Александр Серафимович

Александр Серафим улы Серафимович (чын фамилясе — Попов) — рус совет язучысы, беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

undefined

Александр Серафимович 1863 елның 7 (19) гыйнварында Нижнекурмоярская станицасында (хәзер Ростов өлкәсенең Цимлянск районына карый) полк казначысы, Дон гаскәре есаулы гаиләсендә туган.[3]

1883 елда Петербург университетының физик-математик факультетына укырга килгән; революцион студенлары арасында ул марксизм идеяләре белән танышты. инкыйлаби хәрәкәтендә һәм Александр III-ны үтермәкче булу сәбәпле Попов өч елга Архангельск губернасына сөргенгә җибәрелә. Анда ул Серафимович псевдонимы астында беренче хикәяне яза.

18901892 елларда Усть-Медведицкаяда, 18921902 елларда — Новочеркасскида яши, 1902 елда Мәскәүгә күчеп киткән.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында «Русские ведомости» гәзитендә фронт корреспонденты булып эшли. 1918 елда бәлшәвикләр фикасенә керә.

1926—1929 елларда — «Октябрь» журналының баш редакторы. 1934 елда ССРБ язучылар берлегенең идарә президиумына сайланыла.

1949 елның 19 гыйнварында вафат булган. Мәскәүнең Новодевичье зиратында күмелгән.

Төп әсәрләр

  • «Железный поток»

Бүләкләр

Истәлек

Серафимович исемен Волгоград өлкәсендәге шәһәр, Волгоград дәүләт педагогика университеты йөртә. Шуның өстәвенә, Серафимович хөрмәтенә аталган урамнар да бар (Казан (Авиатөзелеш районы), Мәскәү, Белгород, Воронеж, һ.б.)

Искәрмәләр

  1. 1 2 Серафимович Александр Серафимович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Alexander Serafimowitsch // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-20, retrieved 2013-12-05 

Тышкы сылтамалар