Альберт Шиһабиев
Тәрҗемәи хәле
1970 елның 19 мартында Казанда туган[3]. Яшь чакта фехтование белән шөгыльләнә, республика җыелма командасы составына керә. Казан дәүләт химия-технология институтын «Суыткыч-компрессор машиналары һәм суыткыч җайланмалар» белгечлеге буенча тәмамлый (1992). 2013 елда Казан халык сәнгать кәсепләре техникумын тәмамлый.
2013―2020 елларда — Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
2020 елның 27 апреленнән — Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе[1][4].
Иҗаты
Беренче шәхси күргәзмәсе «Эбиволь» галереясында ачыла. Рәссам төрле сәнгать техникасын куллана, реалистик, модерн һәм дизайнер стильләрендә эшли. Образларны булдыру өчен акрил һәм майлы буяу, текстура пасталары һәм коллаж алымнарын куллана[5].
Сәнгать проектлары авторы: «Кырым минем йөрәгемдә», «Борынгы Чистай. Яңарыш», «Рәссам белән бер көн» һәм башкалар[2].
Катнашкан күргәзмәләре
- 2006, февраль — КАИ юбилеена күргәзмә, Казан;
- 2014, февраль — ВИКО, «Арт-галерея», Казан (ел саен);
- 2015, август — Халыклар дуслыгы йорты, Казан;
- 2018, март — «Татарстан — край души нашей», РФ Федерация Шурасы бинасы, Мәскәү[6];
- 2020, сентябрь — ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә, Федерация Шурасы, Мәскәү[7];
- 2021, май — «Бер гасыр бергә. Казан — Санкт-Петербург транзиты» халыкара күргәзмәсе, Санкт-Петербург[8].
Рәссамның әсәрләре Россия Федерациясенең дәүләт музейлары һәм галереяләре җыентыкларында, шул исәптән Болгар музей-тыюлыгында, Бакчасарай сәнгать музеенда, Феодосия туган як музеенда, Мәскәүдә наив сәнгать музеенда, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана[9][10].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2016 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы[11].
- Россия Рәссамнар берлегенең «Рухилык. Традицияләр. Осталык» алтын медале[12].
Гаиләсе
Кызы — Александра (1997 елгы), фехтование буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры[13].
Җинаять эше
2025 елның августында Шиабиев, «Ford Transit» автомобиле белән исерек хәлдә идарә итеп, Казанда Боевая урамында 12 яшьүсмер баланы бәрдерә. Ул вакыйга урынын ташлап китә, әмма соңрак полициягә үзе килеп, исерек булуын таный[14]. Тикшерү барышында аның 2019 елда да юл-транспорт вакыйгасы урынын калдырганы, 2021 елда да исерек хәлдә машина йөрткәне өчен таныклыгыннан мәхрүм ителүе ачыклана. Аңа карата «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла, аның эшен РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин шәхси контрольгә ала[14].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 У Союза художников РТ — новый лидер. «Мәгариф» (24 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Ольга Иванычева. Альберт Шиабиев: Далеко не каждый художник может быть успешным менеджером. «Казанские ведомости» (5 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Бүген рәссам, график Альберт Шиһабиевның туган көне. Татары Северо-Запада Башкирии. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ СХРТ — Председатель правления Шиабиев Альберт Хазинурович. checko.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Шиабиев Альберт. art-most.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Олег Морозов открыл в Совете Федерации РФ выставку художников из Татарстана. «Вечерняя Казань» (23 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ An exhibition in honor of the 100th anniversary of the formation of the Tatar ASSR opened in the Federation Council. Всемирный конгресс татар (23 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Petersburg hosted the opening of the interregional exhibition “One Hundred Years Together. Kazan – St. Petersburg transit“. Всемирный конгресс татар (24 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Ирина Ермакова. Альберт Шиабиев. «Фруктовый шах». «Идел» (28 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Шиабиев Альберт Хазинурович — художник-живописец. ДДТ «Радуга талантов». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Шиабиев Альберт Хазинурович. «Бизнес-Онлайн». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокwikiне указан текст - ↑ Шиабиева Александра Альбертовна. Федерация фехтования России. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Пьяные художества: как глава союза художников Татарстана сбил троих детей на подаренном организации авто. «БИЗНЕС Online» (7 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
Сылтамалар
- Шиабиев Альберт Хазинурович. Союз художников Республики Татарстан
- Шиабиев Альберт Хазинурович. Татцентр.ру
| Элгәре: Зөфәр Гыймаев (2008-2020) |
Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе 2020—2023 |
Алмашка килүче: ? |