Александр Хейг
Александр Мейгс Хейг (ингл. Alexander Meigs Haig, Jr.; 2 декабрь 1924, Филаделфия, Пенсилвания — 20 февраль 2010, Балтимор, Мериленд) — Америка сәясәтчесе, президент Рональд Рейган вакытында АКШның 59 нчы дәүләт секретаре. Президентлар Ричард Никсон һәм Джеральд Форд вакытында Ак йорт администрациясе башлыгы. Ул президент Никсон вакытында АКШның милли иминлек буенча киңәшче урынбасары вазифаларын башкара[3].
Тәрҗемәи хәле
Балачагы һәм белеме
Александр Мейгс Хейг-кече 1924 елның 2 декабрендә Пенсильвания штатының Бала-Кинуид шәһәрендә туа. Ул юрист Александр Мейгс Хейг һәм аның хатыны Регина Анна (кыз фамилиясе — Мёрфи) гаиләсендәге өч баланың уртанчысы була. Хейг тугыз яшендә булганда, аның әтисе яман шештән вафат була. Аның әнисе — ирланд чыгышлы Америка хатыны.
Хейг стипендия буенча башлангыч белемне Филадельфиядәге Изге Иосиф исемендәге әзерлек мәктәбендә ала. Укудан чыгарылгач, Ардмордагы Лоуэр-Мерион урта мәктәбенә күчә һәм аны 1942 елда тәмамлый.
Хейг АКШ Хәрби академиясенә (Вест-Пойнтка) кабул ителә алмагач, ике ел дәвамында Нотр-Дам университетында укый. 1944 елда, Филадельфия муниципаль хөкүмәтендә иҗтимагый эшләр директоры вазифасын башкарган абыйсы ярдәме белән, ул Конгресстан Вест-Пойнтка билгеләнү ала.
Ул академиядә тизләтелгән хәрби программа буенча белем ала. Уку йортын 1947 елда, 310 курсант арасыннан 214 нче урынны алып, тәмамлый. Соңрак, майор булгач, Хәрби-диңгез көллиятенә укырга керә (аны 1960 елда тәмамлый).
Хәрби белемнән тыш, Хейг бизнес һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә түбәндәге гыйльми дәрәҗәләргә ия:
- Колумбия бизнес мәктәбенең эшлекле идарә итү магистры (Master of Business Administration) дәрәҗәсе (1955);
- Джорджтаун университетының сәнгать магистры (Master of Arts) дәрәҗәсе (1961). Диссертациясе хәрби офицерларның милли сәясәтне формалаштырудагы роленә багышлана.
Хәрби карьераның башы
Корея сугышы
Ул Корея сугышы вакытында Япониядә генерал Дуглас Макартурның штаб башлыгының административ ярдәмчесе булып хезмәт итә. Операцияләр картасын төзи һәм һәр кич Макартурга көн дәвамында булган хәлләр турында хәбәр итеп тора. Ул — X корпус командующиеның адъютанты. 1950 ел ахырында аңа капитан дәрәҗәсе бирелә. Инчхонга десант төшерүдә, Чосин сусаклагычы янындагы бәрелештә һәм Хыннамны эвакуацияләүдә катнаша. Кореядә хезмәт иткәндә ике «Көмеш йолдыз» һәм бер «Бронза йолдыз» медальләре белән бүләкләнә.
Пентагон хәрби чаралары
1962—1964 елларда Хейг Пентагонда Хәрби чаралар буенча штаб башлыгы урынбасары идарәсендә штаб офицеры булып хезмәт итә.
1964 елда армия министры Стивен Эйлсның хәрби ярдәмчесе була. Шуннан соң ул оборона министры Роберт Макнамараның хәрби ярдәмчесе итеп билгеләнә һәм бу вазифада 1965 ел ахырына кадәр эшли. 1966 елда Хейг АКШ Армиясенең хәрби көллиятен тәмамлый.
Вьетнам сугышы
1966 елда Александр Хейг 1 нче пехота дивизиясенең 26 нчы пехота полкы, 1 нче батальонына җитәкчелек итә башлый һәм Вьетнам сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
Ап-Гу янындагы сугыш һәм бүләкләү
1967 елның 22 маенда генерал Уильям Вестморленд Хейгны «Күренекле казанышлар өчен» хачы (Distinguished Service Cross) белән бүләкли. Бүләк аңа 1967 елның мартында Ап-Гу янындагы сугыштагы хәрәкәтләре өчен бирелә.
Сугыш барышында Хейгның подразделениесе сан ягыннан Америка гаскәрләреннән өстенрәк булган Вьетконг көчләре белән сугыша. Бәрелеш кырындагы хәлне бәяләү максатыннан, Хейг вертолёт белән һавага күтәрелә, әмма аны дошман уты белән бәреп төшерәләр. Бу вакыйга кул сугышларын да үз эченә алган ике көнлек канкойгыч бәрелеш башлануга сәбәп була.
