Александр Михайлов (1921)


Александр Яковлевич Михайлов (28 декабрь 1921, Валдай өязе[d], Новгород губернасы — 10 гыйнвар 1984, Уфа) — хәрби хезмәткәр, зенитчы, полковник (1965)[1]. Бөек Ватан сугышында катнашучы, 1943 елның сентябрендә Днепр аша чыкканда батырлык күрсәткән 1181 нче зенит артиллериясе полкы батареясы командиры (5 нче зенит артиллериясе дивизиясе, 7 нче гвардия армиясе, Дала фронты). Советлар Союзы Герое (1943)[2].

Тәрҗемәи хәле

1921 елның 28 декабрендә Новгород губернасы (хәзерге Новгород өлкәсенең Валдай районы территориясе) Рудово авылында эшче гаиләсендә туа[1][2]. Милләте — рус. Урта мәктәпне тәмамлый[2].

1940 елдан Совет армиясендә хезмәт итә[1]. 1940 елда Ленинград өлкәсенең Полдино район хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. 1941 елда Бакы зенит артиллериясе училищесын тәмамлый. 1943 елдан БКП(б)/СКП әгъзасы[2].

Бөек Ватан сугышы фронтларында — 1941 елның декабреннән. Кырым, Көньяк, Воронеж, Дала һәм I Украина фронтларында хезмәт итә[1].

Сугыштан соң армиядә хезмәтен дәвам итә. 1957 елда офицерлар составының белемен камилләштерү курсларын тәмамлый. 1970 елда запаска чыгарыла[1]; 1970 елдан — отставкадагы полковник[2].

М. В. Фрунзе исемендәге Уфа резина техник эшләнмәләр заводы директоры урынбасары булып эшли. Уфада яши[2].

1984 елның 10 гыйнварында Уфада вафат була[1], Көньяк зиратта җирләнә[2].

Батырлыгы

1181 нче зенит артиллериясе полкының батарея командиры өлкән лейтенант Михайлов 1943 елның 25 сентябрендә Днепр аша чыкканда, паромнан зенит батареясы уты белән алман очкычларының һөҗүмен кире кага, моның белән башка подразделениеләрнең елганы кичеп чыгуын тәэмин итә[2]. Бородаевка авылы (Днепропетровск өлкәсенең Верхнеднепровск районы) читендәге плацдармда батарея гаскәрләрнең кичүен каплап, дүрт тәүлек буе дошман бомбардировщиклары төркемнәренең һөҗүмнәрен кире кага. Батарея дошманның 9 очкычын бәреп төшерә. 1943 елның 29 сентябрендә кичү вакытында Днепр уртасында батарея 26 бомбардировщик белән сугышка керә, ә 3 октябрьдә Ю-87 пикировщигын бәреп төшерә[2].

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 26 октябрендәге Указы белән сугышчан батырлыклары өчен өлкән лейтенант Михайлов Александр Яковлевичка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 1392) тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[2][3].

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2025 елның 20 октябрендәге 487 нче карары белән Краснокама районы Арлан авылындагы урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәп-интернатына Александр Яковлевич Михайлов исеме бирелә[4][5][6].
  • Уфаның Көньяк зиратында һәйкәл куелган[2].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Михайлов Александр Яковлевич (рус.). ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2026.
  2. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Герой Советского Союза Михайлов Александр Яковлевич (рус.). Международный патриотический интернет-проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2026.
  3. ↑ 1 2 Михайлов Александр Яковлевич (рус.). Проект Министерства обороны Российской Федерации «Память народа». Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  4. ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (приложение, пункт 72); официально опубликовано 23.10.2025 (рус.). Правительство Республики Башкортостан (копия на сайте МОБУ СОШ с. Новая Отрадовка) (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2026.
  5. ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  6. ↑ Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.

Әдәбият

  • Десницкий К. С. Подвиги зенитчиков. — М., 1966.
  • Иванов В. А. Герои земли Новгородской. — Л.: Лениздат, 1966.
  • Славные сыны Башкирии. — Уфа, 1979. — Т. Кн. 4.
  • Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. — М., 1988. — Т. Т. 2.
  • Подвиги Героев Советского Союза. — М., 1981.
  • Башкирская энциклопедия. Башкирская энциклопедия / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2008. — Т. Т. 4: Л–О. — 672 с. — ISBN 978-5-88185-068-5.

Сылтамалар