Алвис Херманис

Алвис Херманис (лтш. Alvis Hermanis; 27 апрель 1965, Рига) — Латвия театр режиссёры, сценограф һәм актёр. Рига Яңа театрының сәнгать җитәкчесе (1997 елдан).

Россия театрлары белән актив хезмәттәшлек иткән, «Алтын битлек» премиясе лауреаты (2010). 2014 елда Россия Федерациясенә керү тыелган затлар исемлегенә кертелә.

Тормыш юлы

Алвис Херманис 1965 елның 27 апрелендә Латвия ССРның Рига шәһәрендә журналист һәм публицист Вольдемар Херманис гаиләсендә туган.

Унбиш яшенә кадәр Риганың «Динамо» хоккей клубының спорт мәктәбендә шөгыльләнә, сәламәтлеге белән бәйле аны калдырырга мәҗбүр була.

ВЭФ заводының мәдәният сараенда Роберт Лигерс (1981—1982) җитәкчелегендәге «Ригас пантомима» үзешчән ансамбль студиясендә шөгыльләнә. Рига киностудиясе янындагы халык театры студиясендә (1985, педагоглары — Арнольд Лининьш һәм Айнур Матис) белем ала. 1984—1988 елларда Я. Витоп исемендәге Латвия дәүләт консерваториясендә (педагоглары — М. Кимел, Э. Фрейбергс, И. Адерманис, М. Тенисонс) укый.

Яңа Рига театры сәхнәсендә 1987 елдан — Франц Кафканың «Процесс» романы буенча студентлар инсценировкасы белән дебют ясый.

Иҗтимагый-сәяси позициясе

2014 елның октябрендә Херманиска Россиягә керү тыела. Режиссёр бу карарны РФ тышкы сәясәтенә карата үз позициясе һәм Алманиянең «Талия» театрында Болотная мәйданындагы вакыйгаларга багышланган куелышы белән бәйли.

2025 елның декабрендә Латвиянең «Республика» сәяси партиясенә керүен һәм, аны җитәкләп, 2026 елгы парламент сайлауларында катнашырга ниятләвен игълан итә[3]. 2026 елда партия «Без кагыйдәләрне үзгәртәбез» (лтш. Mēs mainām noteikumus) исемен ала; Херманис аны җитәкли[3].

Иҗаты

Кинодагы актерлык эше

  • 1987 — Хатын һәм кыргый кабан белән фото (реж. А. Криевс, Рига киностудиясе) — Карлис Валдерс;
  • 1988 — Көз, Чертаново… (реж. И. Таланкин, Мосфильм);
  • 1988 — Латышлар? (реж. Г. Земель, Рига киностудиясе) — Тарасик-Август;
  • 1989 — Язмышкай (реж. А. Фрейманис, Рига киностудиясе);
  • 1991 — Еваның оҗмах бакчасы (реж. А. Криевс, Рига киностудиясе);
  • 1992 — Фиргавен уйлап табучы (реж. Г. Земель, Казакъстан);

Сайланма театр постановкалары

  • 2002 — Н. В. Гоголь. «Ревизор» («Балтыйк йорты» — 2002 фестиваленең Л. Попов исемендәге Пресса призы);
  • 2003 — «Озын гомер» (Риганың Яңа театры, «Балтыйк йорты» — 2006 фестиваленең Тамашачы призы);
  • 2004 — «Латыш тарихы» (Риганың Яңа театры);
  • 2008 — Ф. М. Достоевский буенча «Идиот». Шаушпильхауз (Цюрих);
  • 2006 — «Латыш мәхәббәте» (Риганың Яңа театры);
  • 2006 — Татьяна Толстой буенча «Соня» («Балтыйк йорты» — 2008 фестиваленең Тамашачы призы);
  • 2007 — «Тынычлык авазы» (Berliner Festspiele һәм Риганың Яңа театры);
  • 2008 — «Шукшин хикәяләре» (Дәүләт милләтләр театры)[4];
  • 2009 — Трейси Леттсның «Август, Осейдж» пьесасы буенча «Гаилә». Бургтеатр (Вена);
  • 2012 — Бернд Алоис Циммерманның «Солдатлар» операсы. Зальцбург фестивале;
  • 2013 — Харрисон Бёртуистлның «Гевеин» операсы. Зальцбург фестивале;
  • 2014 — Джузеппе Вердиның «Трубадур» операсы. Зальцбург фестивале;
  • 2015 — Леош Яначек. «Енуфа». Болоньядагы Комунале театры;
  • 2015 — «Бродский/Барышников». Риганың Яңа театры;
  • 2015 — Гектор Берлиоз. «Фаустны шелтәләү». Париж милли операсы;
  • 2016 — Джузеппе Верди. «Ике Фоскари». Ла Скала;
  • 2016 — Рихард Штраус. «Данаиның мәхәббәте». Зальцбург фестивале;
  • 2016 — Джакомо Пуччини. «Мадам Баттерфляй». Ла Скала;
  • 2019 — «Белый вертолёт» (Яңа Рига театры). Төп рольдә — Михаил Барышников (2024 елда киноверсиясе чыга);
  • 2020 — «Горбачёв» (Милләтләр театры, Мәскәү).Спектакль репертуардан 2022 елда алына[5];
  • 2024 — «Аркадия» (Т. Стоппард пьесасы буенча спектакльнең яңа редакциясе; Яңа Рига театры);
  • 2025 — «Ābeļziedi upē» («Елгада алма чәчәкләре», Яңа Рига театры)[6].

Бүләкләре

  • Аурупаның югары театраль бүләк лауреаты — «Яңа театраль чынбарлык» номинациясендә «Аурупа — театрга» премиясе;
  • «Алтын битлек» премиясе (2010, иҗади төркем составындагы «Шукшин хикәяләре» спектакле өчен);
  • Өч Йолдыз ордены командоры (Латвия, 2012);
  • Сәнгать өлкәсендә Балтыйк ассамблеясе премиясе (2014);
  • «Хрустальная Турандот» премиясе (2021) — иң яхшы спектакль өчен («Горбачёв», Милләтләр театры)[7].

Искәрмәләр

  1. ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
  2. ↑ Alvis Hermanis // Munzinger Personen (нем.)
  3. ↑ 1 2 В главной роли — режиссер. Что такое партия «Мы меняем правила»? (рус.). Латвийское общественное СМИ (16 сентябрь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  4. ↑ Пиджак с чужого плеча. В Театре Наций Алвис Херманис поставил рассказы Шукшина «Российская газета» № 4798 от 25 ноября 2008 г.
  5. ↑ [ https://www.intermedia.ru/news/351795 Театр Наций отменил премьерные показы «Горбачева»] // InterMedia, 14.10.2020
  6. ↑ Jaunā Rīgas teātra izrādes (латыш.). Jaunais Rīgas teātris. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  7. ↑ Премия «Хрустальная Турандот» назвала лауреатов двух сезонов (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2021.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә