Александр Вощинин
Биографиясе
Александр Николаевич Вощинин 1914 елның 15 апрелендә Башкортстан Республикасының хәзерге Ургыл районы Яңа Петровка авылында туа. Татар.
1937 елда Ленинград каласындагы М. В. Фрунзе исемендәге Югары команда хәрби-диңгез училищесының артиллерия факультетын тәмамлый. Сумы өлкәсенең Шостка каласына хәрби заводка юнәлтелә, анда өлкән техник, Хәрби-диңгез флоты вәкиле урынбасары, завод директоры вазифаларында эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша.
1941-1943 елларда Хәрби-диңгез флоты Артиллерия идарәсенең оператив берләшмә составында яр буе ныгытма линиясе буенча эшләрне оештыра.
1943 елның апреленнән алып Мәскәү шәһәрендә Хәрби-диңгез флоты Артиллерия идарәсендә өлкән офицер. Сугыштан соң Семипалатинск полигонында үзәк коралларын беренче сынауларда катнаша.
1954-1966 елларда ХДФ-ның бүлек мөдире һәм 6 нчы идарә начальнигы урынбасары.
1966-1975 елларда ХДФ-ның 6 нчы идарә начальнигы. Яңа Җирдә үзәк коралын сынау җитәкчеләренең берсе.
1975 елда отставкага чыга.
Бүләкләре
Кызыл Байрак ордены (1953)[1] I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)[1] II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945)[1] Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1972)[1] ике Кызыл Йолдыз ордены (1949, 1972)[1] III дәрәҗә «ССРБ Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәте өчен»[1] ССРБ медальләре[1].
Әдәбият
- Доценко В. Д. . — 3000 экз. — ISBN 5-87288-095-2.
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.