Анастасия Тишина
Анастасия Фёдоровна Тишина (25 декабрь 1914, Мураевка[d], Кромы өязе[d], Орёл губернасы, Россия империясе — 11 октябрь 2002, Уфа, Башкортстан, Россия) — «Прогресс» Башкорт җитештерү берләшмәсенең токарь-револьверчысы. Социалистик Хезмәт Герое.
Тәрҗемәи хәле
Анастасия Федоровна Тишина 1914 елның 25 декабрендә Орёл өлкәсенең Сосновка районы Мураевка авылында туа. Белеме — башлангыч.
Хезмәт эшчәнлеген 1935 елда «Кызыл таң» Ленинград заводында револьверчы-укучы булып башлый. Завод Уфага эвакуацияләнгәннән соң (1942), 697 нче заводта, соңыннан «Прогресс» Башкорт җитештерү берләшмәсендә, токарь-револьверчы булып эшли.
Заводта эшләү елларында Анастасия Тишина, алдынгы эш алымнарын кулланып, эшкәртү нормаларын даими рәвештә арттырып үти. Аның югары җитештерүчән хезмәтенең уңышы эш вакытын югалтмауда, эш алымнарын камилләштерүдә, инструмент һәм җайланмаларны оста куллануда була. Мәсәлән, метчик (резьба кискеч) конструкциясен үзгәртү резьба кисүгә йогынты ясый, һәм җитештерүчәнлекне ике тапкырга арта.
1959—1965 еллар планын үтәүдә һәм яңа техника булдыруда ирешкән зур уңышлары өчен, СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 29 июлендәге Указы белән Анастасия Тишинага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Анастасия Тишинаның эш алымнары алдынгы тәҗрибә мәктәбендә өйрәнелә. Остазлык белән актив шөгыльләнеп, ул дистәләгән яшь эшчене өйрәтә.
1971 елда пенсиягә киткәнчегә кадәр — Уфа элемтә аппаратурасы заводының токарь-револьверчысы.
Ул - бишенче чакырылыш Башкорт АССР Югары Советы депутаты (1959—1963). 2002 елның 11 октябрендә вафат була.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Социалистик Хезмәт Герое (1966);
- Ленин ордены (1966);
- медальләр;ү
- БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы (1947).
Исемен мәңгеләштерү
Анастасия Тишинаның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, «Прогресс»ның Хезмәт даны музеенда аңа багышланган стенд куелган.
Әдәбият
- Герои труда/ Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трех степеней из Башкортостана./ сост. Р. А. Валишин [и др.]. - Уфа : Китап, 2011. - 432 с. : ил. -ISBN 978-5-295-05228-6.
- Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М.А. Ильгамов; т. 6. Советы нар. хозяйства. -У. 2010. -544 с. ISBN 978-5-88185-071-5; науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Анастасия Тишина