Алинә Ибраһимова

Алинә Ринат кызы Ибраһимова ( рус. Алина Ринатовна Ибрагимова 28 сентябрь 1985, Полевской, Свердловск өлкәсе, СССР) — Россия-Британия скрипкачысы. Танылган контрабасист Ринат Ибраһимовның кызы.

Тормыш һәм иҗат юлы

Алинә Ибраһимова 1985 елның 28 сентябрендә Свердловск өлкәсенең Полевской шәһәрендә туа. Скрипкада 4 яшьтән уйный башлый[2]. 5 яшендә Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыка училищесына укырга керә, ә 6 яштән төрле оркестрлар, шул исәптән Зур театр оркестры белән уйнап, карьерасын башлый.

1996 елдан башлап, әтисен Лондон симфоник оркестрында беренче контрабасист вазыйфасына билгеләнгәч, Бөекбританиядә яши[3]. 1997 елдан Ибраһимова Иегуди Менухина мәктәбендә укый башлый.

Иегуди Менухина мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер елга Гилдхолл Музыка һәм драма мәктәбенә, ә аннары Королева музыка көллиятенә укырга керә.

1998 елның декабрендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында Кеше хокуклары гомум декларациясенең 50 еллыгына багышланган тантаналы чыгыш ясау Ибраһимованың карьерасында беренче зур уңыш булып тора. Никола Бенедетти белән бергә Иоһанн Себастьян Бахның ике концертын башкара. Өч айдан соң Ибраһимова һәм Бенедетти әлеге концертның акрын өлешен Вестминстер аббатлыгында Менухин истәлегенә мемориаль концертында башкаралар. Алга таба Ибраһимова әйдәп баручы Британия һәм континенталь оркестрлар белән чыгыш ясый, Джанандреа Нозеда, Валерий Гергиев, Чарльз Маккеррас кебек дирижерлар белән эшли, Зальцбургта һәм Вербьерда музыкаль фестивальләрдә катнаша.

2007 елда Ибраһимованың беренче альбомы «Карл Амадей Хартманның барлык скрипкалы әсәрләре» чыга.

Алинә Ибраһимова, Швейцария миллиардеры Георг фон Опель тәкъдим иткән, 1775 елгы Венеция скрипка остасы Ансельмо Беллозио скрипкасында уйный[4].

2009 елда «Иң яхшы яшь башкаручы» номинациясендә Classical BRIT Awards музыка премиясенә лаек була. 2016 елда музыка үсешенә керткән өлеше өчен Британия империясе ордены белән бүләкләнде. Алина Ибраһимова 1738 елда Венеция скрипка остасы Пьетро Гварнери тарафыннан ясалган скрипкада уйный.

2024/25 сезонында Ибраһимова Король музыка көллиятендә халыкара резидент-артист (International Artist in Residence) вазифасын башкара[5]. Әлеге чорда ул Лондон филармониясе һәм Детройт симфоник оркестрлары белән чыгыш ясый, Сергей Прокофьевның Беренче скрипка концертын башкара[6], шулай ук дирижёрлар Владимир Юровский һәм Иван Фишер белән хезмәттәшлеген дәвам итә[7][8].

2025 елның октябрендә скрипкачы BIS Records лейблы белән эксклюзив килешүне имзалый. Пианист Седрик Тибергьян белән дуэтта тарихи уен коралларында Людвиг ван Бетховенның сонаталар циклы беренче проект булып тора; әлеге эшне 2027 елга тәмамлау планлаштырыла[9].

Дискография

Алина Ибраһимованың дискографиясенә нигездә Hyperion Records лейблында (2007 елдан хезмәттәшлек) чыккан язмалар[10], а также на лейбле BIS Records[9], шулай ук BIS Records лейблындагы релизлар керә. Иң әһәмиятле язмалар арасында:

  • 2007 — Карл Амадей Хартман: скрипка өчен әсәрләрнең тулы җыентыгы (дебют альбом))[10].
  • 2008 — Николай Рославец: Скрипка концертлары № 1 һәм № 2 [10].
  • 2020 — Дмитрий Шостакович: Скрипка концертлары № 1 һәм № 2 (Gramophone Award премиясе)[10].
  • 2021 — Никколо Паганини: 24 каприс[10].
  • 2025 — Роберт Шуман: Скрипка сонаталары (Седрик Тибергьян белән))[11].

Chiaroscuro квартеты составында Ибрагимова шулай ук BIS лейблында Йозеф Гайдн, Людвиг ван Бетховен һәм Франц Шуберт әсәрләрен яздыруда катнаша[12].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр

  • 2015 елда музыка алдындагы хезмәтләре өчен Британия империясе Ордены кавалеры була[3].
  • Эмили Андерсон премиясе (тарихта иң яшь җиңүче);
  • Борлетти-Буитони фонды премиясе (2008)[13];
  • Classical BRIT Awards премиясе — «Иң яхшы яшь башкаручы» номинациясендә (2009);
  • Патша Филармония Җәмгыятенең яшь артисты премиясе (2010);
  • Британия империясе ордены (2016)[14];
  • Gramophone Classical Music Awards премиясе — Дмитрий Шостакович концертларын яздыру өчен (2021);
  • International Classical Music Awards премиясе (2022)[15].

Гаилә

2015 елда Ибрагимова язучы һәм классик музыка тәнкыйтьчесе Том Сервиска кияүгә чыга, аның белән ул «The Guardian» өчен интервью алганда таныша[16].

Искәрмәләр

  1. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #132579197 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  2. Российская скрипачка Ибрагимова награждена орденом Британской империи
  3. 1 2 Российская скрипачка Ибрагимова награждена орденом Британской империи
  4. ABOUT. Alinaibragimova.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2019.
  5. Alina Ibragimova. Royal College of Music. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
  6. Alina Ibragimova plays Prokofiev. Southbank Centre. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
  7. Vladimir Jurowski & Alina Ibragimova. Rundfunk-Sinfonieorchester Berlin (18 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
  8. Budapest Festival Orchestra. Müpa Budapest (7 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
  9. 1 2 Violinist Alina Ibragimova signs to BIS Records. The Strad (1 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
  10. 1 2 3 4 5 A1677. Hyperion Records. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
  11. Schumann: Violin Sonatas. Apple Music. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
  12. Chiaroscuro Quartet. BIS Records. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
  13. АЛИНА ИБРАГИМОВА, СКРИПКА, ВЕЛИКОБРИТАНИЯ
  14. Alina Ibragimova. Gulbenkian Música. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
  15. Alina Ibragimova. Colbert Artists Management. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
  16. Duchen, Jessica EDITOR’S TEA: ALINA IBRAGIMOVA. Amati.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2018. Архивировано 12 гыйнвар 2018 года.

Сылтамалар