Андрей Зюзин

Андрей Юрий улы Зюзин (Андрей Зюзин, рус. Андрей Юрьевич Зюзин21 гыйнвар 1978, Уфа) — Россия хоккейчысы, сакчы.

Тормыш юлы

Уфаның «Салават Юлаев» клубы тәрбияләнүчесе. 1994—1997 елларда «Салават Юлаев» өчен 103 матчта 16 шайба кертә һәм 13 тапшыру ясый. 1996 һәм 1997 елгы Яшьләр дөнья чемпионатларының бронза призчёры (барлыгы 13 уен, 2 гол, 5 тапшыру). 1996 елгы 18 яшькә кадәрге юниорлар арасында Европа чемпионы (иң яхшы сакчы: 5 уенда 7 очко (5+2) җыйды; чемпионатның символик җыелма командасына кертелщ).

1996 елгы НХЛ драфтында «Сан-Хосе Шаркс» командасы тарафыннан гомуми 2чнче номер астында сайлана. НХЛда 496 матч уйный, 38 шайба кертә, 82 нәтиҗәле тапшыру ясый.

2004/05 елгы НХЛ локауты вакытында «Салават Юлаев» (14 матч) һәм «Северсталь» (10 матч) өчен уйный.

2008 елда Россиягә кайта һәм Континенталь хоккей лигада Санкт-Петербургның СКА клубы өчен уйный башлый. 2010 елның 24 ноябрендә Мытищиның «Атлант» клубы белән контракт төзи[1].

2011/12 сезонында Швейцариянең «Биль» клубында чыгыш ясый.

2012 елның 9 ноябрендә Төмәннең «Рубин» клубы белән контракт төзи[2].

2014 елның 10 гыйнварында Беларусь экстралигасының «Витебск» командасы белән контракт имзалый.

Тренерлык эше

2015 елның 1 маеннан 2016 елның 1 маена кадәр — «Салават Юлаев» командасының тренерлар штабына керә[3].

«Сочи» хоккей клубы структурасында спорт директоры (2020—2021)[4], өлкән тренер (2021—2022) һәм үсеш буенча тренер (2023—2024[5]) булып эшли. 2024 ел башыннан «Гранит» хоккей клубының генераль менеджеры һәм вице-президенты вазыйфасын башкара[6].

Матктаулы исемнәре

  • 1995, 1996, 1997 еллар сезонында «Салават Юлаев» составында ил чемпионатының өч тапкыр бронза призёры;
  • 1996 елгы юниорлар арасында Россия җыелма командасы составында Европа чемпионы;
  • 1996 елда Россия җыелма командасы составында юниорлар арасында иң яхшы сакчы дип таныла;
  • 1996, 1997 елгы Яшьләр дөнья чемпионаты бронза призёры;
  • Башкортстанның атказанган гражданины[7].

Искәрмәләр

  1. «Атлант» официально подтвердил переход Зюзина Архивная копия от 27 ноябрь 2010 на Wayback Machine
  2. Андрей Зюзин стал игроком «Рубина». Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2012. Архивировано 13 ноябрь 2012 года.
  3. Андрей Зюзин войдёт в тренерский штаб «Салавата Юлаева». Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2015. Архивировано из оригинала 12 апрель 2015 года.
  4. "Сочи" подтвердил назначение Зюзина спортивным директором клуба. ria.ru (7 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  5. HK Sochi 2022-2023 - Roster, Stats & more. eliteprospects.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  6. Генеральным менеджером и вице-президентом хоккейного клуба «Гранит» назначен Андрей Юрьевич Зюзин. hockey-granit.ru (30 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  7. Евгений Белоусов, Михаил Зислис. «Мальчик, ты здесь больше не нужен, твой предел — ВХЛ». Почему наши игроки уезжают за океан. sport-express.ru (9 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2020. Архивировано 28 ноябрь 2020 года.