Андрей Гаврилов

Андрей Петрович Гаврилов (19 октябрь 1942, Казан28 сентябрь 1991, Казан яисә Арча зираты) — совет журналисты, «Вечерняя Казань» газетасының баш мөхәррире (1979—1991). СССР халык депутаты (1989—1991).

Тәрҗемәи хәле

Андрей Петрович Гаврилов 1942 елның 17 октябрендә Казанда туа. 1960—1962 елларда ул Казан вертолет заводында, 1962 — 1963 елларда — Комсомолның Киров район комитетында, 1963 — 1970 елларда — тагын Казан вертолет заводында эшли[1].

1970 елда Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый һәм зур тиражлы «Знамя труда» газетасының хәбәрче булып урнаша. 1973 — 1978 елларда КПССның Киров район комитеты инструкторы, гомуми бүлек начальнигы, КПССның Казан шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге начальнигы булып эшли[1] .

Гаврилов инициативасы белән «Вечерняя Казань» газетасы оеша, аның беренче саны 1979 елның 1 гыйнварында дөнья күрә. Партиядә булуына карамастан, журналист үзгәртеп кору башланганчы ук бәйсез басма формалаштыра башлый[2]. Гаврилов гомеренең ахырына кадәр басманың баш мөхәррире булып кала. 1980нче елларда газета Казан тормышы һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы тормышы, СССРдагы үзгәртеп кору вакыйгалары белән бәйле кискен темаларны яктыртуы аркасында киң популярлык казана. Басманың элеккеге хезмәткәрләре әйтүенчә, перестройка елларында, һәр Казан гаиләсе диярлек «Вечерная Казань» газетасын укыган, һәм ул еллада максималь тираж 230 мең данәгә җиткән[1][3][4].

1989 елдан — СССР Халык депутаты[1]. Ул оппозициядәге төбәкара депутатлар төркеме әгъзасы була[4].

Гаврилов заманча сәнгать белән кызыксына һәм соңрак халыкара фестивальләр статусын алган шәһәр вакыйгаларына — Шаляпин опера фестиваленә, Классик балет фестиваленә ярдәм итә[5]. Музыканы ярата (аеруча П. И. Чайковский иҗатын)[4].

1991 елның 28 сентябрендә ул кинәт йөрәк өянәгеннән үлә. Казандагы Арча зиратында күмелгән[1].

Хәтер

2002нче елда «Вечерняя Казань» редакциясендә совет елларында эшләгән хезмәткәрләр Гавриловка багышланган "Он был редактором от Бога" ("Ула Алланан мөхәррир иде") истәлекләр китабы бастырып чыгара[1].

«Вечерняя Казань» газетасының чыгу мәгълүматлары һәрвакыт: «Беренче редакторы — А. П. Гаврилов» диелә[6].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 «Андрей Гаврилов доказал своей работой и жизнью, что журналистика – четвертая власть» (28 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2020.
  2. Эдуард Зинатуллин. Как журналисты дурачили казанцев на 1 апреля: развод моста, транспортировка башни и другие розыгрыши (1 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2020.
  3. «Вечерка» гавриловского призыва (29 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2020.
  4. 1 2 3 Олег Климов. История редактора Гаврилова // Дни затмения: спецпроект, посвященный событиям 1991 года. Lenta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2020.
  5. Журналисты увековечат память легендарного редактора «Вечерней Казани» Андрея Гаврилова (24 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2020.
  6. О газете. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2020.

Әдәбият

  • Андрей Гаврилов. Он был редактором от Бога / Ред. Ян Арт. — Казань: Агентство «Информ-клуб ЭС», 2002.