Александр Осипов

Александр Михаил улы Осипов (Александр Осипов, рус. Александр Михайлович Осипов, 28 сентябрь 1969, Ростов-на-Дону) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2019 елның 19 сентябреннән Байкал арты крае Губернаторы (2018 елның 25 октябреннән 19 сентябренә кадәр Байкал арты крае Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы).

Тормыш юлы

Александр Осипов 1969 елның 28 сентябрендә Ростов-на-Дону[1] шәһәрендә туа. Әнисе — укытучы, энеләре бар[2].

1993 елда «икътисади информатика һәм автоматлаштырылган идарә системалары» белгечлеге буенча Ростов халык хуҗалыгы институтын тәмамлый.

2000 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Ставрополь дәүләт университетын тәмамлый.

2005 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясендә «финанс менеджменты» белгечлеге буенча эшлекле идарә итү магистры дәрәҗәсен ала[3].

Хезмәт эшчәнлеге

Студент чагында ук эшли башлый.

1991-1995 елларда Россия Федераль салым хезмәтендә эшли.

1996-2000 елларда — Россия FMCG-холдингларының берсендә финанс директор һәм директорлар советы рәисе.

2001-2009 елларда — берничә компанияләрнең финанс директоры, шул исәптән агач эшкәртү United Panel Group һәм «Россия ЕЭС» РАОның региональ бүлекчәсендә, «ИТЕРА» төркеменең җылылык-энергетика холдингында.

2009 елда «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасының эксперт советын җитәкли һәм оешманың вице-президенты була. Инвестицион климатны яхшырту буенча проектлар белән шөгыльләнә. Аерым алганда, аның эксперт ярдәме белән Ульяновск өлкәсенең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру программасы эшләнелә һәм регионда авиация кластерын формалаштыру эше алып барыла. Осипов эшчәнлегенең бер юнәлеше — сәнәгать паркларына дәүләт ярдәме системасын булдыру. Ул Индустриаль парклар ассоциациясен гамәлгә куючылар исемлегенә керә һәм оешманың рәистәше була.

2009-2013 елларда — «Бәяләү һәм аудит үзәге» ҖЧҖ генераль директоры, шулай ук кайбер энергетика компанияләренең, шул исәптән «РусГидро» һәм «Энергосбережение» директорлар советларына керә.

2013-2018 елларда — Россия Федерациясе Ерак Көнчыгышны үстерү буенча министрның беренче урынбасары, Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгының һәм Россия Генераль прокуратурасының бизнес өчен административ киртәләрне киметү һәм инвесторларның хокукларын яклау буенча уртак эш төркеме рәистәше.

2013 елның 26 ноябрендә Ерак Көнчыгыш үсеше буенча министр Александр Галушканың беренче урынбасары итеп билгеләнә[4]. 2018 елның 11 июнендә үз теләге белән вазифасыннан азат ителә[5].

Байкал арты крае башлыгы

2018 елның 25 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Байкал арты крае Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[6].

Бердәм тавыш бирү көнендә, 2019 елның 8 сентябрендә, Байкал арты крае Губернаторы сайлауларының беренче турында 89,61 % нәтиҗәсе белән ул җиңү яулый. Аның вәкаләтләре вакыты 2024 елда тәмамлана[7].

2019 елның 19 сентябрендә Чита офицерлар йортының зур залында ант итә һәм үз вазифасына керешә[8]. Шул ук көнне Федерация Советында Байкал арты крае башкарма хакимияте вәкиле Баир Жамсуевның вәкаләтләрен озайта.

Губернатор Осипов Махсус хәрби операция барышында гаскәрләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә һәм үзе де хәрби хәрәкәтләр зонасына бара. 2023 елның ноябрендә полковник Осиповка «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале тапшырыла — ул РФ оборона министры Сергей Шойгу боерыгы белән «махсус хәрби операция барышында күрсәткән каһарманлыклары өчен» шушы бүләккә лаек булды[9]. 2024 елның 8 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә, 82,35% тавыш җыеп, Байкал арты крае губернаторы сайлауларында җиңү яулый. «Медиалогия» тикшеренү компаниясе мәгълүматларына караганда, 2025 елда Осипов мәгълүмат чараларында телгә алынуны исәпкә алучы медиарейтингта 11 баскычка аска төшщ. 89 төбәк җитәкчесе арасында Осипов 71 нче урынны ала. Ерак Көнчыгыш федераль округы субъектлары башлыклары арасында ул мөмкин булган 11 позициянең 8 нчесендә тора[10].

Губернатор Осипов Махсус хәрби операция барышында гаскәрләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә һәм үзе де хәрби хәрәкәтләр зонасына бара. 2023 елның ноябрендә полковник Осиповка «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале тапшырыла — ул РФ оборона министры Сергей Шойгу боерыгы белән «махсус хәрби операция барышында күрсәткән каһарманлыклары өчен» шушы бүләккә лаек булды[9].

2024 елның 8 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә, 82,35% тавыш җыеп, Байкал арты крае губернаторы сайлауларында җиңү яулый.

«Медиалогия» тикшеренү компаниясе мәгълүматларына караганда, 2025 елда Осипов мәгълүмат чараларында телгә алынуны исәпкә алучы медиарейтингта 11 баскычка аска төшщ. 89 төбәк җитәкчесе арасында Осипов 71 нче урынны ала. Ерак Көнчыгыш федераль округы субъектлары башлыклары арасында ул мөмкин булган 11 позициянең 8 нчесендә тора[11].

Бүләкләр

  • Россия Федерациясе Президентының рәхмәте — Ерак Көнчыгышның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүе өчен.
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәхмәте — Ил икътисадын модернизацияләү бурычларын тормышка ашыруда актив катнашу өчен.

Гаилә

Өйләнгән (1994). Хатыны — Валентина Василий кызы Осипова, тумышы белән Ростов өлкәсенең Шахты шәһәреннән. Инженер-икътисадчы. Ире белән Ростов халык хуҗалыгы институтында укый, шунда танышалар. Хуҗабикә.

Кызы — Наталья, Югары икътисад мәктәбе студенты. Этләр белән бәйле бизнес белән шөгыльләнә.

Искәрмәләр

  1. Биография Александра Осипова. РИА Новости (25 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2018. Архивировано 25 октябрь 2018 года.
  2. Александр Осипов: Ещё бы время для отдыха — и вообще фейерверк (рус.). www.chita.ru (28 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2019. Архивировано 27 февраль 2019 года.
  3. Путин назначил Александра Осипова врио губернатора Забайкальского края. ТАСС (25 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2018. Архивировано 25 октябрь 2018 года.
  4. Осипов Александр Михайлович. ФедералПресс (25 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2018. Архивировано 28 октябрь 2018 года.
  5. Из Минвостокразвития ушли первый замглавы Осипов и замминистра Качаев. РИА Новости (13 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2018. Архивировано 25 октябрь 2018 года.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 24.10.2018 г. № 605 (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2019. Архивировано 27 февраль 2019 года.
  7. Zabmedia. Осипов победил на выборах с результатом 89,61% голосов. zab.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2019.
  8. Александр Осипов вступил в должность губернатора Забайкальского края. ТАСС (19 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2019. Архивировано 20 сентябрь 2019 года.
  9. 1 2 Главе Забайкалья вручили медаль «Участнику специальной военной операции». РБК (24 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2023.
  10. Осипов опустился на 11 позиций в медиарейтинге глав регионов по итогам 2025 года. chitamedia.su (28 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
  11. Осипов опустился на 11 позиций в медиарейтинге глав регионов по итогам 2025 года. chitamedia.su (28 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә