Алмас Заһретдинов

Алмас Заһретдинов, Алмас Талип улы Заһретдинов (1958 елның 16 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Нурлат районы, Киекле2022 елның 7 апреле, РФ, ТР, Әлмәт районы, 16К-0131 Кузайкино (Р-239) ― Нурлат юлы) – Чаллының М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы, билбаулы көрәш белән танылган спортчы, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацион категорияле тренер, халыкара класслы хөкемдар-судья. Татарстанның (2001) һәм Россиянең (2014) физик тәрбия һәм спорт отличнигы. Татарстанның атказанган тренеры (2003). Татарстанда «Ел спортчысы» (2018).

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 16 июнендә[1] Татарстан АССР Нурлат районы Киекле авылында туган.

Чаллының М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән, балаларны татарча көрәш серләренә өйрәткән [2].

Тренер-укытучы булып эшләү дәверендә А. Т. Заһретдинов тарафыннан 20 спорт мастеры һәм 30 спорт мастерлыгына кандидат әзерләнгән.

Авыл һәм район Сабантуйларында хөкемдар-судья булып эшләгән.

2022 елның 7 апрелендә[3] Әлмәт шәһәре янында Әлмәт-Нурлат (16К-0131 Кузайкино (Р-239) ― Нурлат) трассасының 46нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. 9 апрельдә туган ягында – Нурлат районы Киекле (Бурметьево) авылында җирләнә [4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2001 – Татарстанның физик тәрбия һәм спорт отличнигы
  • 2003 – Татарстанның атказанган тренеры
  • 2014 – Россиянең физик тәрбия һәм спорт отличнигы
  • 2015 – «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» медале
  • Россиянең спорт мастеры
  • 2018 – Татарстанда «Ел спортчысы»

Гаиләсе

Хатыны, балалары, оныклары.

Сылтамалар