Ак кәрлә
Ак кәрләләр - йолдызлар эволюциясе соң чорындагы Чандрасекар чигеннән зуррак булмаган массалы йолдызлар, ак кәрләнең үз термотөш энергиясе чыганагы юк. Ак кәрлә - кызыл зур йолдызның тышчасы ташланганнан соң, ялангач калган төше.
Үзлекләр
Ак кәрләләр массалары Кояшныкына якын, ләкин аларның радиуслары һәм яктыртучанлыгы ~10 000 тапкыр азрак.
Ак кәрләләр уртача тыгызлыгы 105—109 г/см³. Шул зур тыгызлыкта атомнар электрон тышчалары җимерелә, матдә электрон-төш плазмасына әйләнә, аның электрон өлеше - тәлгәшләнгән[1] электрон газ булып тора, басымы , ләкин релятивистик очракта
Гравитацион көчләр тәлгәшләнгән электрон газ басымына каршы тора:
- ,
Бу тигезләмәдән Чандрасекар чиге исәпләнә. Чандрасекар чиге 1.38-1.44
Чыгыш
Ак кәрлә - кызыл зур йолдызның ачык калган төше. Гадәттә, ак кәрләләр күмер тудыргыч, әче тудыргыч һәм һелий-су тудыргыч тышчасыннан тора.
Галактикабызның йолдызларын 3—10% ак кәрлә тәшкил итә.
Ак кәрлә Сириус В үзлекләре Җир һәм Кояшның үзлекләре белән чагыштыру
Үзлекләр
|
Җир
|
Сириус В
|
Кояш
|
масса (Msun)
|
3 10−6
|
0.94
|
1.00
|
радиус (Rsun)
|
0.009
|
0.008
|
1.00
|
яктыртучанлык (Lsun)
|
0.00
|
0.0028
|
1.00
|
өслек
температурасы (К)
|
287
|
27,000
|
5770
|
уртача тыгызлык (г/см3)
|
5.5
|
2.8 106
|
1.41
|
үзәк температура (К)
|
4200
|
2.2 107
|
1.6 107
|
үзәк тыгызлык (г/см3)
|
9.6
|
3.3 107
|
160
|
Әдәбият
- Шкловский И. С. Звёзды: их рождение, жизнь и смерть, М.: Наука, 1984 2005 елның 10 декабрь көнендә архивланган.
- Физика космоса. Маленькая энциклопедия, М.: Советская Энциклопедия, 1986
- Постнов К. А. Эволюционная астрофизика
- ↑ вырожденный, «Физика» Галимов Д.Г., Даутов Г.Ю., Тимеркаев Б.А.