Александр Огородников

Александр Иоильевич Огородников (26 май 1950, Чистай) — совет чоры дини диссиденты, хокук яклаучы, публицист һәм Россиядәге христиан-демократик хәрәкәт эшлеклесе. "Дини яңарыш мәсьәләләре буенча христиан семинары"н һәм «Община» журналын оештыручыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле

Александр Огородников 1950 елның 27 мартында Чистай шәһәрендә туа.

1967 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Александр Огородников сәгать заводында токарь булып эшли һәм җәмәгать тәртибен саклаучы комсомол дружинасында катнаша. 1970 елда Урал дәүләт университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Ирекле фикер алышу түгәрәген оештырганнан соң, 1971 елда университеттан һәм комсомолдан чыгарыла[1].

1971 елда Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының сценарий һәм кино белеме факультетына укырга керә. 1973 елда, өченче курста укыганда, сәяси сәбәпләр аркасында институттан куыла. Шул чорда православ динен кабул итә.

Христиан семинары һәм «Община»

1974 елда Александр Огородников һәм Владимир Пореш Мәскәүдә "Дини яңарыш мәсьәләләре буенча христиан семинары"н оештыра. Төрле шәһәрләрдән килгән якынча 30 кеше катнашкан җыелышларда христиан фәлсәфәсе, дини тәгълимат, чиркәү тарихы һәм кеше хокуклары мәсьәләләре тикшерелә[2].

1976 елдан семинар әгъзалары «Община» журналын әзерли башлый. Беренче кулъязмалар тикшерүләр вакытында тартып алына, журналның 283 битле саны 1978 елның көзендә 19 данәдә машинкада басыла. Анда семинар эшчәнлеге, дини ирекләр һәм совет хакимиятенең дин тотучыларны эзәрлекләве турында язмалар урнаштырыла[3].

Александр Огородников кулга алынганнан соң, журналны әзерләүне Владимир Пореш дәвам итә. Совет хакимияте семинарның Александр Огородников, Пореш, Татьяна Щипкова, Лев Регельсон һәм башка катнашучыларын ирекләреннән мәхрүм итә. Нәтиҗәдә, 1979 елга семинар эшчәнлеге туктала[4].

Кулга алынуы һәм төрмә еллары

1978 елның 20 ноябрендә Александр Огородников Коноша—Калинин поезды вагонында тоткарлана. Өч көннән соң аны РСФСР Җинаять кодексының 209 нчы маддәсе буенча рәсми рәвештә кулга алалар. 1979 елның 10 гыйнварында Конаково район халык мәхкәмәсе аны гомуми тәртипле колониядә бер елга ирегеннән мәхрүм итә[5].

Җәза мөддәте тәмамланыр алдыннан Александр Огородниковка каршы РСФСР Җинаять кодексының 70 нче маддәсенең 1 нче өлеше — «советка каршы агитация һәм пропаганда» буенча яңа эш ачыла. 1980 елның 6 сентябрендә Калинин өлкә мәхкәмәсе аны алты елга ирегеннән мәхрүм итә һәм биш елга сөргенгә хөкем итә. Ул җәзасын Пермь өлкәсендәге сәяси тоткыннар лагерьларында, шул исәптән Пермь-36 колониясендә үти[6].

Төрмәдә ул Инҗил тоту хокукын һәм тоткыннарның хокукларын яклап ачлык игълан итә. 1986 елның 3 апрелендә Чусовой шәһәр халык мәхкәмәсе Александр Огородниковны РСФСР Җинаять кодексының 188 нче маддәсенең 2 нче өлеше — төзәтү-хезмәт учреждениесе хакимиятенең таләпләренә «явыз ният белән буйсынмау» буенча тагын өч елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итә.

1987 елның 12 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Александр Огородниковны ярлыкау турында карар чыгара. Шул ук елның февралендә ул азат ителә.

Азат ителгәннән соң

1987 елның җәендә Александр Огородников рус, инглиз һәм алман телләрендә «Бюллетень христианской общественности» бәйсез басмасын чыгара башлый. Басма СССРдагы дини һәм иҗтимагый хәл турында хәбәрләр тарата.

1989 елның 4—7 августында Мәскәүдә Россиянең Христиан-демократик берлеген оештыру конференциясе уза. Александр Огородников берлекнең координация шурасына сайлана, 10—11 сентябрьдә узган икенче конференция аны оешма рәисе итеп билгели[7]. 1990 елдан ул «Вестник христианской демократии» газетын редакцияли. 1989—1992 елларда дини ирекләр һәм СССРдагы кеше хокуклары торышы турында халыкара җыеннарда һәм берничә ил парламентында чыгыш ясый[8].

1990 елларда Александр Огородников сәяси эшчәнлек белән беррәттән хәйрия һәм хокук яклау проектларын оештыра.

