Алексей Друзин

Алексе́й Алекса́ндр улы Дру́зин (Алексей Друзин, рус. Алексей Александрович Друзин, 3 гыйнвар 1987, Волгоград) — Россия футболчысы, ярымсакчы. Россия спорт мастеры (2016)[2].

Тормыш юлы

Волгоградның «Ротор» футбол клубы спорт интернаты тәрбияләнүчесе. 2005 елда Камышинның «Текстильщик» командасында, 2006 елда — Уреньның «Энергетик» клубында чыгыш ясый. 2007 елдан 2008 елга кадәр Роберт Евдокимов җитәкчелегендә «Алнас» командасында уйный. 2009 елда Омскның «Иртыш» клубына күчә, анда икенче дивизионның «Көнчыгыш» зонасы җиңүчесе була һәм командага беренче дивизионга чыгарга ярдәм итә. 2011 елда кабат Роберт Евдокимов җитәкчелегендә «КАМАЗ» өчен уйный. 2012 елда Оренбургның «Газовик» клубына күчә, аның составында Беренче лигага чыга[3]. 2016 елның 26 июнендә «СКА-Хабаровск» клубы белән контракт төзи. 2018 елның кышында Волгоградның «Ротор» командасына күчә[4].

2019 елның 14 июлендә яңа төзелгән «Новосибирск» клубы белән контракт төзи. Аның составында 28 июльдә Россия Кубогының 1/128 финал матчында Барнаулның «Динамосына» каршы уенда дебют ясый[5]. 2020 елның 2 июнендә клубның Друзин белән хезмәт килешүен озынайтмаячагы рәсми рәвештә игълан ителә[6].

Тренерлык эшчәнлеге

В-УЕФА тренерлык категориясенә ия. 19 нчы санлы «Олимпия» ОРБСМда (СШОР) һәм «Ротор» академиясендә эшли[7]. 2025 елдан «Ротор» спорт мәктәбе тренеры булып тора[8].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

«Иртыш» Омск
  • Икенче дивизион җиңүчесе («Көнчыгыш» зонасы): 2009;
«Оренбург»
  • Икенче дивизион җиңүчесе («Урал-Идел буе» зонасы): 2012/2013;
  • Россия Кубогы ярымфиналисты: 2014/15;
  • ФНЛ беренчелеге җиңүчесе: 2015/16;
  • ФНЛ Кубогы иясе: 2016.

Гаиләсе

Хатыны Екатерина (Омскта танышканнар[9]), улы — Захар[3].

Искәрмәләр

  1. Aleksey Druzin // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. «ПРИКАЗ О ПРИСВОЕНИИ СПОРТИВНОГО ЗВАНИЯ „МАСТЕР СПОРТА РОССИИ“». Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  3. 1 2 Интервью Алексея Друзина из предматчевой программки (рус.). Официальный сайт ФК «Газовик» Оренбург. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2014. Архивировано из оригинала 19 август 2014 года.
  4. Полузащитник Алексей Друзин достиг договорённости о подписании контракта с футбольным клубом «Ротор-Волгоград». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2018. Архивировано из оригинала 2 март 2018 года.
  5. Футболисты барнаульского «Динамо» в первом матче сезона на стадии 1/128 финала Кубка России одержали волевую победу над «Новосибирском» — 2:1 (рус.). Altaisport.ru (28 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2019. Архивировано 30 июль 2019 года.
  6. ФК «Новосибирск» не продлит контракты с четырьмя футболистами (рус.). Официальный сайт ФК «Новосибирск» (2 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июнь 2020.
  7. Алексей Александрович Друзин. Академия «Ротор». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  8. Сергей Кузнецов. Бывший футболист «Ротора» вошёл в тренерский штаб. Новости Волгограда (29 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  9. «Иртыш-2009»: где они сегодня? Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2019. Архивировано из оригинала 17 июнь 2019 года.