«Күренекле казанышлар өчен» хачын тапшыруны нигезләгән бүләкләү таныклыгында түбәндәгеләр язылган:
Аның ике ротасы дошманның зур көчләре белән бәрелешкәч, полковник Хейг, көчле ут астында калуына карамастан, командалауны шәхсән үз кулына ала, артиллерия һәм авиация ярдәмен сорый һәм фетнәчеләрне тар-мар итә. Икенче көнне Вьетконг 400 тапкыр залп уты ача, әмма полковник Хейгның саклыгы һәм алдан әзерләнүе аркасында алар нәтиҗәсез кала. Атыш тынгач, сан ягыннан өч тапкыр өстенрәк булган дошман лагерьга ябырыла. Полковник Хейг, дошманның көчле утына игътибар итмичә, сугыш кырын иңләп, позицияләрне кат-кат тикшереп чыга. Аның шәхси батырлыгы, тәвәккәллеге һәм барлык саклану-ярдәм тактикаларын оста куллануы сугышчыларында гаять зур рухи күтәрелеш тудыра һәм аларны фидакарьләрчә сугышырга өнди. Көчләре сан ягыннан өч тапкыр кимрәк булуга карамастан, полковник Хейг җитәкчелегендәге отряд Вьетконгның 592 сугышчысын юк итә. АКШ армиясе штабы, Вьетнам, 2318 нче санлы Гомуми боерык (1967 ел, 22 май)
Хейг шулай ук Вьетнамда хезмәт иткәндә «Күренекле очу казанышлары өчен» Хачы һәм «Ал йөрәк» (Пурпурное сердце) белән бүләкләнә, һәм полковник дәрәҗәсенә күтәрелеп, 1 нче җәяүле гаскәр дивизиясенең 2 нче бригадасы командиры итеп билгеләнә.
Вест-Пойнтка кайту
Александр Хейг, Вьетнам сугышында катнашып, Вьетнамдагы бер еллык командировкасыннан соң Кушма Штатларга кире кайта. Шуннан соң аны Вест-Пойнттагы АКШ Хәрби академиясенең кадетлар корпусы Өченче полкы командиры итеп билгелиләр. Бу чорда академия коменданты бригада генералы Бернард У. Роджерс була.
Элегрәк Хейг белән Роджерс АКШ Кораллы көчләренең 1 нче җәяүле гаскәр дивизиясендә хезмәт итәләр. Ул вакытта Роджерс дивизия командиры ярдәмчесе вазифасын башкара, Хейг бригада командиры булып эшли.
Иминлек буенча киңәшче һәм штаб башлыгы урынбасары (1969—1973)
1969 елда Александр Хейг президентның милли куркынычсызлык мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Генри Киссинджерга хәрби ярдәмче итеп билгеләнә. 1970 елда ул, Ричард В. Алленны алмаштырып, президентның милли куркынычсызлык мәсьәләләре буенча ярдәмчесе урынбасары вазифасында эшли башлый. Бу чорда Хейгка бригада генералы (1969 ел, сентябрь) һәм генерал-майор (1972 ел, март) дәрәҗәләре бирелә.
1972 елның язында Төньяк Вьетнам Кораллы Көчләре Көньяк Вьетнамга каршы Пасха һөҗүмен башлый. Моңа җавап итеп, президент Никсон һәм Киссинджер Төньяк Вьетнамның төп портын миналау һәм көчле бомбага тоту турында карар кабул итә. Бу операция «Лайнбекер» дигән исем ала. Хейг әлеге гамәлләрне координацияләү стратегиясен эшли һәм, Ак йортны мөстәкыйль мәгълүмат каналы белән тәэмин итеп, гамәлдә Штаб башлыкларының берләштерелгән комитетын алмаштыра.
Хейг шулай ук Көньяк Вьетнам президенты Нгуен Ван Тхиеуга утны туктату турындагы 1972 елгы сөйләшүләрдә булышлык күрсәтә. Ул бу вазифаны 1973 елның 4 гыйнварына кадәр башкара, аннары армия штабы башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.
Ак Йорт администрациясе башлыгы (1973—1974)
Никсон администрациясе
1973 елның маенда Александр Хейг, Уотергейт җәнҗалы фонында, Никсон администрациясенә Ак йорт хакимияте башлыгы булып кайта. «Субботней ночной бойни» вакытында ул генераль прокурор вазифаларын башкаручы Уильям Рукельсхаусны махсус прокурор Арчибальд Коксны эшеннән азат итүгә күндерергә тырыша, ләкин Рукельсхаус, моңа ризалашмыйча, отставкага китә.