Иҗтимагый эшчәнлеге

Актив сәясәттән киткәннән соң, хәйрия эшчәнлегенә игътибарын юнәлтә. Якынча 1995 елда «Өмет утравы»[9][10] исемле сыену йортына нигез сала, 2018 елда юридик зат буларак рәсми рәвештә бетерелгәннән соң да аңа җитәкчелек итүен дәвам итә[11]. 2000—2005 елларда «Община — XXI век: православное обозрение»[12] газетын бастыра.

2009 елда аның 2008 елның декабрендә Парижда укылган доклады Парижда чыга торган «Вестник Русского христианского движения» журналының 195 нче санында чыга[13].

2017 елның октябрендә Александр Огородников совет диссидентлары һәм элеккеге сәяси тоткыннар төркеменең Мәскәүдә «Кайгы дивары» мемориалын урнаштыруга каршы хатын имзалаучыларның берсе була. Хатта илдә сәяси тоткыннар булганда мондый һәйкәл булдыру урынсыз дип белдерелә.

Алдагы елларда Александр Огородников иҗтимагый эшчәнлеген дәвам итә. 2019 елда «Православие.ru» православ интернет-порталында аның зур автобиографик әңгәмәләр сериясе басыла, аларда ул үз тормышы, рухи эзләнүләре һәм тоткынлык еллары турында җентекләп сөйли[14][15]. 2022 елда «Радонеж»[16][17] радиосы тапшыруларында катнаша, 2023 елда «Русская народная линия» порталында публицист буларак чыгыш ясап, берничә мәкаләсен бастыра[18].

Бүләкләре

  • Херзеле (Бельгия) шәһәренең мактаулы гражданины — 2008 елның 2 декабре, аның ГУЛАГ турындагы шаһитлыкларын һәм иҗтимагый эшчәнлеген тану билгесе буларак[19].

Гаиләсе

  • Әтисе — Иоиль Максимович, өй җиһазлары фабрикасы директоры;
  • әнисе — Маргарита Емельяновна, укытучы;
  • энесе — Борис (1951—1988), Псков-Печора монастыре монахы (иеромонах Рафаил)[1].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Александр Огородников о иеромонахе Рафаиле и неслучайных случайностях (рус.). Православие и мир (17 июль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2026.
  2. ↑ Киналь А. В.; Мику Н. В. Христианский семинар по проблемам религиозного возрождения (1974—1979 гг.) (рус.). Современные научные исследования и инновации (2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2026.
  3. ↑ «Община»: журнал Христианского семинара по проблемам религиозного возрождения (рус.). University of Toronto Libraries. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2026.
  4. ↑ Киналь А. В.; Мику Н. В. Христианский семинар по проблемам религиозного возрождения (1974—1979 гг.) (рус.). Современные научные исследования и инновации (2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2026.
  5. ↑ Киналь А. В.; Мику Н. В. Христианский семинар по проблемам религиозного возрождения (1974—1979 гг.) (рус.). Современные научные исследования и инновации (2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2026.
  6. ↑ De Wolf, Koenraad. Dissident for Life: Alexander Ogorodnikov (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2026.
  7. ↑ Христианско-демократический союз России (рус.) (PDF). London: Overseas Publications Interchange (1990). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2026.
  8. ↑ Огородников Александр Иоильевич (рус.). Русское православие. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2026.
  9. ↑ Елена Чудинова. «ОСТРОВ НАДЕЖДЫ» В ОКЕАНЕ БЕЗВЕРИЯ. Русская линия (27 сентябрь 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025. Архивировано 13 сентябрь 2019 года.
  10. ↑ ХРОНИКА МОСКОВСКОЙ РЕЛИГИОЗНОЙ ЖИЗНИ. ФЕВРАЛЬ 1997. krotov.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
  11. ↑ «У меня была идеальная советская биография». Беседа с христианским правозащитником Александром Огородниковым. Наш Дом. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
  12. ↑ Газеты (1918–2021) (PDF). Синодальная библиотека Русской Православной Церкви. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
  13. ↑ Архив за февраль 2010. churchby.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
  14. ↑ Александр Огородников: «У меня была идеальная советская биография». Православие.ru (12 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
  15. ↑ Александр Огородников: «На допросе в КГБ я ощутимо понял: СССР идет к концу». Православие.ru (11 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
  16. ↑ «Смерть, где твое жало? Ад, где твоя победа?» (ч.1). Беседа с диссидентом Александром Огородниковым. Радио «Радонеж» (23 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
  17. ↑ «Нет другой такой страны как Россия - это место, где живет Богородица». Беседа с Александром Огородниковым. Радио «Радонеж» (5 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
  18. ↑ Отошел ко Господу автор РНЛ, историк и публицист Андрей Александрович Коренев. Русская народная линия (11 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
  19. ↑ Alexander Ogorodnikov. koenraaddewolf.be. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.