Тилгән өрәңгесе
Тилгән өрәңгесе, ешрак Америка өрәңгесе (лат. Ácer negúndo) — өрәңгеләр гаиләлеге өрәңге ыруына караган төр, корычагач яфраклы, яфрак коючы агач. Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән [21] инвазив, үсемлекләр дөньясына куркыныч тудыручы, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы, паразит үсемлек. РФ экологик системасына иң зур зыян китерүче 50 инвазив үсемлек исемлегенә кертелгән.
Таралу ареалы
Корычагач яфраклы өрәңге агачының туган ягы, табигый таралу ареалы Төньяк Америка (Канаданың көньяк, АКШның төньяк-көнбатыш штатлары) булу сәбәпле, аны «Америка өрәңгесе» дип атаганнар. Аурупага XVII гасырда, Россия империясенә XVIII гасыр ахырында экзотик агач буларак кертелгән. XX гасыр башында ботаника бакчаларыннан җирле табигатькә таралып, үрчи башлый. 1960-елларда торак пунктларны яшелләндерү максатында, шәһәрләрдә һәм авылларда өрәңгене декоратив агач буларак күпләп утырту башлана.
Тасвирлама
Америка өрәңгесе салкынга чыдам. Орлык чәчеп тарала. Яшь үсенте 6-7 елда орлык бирә. Гадәттә, 21 метргача (ешрак 12-15 метр) үсүче яфрак коючан агач. Ябалдашы тигез түгел. Талымсыз һәм тиз таралучан. Чагыштырмача кыска гомерле үсемлек санала, гадәттә, 80-100 ел, ә калаларда 30 елгача гына яши.
Экологик хәвеф
Америка өрәңгесе чәчәк атканда серкәсе кешедә аллергия китереп чыгарырга сәләтле.
Коелган яфракларыннан бүленеп чыккан матдәләр башка агачлар үсешенә зыян сала.
Елга буйларында үсә башласа, башка агач-куакларны кысрыклый, элек тал, имән үскән урыннарда өрәңге генә үсә. Мәсәлән, Алабуга янындагы Түбән Кама милли паркында бары тик өрәңге генә үсүче урыннар барлыкка килгән. Америка өрәңгесенең яфрагын ашаучы, аның үсү-үрчүенә зыян салучы бөҗәкләр юк, шуңа күрә җирле үсемлекләр белән көрәштә әлеге өрәңге җиңеп чыга. Өрәңгегә кошлар оя кормый, бөҗәкләр булмагач, әрәмәдәге алар белән тукланучы кошлар, сулыктагы бакалар, анары башка җан ияләре юкка чыга.
Юл буенда үскән америка өрәңгесе автомобилләр һавага чыгарган газны тагын да көчлерәк оксидлаштыра.
Көрәш алымнары
Бүгенгә өрәңге белән үтемле көрәшү чарасы юк. Агачны кисү проблеманы хәл итми. Су буенда техника белән эш итү авыр, өрәңге зур мәйданнарга таралу сәбәпле, механик юл белән юк итү бик кыйммәткә төшә. Өрәңгенең үрчү тизлеге дә гаять зур.
Әлеге агачны куллануны катгый тыю.
Гербицидлар ярдәмендә химик эшкәртү. Америка өрәңгесе тамырын корыту өчен махсус эремә куллану үзен бик яхшы аклый[22].
Үсентеләр читкә таралмасын өчен, өрәңге куелыгы белән башка агач үскән әрәмә арасында 4-5 метр киңлектә чик полосасы сөрү.
Галерея
Моны да карагыз
Әдәбият
- Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Америка өрәңгесе. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 25-31 гыйнвар.
- Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9 [рус.]
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 苏芝敏, 张红星, 任玉芬, 赵娟娟, 郭培培 2007-2020年北京城区植物物种名录数据集, A plant species list dataset for urban area of Beijing, China 2007 – 2020 — 2022. — doi:10.57760/SCIENCEDB.J00001.00473
- ↑ 肖翠, 刘冰, 吴超然, 马金双, 叶建飞, 夏晓飞, 林秦文 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22064. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022064
- ↑ 1 2 刘培亮, 卢元, 杜诚, 吴振海, 寻路路, 黎斌, 岳明 陕西省维管植物名录(2021版) [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22061. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022061
- ↑ 1 2 3 Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 1056.
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ NWT Species (ингл.) — Northwest Territories Department of Environment and Natural Resources.
- ↑ FloraWeb
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Invasive Plant Atlas of the United States
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ base de données des plantes vasculaires du Canada (фр.)
- ↑ 1 2 3 4 5 Бельгийский список видов
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ https://www.infoflora.ch/it/flora/acer-negundo.html
- ↑ Oregon Flora Image Project — [[:d:Q106234038|]].
- ↑ Leafsnap (ингл.): An Electronic Field Guide — Columbia University, UM, Smithsonian Institution, 2011.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 1 2 3 Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
- ↑ 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China [неопр.] // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022127
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Рәмис Латыйпов. Татарстанның Кара китабы(үле сылтама). Интертат.ру, 4.11.2018
- ↑ Әти-әниең каберенә сукмакны онытма 2021 елның 20 апрель көнендә архивланган.. Апас муниципаль районы сайты, 20.05.2016