Хейг бу вазифада 1974 елның 21 сентябренә кадәр эшли һәм, 1974 елның 9 августында Никсон отставкага киткәч, хакимиятнең Джеральд Фордка тапшырылуын тәэмин итә. Кризис шартларында хөкүмәт эшен тотрыклы саклап калу — аның зур казанышы дип санала. 1974 елның июлендә һәм август башында Хейг Никсонны отставкага китәргә күндерүдә мөһим роль уйный, шулай ук хакимиятне тапшыру турындагы сөйләшүләрдә Никсон белән Форд арасында арадашчы вазифасын үти.
Форд Никсонны ярлыкаганнан соң, Хейг бу сөйләшүләрдә хәлиткеч роль уйнавын кире кага. Үзенең автобиографиясендә ул, Никсонны ярлыкау бәрабәренә аның отставкага китүенә ярдәм иткән, дигән ихтимал гаепләүләрдән борчылуын искә ала. 1974 елның 7 августында Хейг Никсон белән очрашып, аңа килеп туган вәзгыятьтә үзенең чарасыз булуын белдерә.
Форд администрациясе
Никсон отставкасыннан соң Александр Хейг Джеральд Форд вакытында Ак йорт администрациясе башлыгы булып кала. Ул күчеш чорында ярдәм итә: яңа президентка Никсон вакытында эшләнгән сәясәт мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә һәм аны Ак Йорт хезмәткәрләре белән таныштыра. Хейг, күчеш процессын тәртипкә салу өчен, Никсон администрациясенең кайбер хезмәткәрләрен 30 көнгә калдырырга тәкъдим итә.
Яңа администрация белән мөнәсәбәтләрне җайга салу аңа авыр бирелә, һәм ул армиягә кайтырга омтыла. 1974 елның сентябрендә Хейг вазифасыннан китә һәм АКШ армиясенә гамәлдәге хәрби хезмәткә кайта.
Хезмәтне дәвам итү
Гепатит белән авырганнан соң, Форт-Нокстагы бронетанк гаскәрләренә билгеләнә. Камилләштерү курсын тәмамлагач, Вест-Пойнтта укыта, соңрак 1954—1955 елларда Колумбия университетының бизнес мәктәбендә белем ала. Көнбатыш Германиядә хезмәт итә, 1957 елда аңа майор дәрәҗәсе бирелә. 1958—1959 елларда USAEUR (АКШның Европадагы армиясе) штабында хезмәт итә. Шуннан соң бер ел (1959—1960) Хәрби-диңгез көллиятендә укый, тагын бер ел Джорджтаун университетында халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнә. 1962 елда аңа подполковник дәрәҗәсе бирелә.
19621964 елларда штабларда хезмәт итә. 1964 елдан — АКШ саклану министры урынбасары Сайрус Вэнсның ярдәмчесе. Берлинга, Доминикан Республикасына һәм Кубага интервенциягә кагылышлы берничә мөһим сәяси мәсьәлә өстендә эшләп, ведомствоара каршылыкларны һәм дипломатик кризисларны уңышлы хәл итә.
1966—1967 елларда Вьетнам сугышында катнаша, 1 нче җәяүле гаскәр дивизиясе составында башта батальон, аннары бригада белән командалык итә. АКШның әһәмияте буенча икенче урында торган хәрби бүләге — «Күренекле хезмәтләре өчен» хачы белән бүләкләнә.
Полковник дәрәҗәсенә күтәрелгәннән соң, Хейг 1969 елда Вашингтонга милли куркынычсызлык буенча киңәшче Генри Киссинджерның баш хәрби ярдәмчесе сыйфатында кайта. Киссинджерның бәяләп бетергесез «штаб башлыгы» буларак, ул 1970 елда АКШ президентының милли куркынычсызлык буенча киңәшчесе урынбасары вазифасында турыдан-туры Ак йорт белән эшли башлый. Бригада генералы, аннары генерал-майор дәрәҗәләренә күтәрелеп, Хейг Никсонның Кытайга сәфәрен оештыруда һәм Вьетнамдагы тынычлык сөйләшүләрендә катнаша.
Президент Никсон Хейгны, үзеннән дәрәҗәлерәк 240 офицерны узып, дүрт йолдызлы генерал һәм Штаб башлыклары комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләгәч, ул бәхәсле дан казана. Әмма тиздән Хейг Ак йортка кире кайта, анда ул 1973—1974 елларда президентның махсус ярдәмчесе вазифасын башкара. Уотергейт җәнҗалы вакытында Хейг 1974 елның августында Никсонның отставкага китүенә һәм Джеральд Фордның президент вазифасына керешүенә китергән сөйләшүләрдә мөһим роль уйный. Никсон тулысынча Уотергейт җәнҗалына чумган чорда хөкүмәтнең уңышлы эшләвен дә аның казанышы дип саныйлар.
