Андерс Цельсий

Андерс Цельсий (швед. Anders Celsius, 27 ноябрь (8 декабрь) 1701(17011208), Уппсала, Швеция — 25 апрель (6 май) 1744, Уппсала, Швеция) — швед астрономы һәм физигы, Стокһолм фәннәр академиясе әгъзасы. Уппсала университетында белем алган, 1730 дан башлап профессор. Уппсалар астрономик рәсадханәсе директоры (1740). 1736—37 елларда 1 градуслык меридиан кисемтәсен үлчәү буенча Лапландия экспедициясендә катнашкан. Гыйльми хезмәтләре астрономия, геофизика һәм физикага карый. 1742 елда йөз градуслы температура шкаласын тәкъдим иткән.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә