Алмас Әмиров
Алмас Хәдис улы Әмиров (6 май 1968, Ахун, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Башкортстанның театр актеры, БР халык артисты (2004).
Ш. Бабич премиясе лауреаты (2003). Җырчы Нәзифә Кадыйрованың туганы.
Тәрҗемәи хәле
1968 елның 6 маенда БАССР Учалы районы Ахун авылында туа. Уфада сәнгать укуханәсен (1987), сәнгать институтының актёрлык факультетын (Рифкать Исрафилов курсы, 1991) тәмамлый.
- 1991 елдан хәзергәчә — М. Гафури исемендәге драма театры артисты.
- Башкорт дәүләт академия драма театрының һөнәри берлеге (профсоюз) рәисе.[1]
Иҗаты
Гафури театры
- Дивана, Дәрвиш — «Ай тотылган төндә» (дебют, 1991)
- Микеле — «Елый белмәгән хатын» Э. Де Филиппоның «Филумена Мартурано» пьесасы буенча
- Морис Ляппен — «Минем хатынымның исеме Морис» Р. Шарт әсәре буенча
- Мәсем хан — «Мактымсылу, Әбләй һәм кара юрга»
- Креонт — «Эдип патша»
- Котыш — «Нәркәс»
- Мәүлет — «Әлифбадан бер чебеш» (моноспектакль)
- Исмәт — «Әхмәтзәки Вәлиди Туган»
- Вәлиәхмәт — «Мулла»
- Хардинг — «Күке оясы»
- Сабир — «Шәүрәкәй»
- Җаббар — «Кодача»
- Шәйхеләхияр — «Ялгызлар ташы»
- Максим — «Кызык бу тормыш»[2]
Фильмографиясе
«Башкортстан» киностудиясе
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1991);
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2004);
- Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2003);
- Россия Федерациясенең атказанган артисты (2023).
Сылтамалар
- Алмас Әмиров белән әңгәмә [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ «Башкортстан» белешмәлегендә
- ↑ М. Гафури театры сайтында, archived from the original on 2014-08-20, retrieved 2015-01-18
- ↑ «Алдар и серый волк». Анимационный фильм. 2013