Европадагы АКШ көчләренең баш командующие
Александр Хейг АКШ армиясенең Европа командованиесе баш командующие һәм НАТО көчләренең югары баш командующие итеп билгеләнә һәм бу вазифада 1979 елга кадәр эшли. 25 июньдә Монс шәһәрендә аңа һөҗүм ясала. Ул күпер аша үтеп барганда, күпер астына куелган бомба шартлый, әмма шартлау кирәгеннән бер мизгелгә соңрак булганга, Хейг зыян күрми. Аның артыннан килә торган машинадагы өч сакчы яралана. Бу һөҗүмне «Кызыл Армия фракциясе» оештырган дип саныйлар. 1993 елда алман суды Рольф Клеменс Вагнерны (Rolf Clemens Wagner) Хейгка һөҗүм итүдә гаепләп, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итә.
1976 елда генерал Хейг САТО — «НАТОның көньяк көзгесе» дип аталган хәрби-сәяси блок төзү инициативасы белән чыга, ләкин бу проект тормышка ашырылмый кала.
1979 елда армиядән отставкага китә. United Technologies ширкәтенең башкарма директоры вазифасын били.
Дәүләт секретаре
1981 елның гыйнварында президент Рональд Рейган Александр Хейгны Дәүләт секретаре вазифасына билгеләп куя. Бу вазифада эшләгәндә, тышкы сәясәткә карашлар аермасы сәбәпле, Хейг белән оборона министры Каспар Уайнбергер арасында җитди каршылыклар килеп чыга.
1981 елның 30 мартында президент Рейганга һөҗүм ясалып, ул хастаханәгә озатылгач, Хейг Ак йортта «хәлне мин контрольдә тотам» дип рәсми белдерү ясый. Әмма шул ук вакытта, АКШ Конституциясе һәм аның егерме бишенче төзәтмәсе нигезендә, президент вазифаларын вакытлыча вице-президент Джордж Буш башкарырга тиеш була.
1982 елда Фолкленд сугышы вакытында Хейг Бөекбритания һәм Аргентина арасындагы сөйләшүләрдә арадашчы булырга омтыла, ләкин бу конфликтны җайга салуга булышмый[4][5]. Шул ук ел башында ул Якын Көнчыгыш мәсьәләсендә Израильне Ливанга каршы хәрби хәрәкәтләр башламаска рәсми рәвештә кисәтә, әмма соңрак «Галилеягә тынычлык» операциясен үткәрүгә каршы килми[6].
1981 елда Хейг Европада «кисәтүче атом-төш һөҗүме» концепциясен тәкъдим итә. Дәүләт секретаре вазифасында чагында ул шулай ук «тынычлыктан да мөһимрәк нәрсәләр бар» дип белдерә.
1982 елның 25 июнендә Александр Хейг отставкага киткәч, Дәүләт секретаре вазифасына Джордж Шульц билгеләнә.
Гомеренең соңгы еллары
1988 елда Хейг, Джордж Буш-өлкән белән ярышып, республиканнар партиясеннән президент сайлауларына үз кандидатурасын күрсәтергә омтыла.
2007 елның 25 сентябрендә ул, АКШның элеккеге башка берничә дәүләт секретаре белән бергә, АКШ Конгрессына әрмәннәр геноциды турындагы 106 нчы резолюцияне кабул итмәскә чакырып язылган хат имзалый[7].
2010 елда вафат була.
Китаплары
- Caveat: Realism, Reagan, and Foreign Policy. 1984.
- Предостережение : реализм, Рейган и внешняя политика. / Пер. с англ. — М. : Прогресс, 1985. — 406, [1] с. — Рассылается по специальному списку.
- Inner Circles: How America Changed The World. 1992.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Alexander Meigs Haig, Jr. // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ 1 2 Alexander Meigs Haig // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.) — Grup Enciclopèdia, 1968.
- ↑ Alexander Haig - MSN Encarta. web.archive.org (10 март 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 май 2020.
- ↑ Alexander Haig, Time (April 9, 1984). 1 май 2010 тикшерелде.
- ↑ Ronald Reagan edited by Douglas Brinkley (2007) The Reagan Diaries Harper Collins ISBN 978-0-06-0876005 p 66 Saturday, January 30
- ↑ Waller, Douglas C. Congress and the Nuclear Freeze: An Inside Look at the Politics of a Mass Movement, 1987. Page 19.
- ↑ Letter from the Former Secretaries of State 2007 елның 30 октябрь көнендә архивланган. [ингл.]
Әдәбият
- Гарбузов В. Н. Александр Хейг, или Три карьеры одного генерала. — М., 2004.