, retrieved 2021-01-08
- ↑ «Динамо-Казань» возглавил Фирсов
- ↑ По необоюдному согласию: Сергея Фирсова уволили с поста главного тренера «Динамо-Казань»
- ↑ Экс-тренер сборной России по бенди Ильяс Хандаев возглавил казанское "Динамо"
- ↑ Новый наставник
Сылтамалар
- Рәсми сайт 2020 елның 18 май көнендә архивланган.