Альберт Шаһиев
Шаһиев Альберт Хызыр улы ((Альберт Шаһиев,баш. Альберт Хызыр улы Шаһиев, рус. Шагиев Альберт Хазарович, 14 август 1959, Ишембай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы)) — башкорт җырчысы, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсенең артист-вокалисты. Башкортстан Республикасының халык артисты (2008), Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1998). «Ашкадар» башкорт эстрада-фольклор төркеме артисты[1].
Альберт Шаһиев башкорт халык җырларын башкаруның традицион озын көй (баш. оҙон көй) стилен камил белә, бу аның иҗатының нигезе булып тора.
Тормыш юлы
1959 елның 14 августында Ишембай шәһәрендә туа[2] (кайбер чыганакларда — Ишембай районының Кинҗәбулат авылында дип күрсәтелә[3]).
1977 елда Ишембайның төрле предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә эшли башлый. 1995 елда Стәрлетамак филармониясе солисты, ә 2000 елда — Стәрлетамак башкорт дәүләт драма театры артисты була. 2013 елдан — Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсенең артист-вокалисты[2].
Иҗади эшчәнлеге
Шаһиев — халыкчан башкару традицияләрен дәвам итүче. Йомшак тембрлы тавышка ия, аның җырлавы күңелгә үтеп керүе һәм ихласлыгы белән аерылып тора[2].
Альберт Шаһиев репертуарында татар һәм башкорт җырлары, шул исәптән халык җырлары: «Абдрахман кантон», "Буранбай ", "Каһым түрә ", "Колой кантон ", "Сибай ", "Сәлимәкәй ", "Уел ", «Уралым» һ.б., З.Г.Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев» операсыннан Салават Юлаев, Г.С.Әлмөхәмәтов, С.Габәши һәм В. И. Виноградовның «Эшче» («Рабочий») операсыннан арияләр; З.Г. Исмәгыйлев, К. Ш.Кәримов, Ш. З.Колбарисов, С. Л.Сәсәнбаев, Х. Ф.Әхмәтов , Р. М. Яхин һәм башкаларның җырлары һәм романслары[2].
Иҗади казанышлары
- Г. Әлмөхәммәтов исемендәге призга яшь җырчылар конкурсы лауреаты (1981, Уфа);
- «Һандуғас моңо» конкурсы лауреаты (1986 ел):
- «Дуҫлыҡ йыры» конкурсы лауреаты (1995);
- Бөтендөнья халык иҗаты фестивалендә катнашучы (2000, Ренн (Rennes), Франция);
- Халыкара «ойвакэ» фестивалендә катнашучы (2004, Саппоро, Япония)[2].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1998);
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2008)[4];
- Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы (2010, 2019 еллар);
- Хезмәт ветераны (2017 ел);
- «Бөтендөнья башкорт корылтае» Халыкара җәмәгать берләшмәләре берлеге башкарма комитетының мактау грамотасы;
- Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының мактау грамотасы (Мәскәү, 2019 ел);
- Башкортстан Республикасы Дәүләт Корылтае рәисенең рәхмәт хаты (2019 ел);
- «Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2019 ел);
- Салават Юлаев ордены (2020 ел)[5].
Искәрмәләр
- ↑ Башкирская эстрадно-фольклорная группа “Ашкадар” – Стерлитамакское государственное театрально-концертное объединение. sgtko.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2020.
- ↑ 1 2 3 4 5 Шагиев Альберт Хазарович. Онлайн-версия Башкирской энциклопедии. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2024.
- ↑ Салаватская государственная филармония. Альберт Шагиев. sgtko.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
- ↑ Указ Президента Республики Башкортостан от 27.03.2008 N УП-110 "О присвоении почетного звания "Народный артист Республики Башкортостан" Шагиеву А.Х." | ГАРАНТ. base.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2020.
- ↑ Список награждённых (культура) (рус.).
Әдәбият
- Деятели культуры и искусства земли Ишимбайской / сост. Г. Вахитова. — Ишимбай: МБУК ЦБС ИКБ, 2014. — С. 28—29. — 34 с.
Сылтамалар
- Шагиев Альберт Хазарович // Башкирская энциклопедия